Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 302 303 ( 304 ) 305 306 307 308 309 310 >>
-
Мониторинг оценки качества начального образования
15.04.2015
Согласно письму №4959/15 от 02.04.2015 Министерства Образования и науки РТ "О проведении международных исследований и мониторинга качества начального образования", приказа Министерства Образования и науки РТ №2368/15 от 06.04.2015 "О проведении мониторинга оценки качества образования в начальной школе в соответствии с ФГОС в Республике Татарстан" и приказа МУ "Управления образования" № 62 от 03.04.2015 ученики 4 класса учавстововали в мониторинге оценки качества образования в начальной школе.
-
Балалар китабы ункөнлеге йомгакланды 13.04.2015

2 апрель - Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле. Балачак әкиятләре һәрберебезнең хәтеренә уелып калгандыр, мөгаен. Гомер буе укыган китапларның күбесе онытыла барса да, кечкенә чактагылары үзләренең геройлары, җете сурәтләре белән олыгайгач та күз алдыннан китми.Беренче балалар китабы 1658 елда Англиядә басыла. Бу чех педагогы Ян Каменский тарафыннан төзелгән латин дәреслеге була. XVIII гасырда Даниэль Дефо һәм Джонатан Свифт исемле язучылар “Робинзон Крузо” һәм “Гулливер маҗаралары” исемле атаклы романнарын иҗат итә. Шушы китаплар барлыкка килгән көннән “балалар әдәбияты” дигән могҗизалы дөнья капкалары ачыла. Балалар әдәбиятының “алтын чоры” дип XIX йөзне атыйлар. Бу чордан башлап сабыйлар өчен күпләгән мавыктыргыч әсәрләр иҗат ителә.
Бүген мәктәптә балалар китабы ункөнлеге тәмамланды. Шул уңайдан йомгаклау чарасы үткәрелде. 5-7 класс укучылары катнашындагы әлеге әдәби бәйгене китапханәче Хаирова Г.С. оештырды.
-
2 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне 13.04.2015
Физика укытучысы Валиева Ф.Ф. 9-10 сыйныфлар өчен информацион сәгать үткәрде. 1961 елның 12 апрелендә СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты. Алданрак, 1957 елның 4 октябрендә җир шары тирәли җирнең ясалма иярчене җибәрелгән иде. Яз айларының уртасында Юрий Гагарин утырган “Восток” корабле галәмгә очып, 108 минуттан Җир шарын әйләнеп кайтты. Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар шәхесне искә алмаган кеше юктыр. Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрельдәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде. -
Район күләмендә волейбол ярышы нәтиҗәләре 13.04.2015

11 нче апрель көнне Арча шәһәрендә мәктәпләрнең зона күләмендә җиңгән егетләр һәм кызлар командалары арасында волейбол ярышлары булды. Мәктәбебезнең егетләр командасы II урынны, кызлар командасы III урынны яулады. Әфәрин, егет-кызлар һәм Хәлил Хөрмәтович!
-
Казанга сәяхәт 11.04.2015

10 нчы апрель көнне мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Гыйбадуллина Г.М. белән Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. Укучыларның хыяллары тормышка ашты: метрода булдылар, кинотеатрда 3D фильм карадылар, шәһәрнең җәяүлеләр урамы Бауман буенча сәяхәт иттеләр. Укучылар бәхетеннән, көн кояшлы һәм матур булды. Укучылар һәрнәрсәгә сокланып карадылар, үзләре өчен бик күп яңалык ачтылар.
-
VIII научно-практическая конференция студентов и школьников «Наука и мы» 10.04.2015

7апреля 2015 года на базе ГАОУ СПО «Арский педагогический колледж имени Г.Тукая» состоялась VIII научно-практическая конференция студентов и школьников «Наука и мы», где наши учащиеся Гимаева Илюза, 8 кл. (рук-ль РахимоваФ.Д.) и Муртазина Гелюса,10 кл.(рук-ль Сулейманова Г.И.) также приняли участие по филологическому направлению: филологические науки: традиции и современность (русская филология) и были награждены дипломами:
1) Муртазина Гелюса: Диплом за победу в номинации "За глубокую содержательность",
2) Гимаева Илюза: Диплом за победу в номинации "За творческое исследование".
Учителя русского языка Сулейманова Г.И. и Рахимова Ф.Д. за подготовку к конференции были награждены благодарственными письмами. Конференция всем прошла на пользу, были услышаны разные факты и т.д. Все участники остались довольны и вернулись, я надеюсь неким багажом.
-
"Зирәк тиен" уен-конкурсы 10.04.2015

10 апрель көнне республика күләмедә татар телендә "Зирәк тиен" уен-бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә мәктәпнең 2-10 нчы сыйныфында укучы 11 малай һәм кыз катнашты. Алар биремнәрне бик тырышып башкардылар, берәүнең дә сынатасы килмәде, бар да җиңүгә омтылды. Конкурс нәтиҗәләре май ахырында билгеле булачак.
-
Әти - әниләр җыелышы 09.04.2015

Бүген мәктәптә әти-әниләр җыелышы булды. Хәзерге вакытта мәктәптә 59 гаиләдән бала укый, җыелышта шуларның баласы өчен үзендә җаваплылыкны тойган, баласының киләчәге өчен борчылган, белем алуына һәм тәртибенә битараф булмаган 45 әти-әни катнашты. Җыелышны мәктәп директоры Нурзилә Бариевна ачты һәм алып барды. Җыелыш түбәндәге көн тәртибендә үткәрелде: 1) III чирек нәтиҗәләре, арадаш аттестация, ОГЭ һәм ЕГЭга әзерлек мәсьәләләре (завуч Шиһапова Ч.Х. чыгышы); 2)"Янгын һәм аннан саклау" (ТИН укытучысы Ахунов А.В. чыгышы); 3)"Дөрес туклану нигезләре" (биология укытучсы Хасанова Л.С. чыгышы); 4) "Балалар иминлеге, аның җәмәгать эшләренә катнашуында әти-әнинең роле" (директор Сабирзянова Н.Б информациясе); 5) "Спорт һәм укучы" (физкультура укытучысы Хасанов Х.Х. информациясе). Гомуми өлештән соң әти-әниләр класс җыелышларына таралдылар. Алар "Уңышка юл" программасы нигезендә укуларда катнаштылар, туклану буенча анкета сорауларына җавап бирделәр, класс тормышы белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
-
Район китапханәсендә 09.04.2015

6 нчы сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Сөләйманова Г.И. белән район китапханәсендә булдылар. Китапханәче укучыларны яңа китаплар белән таныштырды, укучылар яратып укый торган әсәрләр хакында сорашты, китапларны саклап тоту турында әңгәмә үткәрде. Район китапханәсе бик зур һәм китапларга бик бай. Шулай ук китапханәгә берничә дистә балалар журналы да алдыралар, яңа китаплар да даими кайтып тора. Китапханәче укучыларны китапханәнең даими укучылары булырга чакырды.
-
Зона волейбол ярышы 09.04.2015

Бүген мәктәптә зона күләмедә волейбол ярышы үткәрелде. Ярышта Наласа, Иске Чүриле, Курса Почмак, Арчаның 2 нче номерлы мәктәбенең егетләр һәм кызлар командалары чыгыш ясады. Көрәш бик киеренке үтте, чөнки барлык командалар да бик көчле иде. Шулай да мәктәбебез егет-кызлары сынатмадылар, бик тырышып уйнадылар һәм яхшы нәтиҗәләргә дә ирештеләр: егетләр командасы да, кызлар командасы да беренче урыннарны яуладылар. Район күләмендә үткәреләчәк ярышта укучыларыбызга зур уңышлар юлдаш булсын. Әфәрин, укучылар! Аларның тренерлары Хасанов Х.Х.ка сәламәтлек, һөнәри осталыгында уңышлар телибез.
















