Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 302 303 304 ( 305 ) 306 307 308 309 310 >>
-
"Авыл эте Акбай" 09.04.2015

8 нче апрель көнне мәктәпнең бер төркем укучылары Сөләйманова Г.И. җитәкчелегендә Арча мәдәният йортында Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары куелышында Т. Миңнуллинның "Авыл эте Акбай" спектаклен карадылар. Мәктәп программасына класстан тыш уку өчен тәкъдим ителгән бу әсәр укучыларга бик ошады. Артистларның уены һәм киемнәре, декорация укучыларда зур кызыксыну тудырды.
-
Бөек Җиңүгә - 70 ел 09.04.2015

Иске Му башлангыч мәктәбендә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Батырлар үлмиләр”дигән темага класс сәгате үздырылды.
Язмышларны, гомерләрне, авыл, калаларны берсен дә аямады бу сугыш дигәннәре. Сугыш беткәнгә дә инде 70 ел тула. Ләкин аның авыр җәрәхәте хәзер дә җуелмый. Бүгенге якты көн туачак нәни сабыйлар хакына сугышта җаннарын биргән корбаннар рухын рәнҗетергә ярамый. Тарих моны бервакытта да гафу итмәс.
-
Җиңү дәресе 08.04.2015

Бүген, 8 апрель көнне, мәктәбебездә Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәр класста "Җиңү дәресе" үткәрелде. Ул башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгате формасында үтте. Герой - пионерларның батырлыклары, үз илләре өчен гомерләрен кызганмаулары хакында балалар йотылып тыңладылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Бөек Ватан сугышы башлануы хакында игълан ителгән видеороликны карадылар. Тәрбия сәгатендә Туган илгә мәхәббәт, хөрмәт хисләре тәрбияләнде.
-
Бөек Җиңүгә - 70 08.04.2015

Хаирова Гулия Сагидуловна провела урок математики в 5 классе "Великая Победа" на тему "Обобщение вычислений с десятичными дробями"
-
"Бөек Җиңү" акциясе 08.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан дәресләр дәвам итә. Зарипова Л.Р.ның 7 сыйныфта үткәрелгән технология дәресе дә әлеге истәлекле датага багышланган иде.
-
Педагогик киңәшмә 07.04.2015

Бүген, ягъни 7 апрель көнне, Курса Почмак урта мәктәбендә чираттагы педагогик киңәшмә булып үтте. Класс җитәкчеләре III чирек нәтиҗәләре белән таныштырды, фән укытучыларының әлеге класс укучылары турында фикерләре тыңланды. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Шиһапова Ч.Х. III чиректәге уку нәтиҗәләренә һәм дәрескә йөрешкә йомгак ясады, 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары алдында торган имтиханнарга әзерлек эше турында чыгыш ясады. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гыйбадуллина Г. М. тәрбия мәсьәләре буенча алда торган бурычлар белән таныштырды. Укыту һәм тәрбия эше буенча максатлар куелды, аларны үтәү юллары тикшерелде.
-
Социаль - психологик сорашу 06.04.2015

Мәгариф һәм фән министрлыгының 26.03.2015 елгы №2035/15 хаты һәм Арча районы мәгариф идарәсенең 1.04.2015 елгы приказы нигезендә мәктәпнең 7-11 сыйныф укучылары социаль-психологик сорашу үттеләр.
-
Егетләр келәмдә бил алыша. 04.04.2015

Татар халкы элек- электән келәмдә көч сынашкан. Бүген мәктәбебездә Сеҗе,Сикертән, Курса Почмак мәктәбе укучылары арасында егетләребез келәмдә бил алышты. Әлеге бәйге " Ак барс агрокомплексы" директоры Салахов Шәйдулла Имам улы призына үткәрелде.
-
4 апрель - өмә көне 04.04.2015

Беренче язгы өмә - иң беренче максат мәктәп территориясен кардан арындыру, нигезләрнең чиста булуын тәэмин итү булды. Әлеге максатларга беренче чиратта ирештек. Мәктәп территориябездә карлар таратылды, бина нигезләре дә ачылып, тирә - як чүпләрдән чистартылды.
-
Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз. 03.04.2015

Апрель ае уяну, сафлану, яктылык, су һәм кошлар ае булып исәпләнә. Кошлар - табигатьнең күрке, яме. Аларның матур каурыйлары,нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары һәм күңелле җырлары- сайраулары белән тирә- юньгә ямь тараталар, безне сөендерәләр. Яз җитүгә бар табигать уяна.
















