Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 297 298 299 ( 300 ) >>
-
Детский телефон доверия 16.05.2015

-
Районара шигъри конкурста 16.05.2015

15 май көнне Кукмара муниципаль районы Х. Ваһапов исемендәге Березняк урта гомуми белем мәктәбендә Раниф Шәрипов исемедәге I районара шигырьләр һәм поэмалар конкурсы булды. Безнең мәктәптән әлеге конкурска 7 нче сыйныф укучысы Рамазанов Илнурның, 10 нчы сыйныф укучылары Мәсәлимова Назлыгөл һәм Мортазина Гөлүсәнең иҗади эшләре җибәрелгән иде. Укучылар үз чыгышларын тәкъдим иттеләр, мәктәп белән таныштылар. Конкурста Гөлүсә һәм Назлыгөл 16-18 яшьлекләр номинациясендә II урынны яуладылар һәм Диплом белән бүләкләнделәр, Рамазанов Илнурга Сертификат тапшырылды. Җитәкчеләре - Гыйбадуллина Г.М.
-
Балаларны яклау . 15.05.2015

Балаларны яклау – ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәү хокукын, фикерләү, дин тоту һәм белем алу, ял итү иреген тәэмин итүнең, аларны физик һәм психологик көч кулланудан саклауның, балалар хезмәтен тыюның гуманлы һәм гадел җәмгыять төзүдә мөһим шартлар икәнлеген искә төшерү.
Бүген башлангыч сыйныфларда "Балаларны яклау" айлыгы буенча тәрбия сәгате үтте. Укучылар үзләренең хокуклары, бурычлары турында тыңладылар. Балалар дәресләрдән соң, язгы табигать кочагында рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
ЕРТ
12.05.2015
-
Җиңү парады. 11.05.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 9 май көнне Арча шәһәрендә Җиңү парады узды. Райондашларны, сугыш һәм тыл ветераннарын, балачаклары дәһшәтле сугыш чорына туры килгән өлкәннәребезне Арчаның үзәк мәйданында - Дан мемориаль янында бәйрәм белән тәбрикләделәр. Үзәк урам буйлап парад үтте. Парадта хәрби машиналар, җигүле атлар, төрле оешмалардан хезмәт коллективлары колоннары, укучылар катнашты. Зәңгәр күк йөзендә, һәркемне сәламләп, самолётлар очты.
Безнең мәктәп коллективы да бәйрәмгә зур әзерлек белән барды. Мәктәпнең "Туган якны өйрәнү" музее җитәкчесе Галимҗанов Минҗан Хуҗинович “Молодая гвардия” темасына күргәзмә оештырган иде. Музейга кергән кунакларга Минҗан абый “Молодая гвардия” членнарының сугыш чорында эшләгән батырлыклары турында сөйләде. Палаткага кергән балалар өчен уеннар да оештырылды. Юбилейны онытылмаслык итеп уздыру өчен, һәр кеше үзеннән зур өлеш керткән иде.
-
Тимурчылар ярдәм итә. 08.05.2015

Безнең халыкта элек –электән өлкәннәргә хөрмәт һәм ярдәм итү изге эш дип саналган. Тәрбия эшендә дә без моны үзебезнең максатыбыз һәм бурычыбыз итеп саныйбыз. Балаларда шәфкатьлелек, кешелеклелек, миһербанлылык сыйфатлары булдырырга тырышабыз.
Җирдә күпме кешеләргә
Кирәк таяныч, терәк.
Мәрхәмәтебез белән без
Булыйк мәһабәтлерәк,
дип язган үзенең шигырендә Фәнис Яруллин.
Безнең Курса Почмак мәктәбендә тимурчылык эше һәрдаим алып барыла. Менә шушы тимурчылык эшләре белән балаларыбыз шөгыльләнәләр икән, аларның күңелләрендә һәрчак изгелек хисләре туар дип уйлыйм.
Мәктәбебез проблемасында кешеләргә, табигатькә, бер- береңә карата шәфкатьлелек, игелек хисләре тәрбияләү ачык чагыла. Чөнки бу әхләклелекне әдәплелекне гәүдәләндерүче асыл сыйфатлар.Без бу сыйфатлар белән бик күп әсәрләр аша, тәрбия сәгатьләрендә танышабыз һәм аны тормышта кулланабыз.
-
Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел 07.05.2015

Җиңү көне!
Халык бәйрәм итә.
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояш та.
Җиңү көне! Халкыбыз өчен иң зур бәйрәмне быел яз 70 нче тапкыр бүләк итә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митингны “Ак барс агро”ширкәте директоры Салахов Шәйдулла Имам улы ачты. Килгән кунакларны,тыл ветераннарын , укытучы һәм укучыларны бәйрәм белән котлады. Мәктәбебез директоры Сабирҗанова Нурзилә Бари кызы үзенең изге теләкләрен һәм бәйрәм котлавын җиткерде. “Бөек Җиңүнең 70 еллыгына 70 “5” ле акциясенә йомгак ясап , җиңүчеләрне котлады һәм бүләкләде. Митинг 10 сыйныф укучыларының бәйрәм котлавы белән дәвам итте. Матур биюләр һәм җырлар бәйрәмне тагын да бизәде.
-
Без Варислар сафында. 07.05.2015

Татарстанның варислары без
Улларыңа лаек алмашлар.
Яшел, ак, кызыл төсләрне алган
Галстуклы безнең нык сафлар.
Бүген 4 сыйныф укучылары Татарстан Варислары Берлеге законнарын төгәл үтәргә, тырышып укырга, эшләргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә тантаналы төстә ант иттеләр. АларТатарстан Варислары Берлегенә кабул ителде. Берлекнең символы булган галстукларны укучыларга тыл ветераннары бәйләде.
Яшь варислар юлда. Алар үткән
Һәрбер сукмак аша, юл аша
Хәтер белән хәтер очрашкандай,
Буын белән буын очраша.
-
Профсоюз ярышы 06.05.2015

5 нче май көнне Арча шәһәре стадионында Арча районы мәгариф хезмәткәрләренең йөгерү буенча ярышы булды. Әлеге бәйгедә безнең мәктәптән бер төркем профсоюз әгъзасы катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады, укыту-тәрбия эшләре урынбасары Шиһапова Ч.Х. 3нче урынны яулады. Егет-кызларга сәламәт яшәү рәвеше алып барганнары һәм профсоюз ярышларында актив чыгыш ясаганнары өчен бик зур рәхмәт.
-
Музыка сөюче балалар. 06.05.2015

Мәктәп каршында эшләп килгән Арча сәнгать мәктәбе филиалының синтезатор һәм баян бүлегендә белем алучы укучыларыбыз бүген зачёт бирделәр. Алар баян һәм синтезаторда өйрәнгән матур көйләрен уйнадылар. 9 нчы класс укучысы Гыйләҗиева Ландыш хореография, синтезатор буенча имтихан тотты һәм аны уңышлы тапшырды. Молодцы, укучылар! Сезгә алда да иҗади уңышлар телибез.
















