Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 302 303 304 305 306 307 ( 308 ) 309 310 >>
-
Иске Му филиалында бәйрәм 06.03.2015

Иске Му башлангыч мәктәбендә Халыкара хатын-кызлар көне - 8 нче Март бәйрәменә багышланган кичә булды.
Баланың иң якын киңәшчесе, хәленә керүче, кайгы-шатлыгын үз йөрәге аша үткәрүче кеше -Ана.
Татар халкында шундый мәкаль бар: “ Уч төбендә тәбә пешереп ашатсаң да, әниең каршында изге бурычыңныүти алмыйсың”.
Укучылар, әниләрен бәйрәм белән котлап, шигырьләр сөйләделәр,биеделәр,җырладылар.Төрле конкурслар уздырылды. Ахырдан үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар.
Бөйрәмдә авыл халкы һәм Курса-Почмак урта мәктәбе укучылары да катнашты.
-
Бәйрәмгә бүләк 05.03.2015

Бәйрәм бүләксез булмый ул,
Барыгыз да беләсез.
Безнең ничек тырышканны
Хәзер менә күрерсез.
Иске Масра мәктәбе укучылары март ае башланганчы ук әниләргәбүләк әзерләргә тотындылар.Алар бик тырышып һәм чын күңелдән әзерләнделәр.Бүләкләр әниләр күңеленә хуш килер дип ышанабыз.
-
"Ачык ишекләр" көне 05.03.2015

5 нче март көнне мәктәпнең 10-11 нче сыйныф укучылары Казан Дәүләт Аграр университеты һәм Казан Дәүләт Ветеринария академиясе вәкилләре белән "Ачык ишекләр көне"ндә катнаштылар. Очрашуны Арча районы хакимияте башлыгы Илшат Габделфәртович Нуриев ачты. Һәр уку йорты үзендә әзерләнә торган белгечлекләр турында сөйләде, керү тәртибе белән таныштырды, чыгарылыш сыйныф укучыларын үзендә белем алырга чакырды. Авыл хуҗалыгын үстерү - хәзерге заман алдында куелган иң актуаль проблема. Очрашу укучылар өчен бик файдалы булды.
-
Профориентация айлыгы. 05.03.2015

Без авыл җирендә яшибез. Ә авыл – илне туйдыручы, кешелекне алга алып баручы авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйле өлкә. Авыл яшәсен өчен, балаларда авылга мәхәббәт тәрбияләү максаты белән үсемлекчелек, терлекчелек, игенчелек тармаклары белән бәйле булган зоотехник, игенче, сыер савучы, эретеп ябыштыручы, балта остасы, ветеринар, тракторчы, шофер кебек һөнәрләргә мәхәббәт тәрбияләргә омтылабыз.
Игенче - механизаторларның уртак тырышлыгы белән басу- кырларда мул иген үстерелә. Басуларда ап- ак кар ятса да, ялны белмәс механизаторларыбыз бүгеннән үк инде язгы кыр эшләренә әзер. Язгы чәчү өчен барлык техника саф рәтләргә тезелеп кызу эш көнен көтәләр. 9 сыйныф укучылары "Ак барс агрокомплексы"ның машина һәм трактор паркында язгы чәчүлеккә әзерлекне үз күзләре белән күреп кайттылар.
-
Әнием, тик сиңа диеп. 05.03.2015

Бәйрәм бүләксез булмый ул,
Барыгыз да беләсез.
Безнең ничек тырышканны
Хәзер менә күрерсез.
Башлангыч сыйныф укучылары язның беренче бәйрәме - 8 нче Март уңаеннан әниләренә бәйрәм бүләге - матур кошлар ясадылар.
-
Бәйрәмгә газеталар 04.03.2015

8 март - халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан һәр сыйныф стена газеталары чыгарды.
-
"Бөек Җиңү" акциясе 03.03.2015

2 нче марттан мәктәбебездә "Бөек Җиңүнең 70 еллыгына - 70 "5"ле һәм "Бөек Җиңүнең 70 еллыгына - 70 оя" акцияләре старт алды. Әйдәгез, кадерле укучылар, әлеге акцияләрдә актив катнашыйк!
-
Гарафиев истәлегенә чаңгы ярышы 02.03.2015

28 февраль көнне ТРның иң көчле чаңгычысы Фәнил Гарәфиев истәлегенең ООО "Металл" призына үткәрелгән ачык шәхси-команда беренчелегенә чаңгы ярышы узды.Әлеге ярышта да мәктәп командасы сынатмады: III урынны яулаганнар.Команда Грамота һәм кубок белән бүләкләнгән. Шәхси уңышларга килгәндә Шиһапова Таңсылу, Гыйләҗиева Ландыш, Яруллин Илназ 3 нче урыннарны бирмәгәннәр. Алар Грамота һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр. Тренерлары Хасанов Х.Х. җитәкчелегәндә уңышлы чыгыш ясаган укучыларыбызны котлыйбыз.
-
Сау бул , Әлифба. 27.02.2015

Мәктәбебездә бүген зур бәйрәм – Әлифба бәйрәме үтте.Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр.
Хәрефләр белән танышу, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма алар тырышып белем алдылар: укырга, язарга, матур итеп сөйләшергә, мисал-мәсьәләләр чишәргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне хөрмәт итәргә, акыллы, тәртипле булырга өйрәнделәр. Чын күңелдән котлыйбыз сезне, укучылар!
Бу бәйрәм – барыбызның да уртак бәйрәме. Хөрмәтле әти-әниләр алар белән өр-яңадан башлап тагын бер кат әлифбаны укып чыктылар. Бик зур рәхмәт сезгә!
Укуны инә белән баз казуга тиңлиләр. Димәк, сез бик зур хезмәт башкарганбыз икән.
Бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын сезгә! Сезнең һәркайсыгызга шатлык-куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телибез.
Күчкәнме бу залга - дөньяның бар яме.
Күңелләр түрендә әлифба бәйрәме.
Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме.
-
Всероссийский конкурс " Снеговик в моём дворе" 26.02.2015

Ученица 3 его класса Ахмадуллина Диана участвовала во всероссийском конкурсе " Снеговик в моём дворе" и получила сертификаты за следующие конкурсные работы: " Мы сильны", " Машечка", " Колобок"," Медведь", " Закаляйся каждый день" " Год Козы и Овцы" , " Дед Мороз красный нос". Наставник - Ахмадуллина Г.И. ,
















