Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 302 ( 303 ) 304 305 306 307 308 309 310 >>
-
Җылы сүз- җан азыгы. 23.04.2015

Игелеклелек атнасын дәвам итеп , бүген башлангыч сыйныфларда "Җылы сүз - җан азыгы" исемле тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар өлкәннәргә, кечкенәләргә, дусларга нинди матур сүзләр әйтергә кирәклеге турында тыңладылар. Әкият геройлары белән сәяхәт иттеләр . Шул геройлар укучыларны ягымлы, матур, күңелле яшәргә өндәде. Көне буе бер-берсенә матур сүзләр әйтеп кенә йөрделәр. Киләчәктә дә бер - берсенә матур сүзләр әйтеп, ягымлы караш белән генә йөрергә сүз куештылар.
-
Георгиевская лента, как символ Победы 22.04.2015

Патриотическая акция «Георгиевская ленточка» повсеместно стартует 22 апреля. Трудовым коллективам предлагается своевременно запастись символом Великой Победы, выразив свою солидарность и отдавая дань светлой памяти 350 тысячам погибших татарстанцев. Сегодня в нашей школе стартовала эта патриотическая акция. Молодое поколение распространяет георгиевские ленточки как символ памяти и уважения к нашим ветеранам.
-
22 апрель - Җир көне. 22.04.2015

Безнең борынгы бабаларыбыз, башка җирләргә киткәндә, үзләре белән туган җир туфрагын алганнар һәм аны кадерләп саклаганнар. Алар җирне тере җан итеп санаганнар: зур киңлекләр – аның гәүдәсе, кыя-ташлар – аның сөякләре, су – каны, агач тамырлары сеңерләре, үләннәр – чәчләре, дип уйлаганнар. Кешеләр Җиргә сокланганнар, аңа табынганнар.
Укучыларның экологик белемнәрен тирәнәйтү, табигатькә гуманлы мөнәсәбәт, тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбияләү, табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерү максатыннан бүген мәктәбебездә Җир көне билгеләп үтелде. -
Парк һәм скверлар елы. 21.04.2015

Парк һәм скверлар елы уңаеннан мәктәбебездә биология укытучысы Хасанова Ләйлә Сәетзадовна укучыларга табигатьне саклау турында сөйләде. Табигатьтәге һава, сулыклар пычранса, нинди экологик проблема килеп чыгу турында аңлатты.Туган җирнең матурлыгы аның табигатенә карап та бәяләнә. Экологик хәлне тагын да яхшырту, туган төбәгебезне яшеллеккә күмү, гөлбакчага әйләндерү мәсьәләсе турында сөйләде. Мәктәп янындагы паркка исем табу буенча конкурс игълан ителде.
-
Табигатькә сакчыл караш. 21.04.2015

Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, аны сакларга өйрәтү мәктәп бусагасыннан башлана. Мәктәбебез укучылары "Игелеклелек атнасын" табигатебезне чистарту эше белән башлап җибәрделәр. Кар астыннан чыккан чүпләрне җыйдылар. Мәктәп тирәбез чистарып һәм ямьләнеп китте.
-
Шашка ярышы. 21.04.2015

21 апрель көнне мәктәбебез укучылары Абзалова Илвина, Шиһапов Илзир, Яппарова Азалия ( 2кл.), Абзалов Илназ( 4 кл.), Гараев ( 7кл.),Фасхиева( 8 кл), Мазитова (8кл.), Ахмадуллин ( 10 кл.) Арчага шашка ярышына бардылар. 11 еллык мәктәпләр буенча 15 команда арасында 7 урын алдылар. 2 сыйныф укучысы Абзалова Илвина 3 урын яулады , укытучысы Шиһапова Ләйсән. Өлкән сыйныф укучыларын ярышка физкультура укытучысы Хасанов Хәлил әзерләде.
-
Бөек Җиңүгә - 70 18.04.2015

"Бөек Җиңүгә - 70 ел" девизы астында мәктәп укучылары арасында хәрби-иҗади чаралар парады старт алды. 17 нче апрель көнне 5 нче сыйныф укучылары үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. Алар Муса Җәлилнең "Сандугач һәм чишмә" балладасын сәхнәләштерделәр. Чыгыш бик уңышлы чыкты. Укучылар да, сыйныф җитәкчеләре Хаирова Г.С. да зур тырышлык белән, үзләрендә җаваплылык тоеп әзерләнгәннәр.
-
"Моңлы сазым" 17.04.2015

Бүген, ягъни 17 апрель көнне, Арча шәһәре Казан арты тарихи-этнографик музейда Г. Тукайның 129 еллыгына багышланган "Моңлы сазым" әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Әлеге чарада 8 нче сыйныф укучысы Гыймаева Илүзә уңышлы чыгыш ясады. Ул Г. Тукайның "Киңәш" шигырен башкарды һәм Диплом белән бүләкләнде. Укытучысы - Зарипова Л.Р.
-
Республиканский конкурс "В реликвиях душа Тукая" 17.04.2015

В республиканском конкурсе литературных творческих работ "В реликвиях душа Тукая" ученица 10 класса Масалимова Назлыгуль заняла I место. 15 апреля она учавствовала в торжественном награждении победителей конкурса, проводимого в Литературном музее Г. Тукая в Казани. Назлыгуль награждена Грамотой НМ РТ в номинации "Проза" и памятными подарками.
-
Язгы эшләр 16.04.2015

Халыкта "Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне" дигән мәкаль бар. Мәктәптә дә язгы бакча эшләре башланды: укучылар һәр көн иртән теплицага кар тутыралар, сыйныф бүлмәләрендә помидор, борыч үсентеләре үстерелә.
















