Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 302 303 304 305 306 307 308 ( 309 ) 310 >>
-
Әтиләребез - якын кешеләребез. 25.02.2015

6 сыйныф укучылары әтиләрен, абыйларын мәктәптә кунакка чакырдылар. Әтиләре һәм абыйлары турында язган иншаларын укыдылар, матур җырлар һәм шигырьләр бүләк иттеләр. Баянда , синтезаторда уйнап күрсәттеләр. Кунаклар укучыларның Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ясаган рәсемнәрен карадылар, педагогик ситуациядән чыгу юлларын эзләделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Әтием- минем ышанычым. 25.02.2015
Әтиләр узган җирдә,Яшәрә гөлләр.Тыныч көннәрне бүләк итүче,Илебез данын ерак илтүче,Әтиләрдә бит Туган ил көче.Бүген башлангыч сыйныф укучылары үзләренең әтиләрен Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм белән котладылар. Матур шигырьләр, җырлар һәм биюләр бүләк иттеләр. Нәни куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. -
Строй һәм җыр конкурсы 24.02.2015

Бүген, ягъни 24 нче февраль көнне, мәктәбебездә традициягә кергән строй һәм җыр конкурсы булды. Әлеге бәйгегә һәр класс бик яхшы әзерләнгән: җырлар өйрәнгән, киемнәрен әзерләгән, эмблемаларын булдырган. Быел бәяләр түбәндәгечә булды: башлангыч класслар арасында1-3, 2-4 классларга - 1 урын, урта звенода 1 урын - 8 класс, 2 урын - 7 класс, 3 урынны 5 һәм 6 класслар бүлеште; югары сыйныф укучылары арасында 1 урын 9 һәм 10 сыйныфларда, 2 урын - 11 классларга. Әфәрин, егетләр һәм кызлар!
-
Бәйрәмгә газеталар 23.02.2015

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан һәр класс стена газеталары чыгарды.
-
21 февраль - Халыкара туган тел көне
21.02.2015
Туган оясыннан аерылган кош
Канатына мәңге ял тапмый,
Туган телен яратмаган кеше
Башкаларның телен яратмый.
Халкым теле миңа – хаклык теле.
Аннан башка минең телем юк.
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көнне билгеләп үтү инициативасы белән Бангладеш Республикасы чыга. Анда 1957 нче елның 21нче февралендә, туган телдә белем алу хокукын даулап, биш студент һәлак була. Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады.
Туган телебезнең нәфислеген саклау өчен , мөгаен, иң әүвәл аның гаять үзенчәлекле, бәллүр шикелле уалырга гына торуын чынлап торып аңларга, маңгай күзе белән генә түгел, күңел күзе белән дә күрә белергә кирәктер. Шунсыз аның башка телләрдән аермасын да барча байлыгын да, яңгырашын да аңлап булмый. Әйе, теле барның – юлы бар. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр! Газиз туган телебез– татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк, чарлыйк, сөеп үстерик. Туган теле барның – милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак үзе бар, кеше буларак абруе, кадер-бәясе, хөрмәте бар.
Шушы уңайдан 10 нчы сыйныф укучылар Масалимова Назлыгөл һәм Мортазина Гөлүсә классларда информацион минутлар үткәрделәр. Укучыларга туган тел турында сөйләделәр, үзләренең шигырьләрен укыдылар.
-
Әтиләргә бүләк ясыйбыз 21.02.2015

Ватанны саклаучылар көне- бу батырлар һәм кыюлар көне. Безнең бабайлар, әтиләр без тыныч, мул тормышта яшәсен, бәхетле булсын
-
Бәйрәм белән, ир-егетләр! 21.02.2015

23 февраль… Бу көнне инде 97 ел бәйрәм итәбез. 97 ел кешелек дөньясынын көчле яртысы көч, түземлелек, чыдамлылык, патриотлылык, шәфкатьлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Немец басып алучыларын Нарва һэм Псков астындагы җиңү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көнен бәйрәм итү турында декрет игълан ителә. Соңрак ул Совет Армиясе һәм Хәрби диңгез флоты көне итеп үзгәртелә, ә соңгы елларда Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Ватанны саклау ул – тыныч халыкның гомерен, Туган илнең намусын, горурлыгын, ныклыгын, бердәмлеген саклау.
Сезне 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, эшегездә, укуыгызда зур уңышлар, шатлык - куанычлар, озын гомер телибез!
Сез булганга имин булып ата таңнар,
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр.
Мәңге тыныч, имин торсын безнең җирләр.
-
Кызларыбыз уңышы 20.02.2015

19 нчы февраль көнне 10 нчы сыйныф укучылары Масалимова Назлыгөл һәм Мортазина Гөлүсә Арча укучылар сарае каршында эшләп килүче "Порыв" түгәрәге җитәкчесе Бәйрәмова Э.Р. җитәкчелегендә Әлмәт шәһәренә бардылар. Кызларбыз студентларның С.Сөләйманова исемендәге "Тормыш, исәнме!" - "Здравствуй, жизнь!" VII Республика фестиваленең бүләкләү тантанасында катнаштылар. Масалимова Назлыгөл II дәрәҗә Диплом, Мортазина Гөлүсә III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән. Шулай ук Назлыгөлнең тагын бер уңышы бар. Яр Чаллы шәһәренең 15 нче Балалар иҗат йорты үткәргән "Гасырлар кайтавазы" ачык регионкүләм эзләнүле эшләр бәйгесенең "Ил язмышы - гаиләм язмышы" номинациясендә ул III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Кызлар, котлыйбыз!
-
"Ягез әле, егетләр" 18.02.2015

18 нче февраль көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, хәрби-патриотик айлык, бердәмлек һәм дуслык хисләре тәрбияләү максатыннан мәктәбебезнең 9,10,11 класс егетләре арасында "Ягез әле, егетләр" бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйгене ТИН укытучысы Ахунов А. В. һәм физкультура укытучысы Хасанов Х.Х. оештырды. Бәйге 7 этаптан торды: чаңгы буенча эстафта (җиңүче - 10 класс егетләре, иң җитезе - Яруллин Илназ), турникта күтәрелү (иң яхшы нәтиҗә 9 класста, Һадиев Рәмзил 40 тапкыр күтәрелде), йөгерү эстафетасы (9 класс егетләре беренче булды), скакалкада сикерү (10 класс егетләренә тиңнәр булмады), гер күтәрү (16 кглы бер кулда 11 класс укучысы Шарафиев Фирдүс һәм 10 класс укучысы Яруллин Илназ 51әр тапкыр күтәрделәр), сорауларга җавап (10 класслар төгәл һәм тиз җавап бирделәр), аркан тарту (иң көчлеләре - 10 класс егетләре). Барлык төр ярышлар буенча I урында 10 класс, II урында 11 класс, III урында 9 класс укучылары командасы җиңү яулады. Иң яхшы күрсәткечкә ирешкән укучылар һәм командалар Грамота һәм медальләр белән бүләкләнделәр.
-
" Без - Җәлил оныклары" 18.02.2015

18 нче февраль көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Л.Р. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, патриотик тәрбия бирү һәм Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үткәрде. 8 нче сыйныф укучылары герой-шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, 5 һәм 6 нчы сыйныф укучылары, 2 командага бүленеп, М.Җәлилнең биографиясе буенча төрле биремнәр башкардылар, шигырьләрен сәхнәләштерделәр.
















