Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 311 ) 312 313 314 315 316 317 318 319 320 >>
-
Хәлил Хөрмәтовичка - 50! 07.02.2015

Хөрмәтле коллегабыз Хәлил Хөрмәтович! Сезне олы юбилеегыз белән котлыйбыз.
Ел артыннан еллар ага
Гомерләр уза икән.
Яшь йөрәкле ирләргә дә
Иллеләр тула икән.
Илле яшьлек егетләрнең
Урыны — түрдә була.
Данлауларның иң зурысы
Ул туган көндә була.
Чир-чорлар дөньяда синең
Барлыкны белмәсеннәр.
Кайгылар аяк астында
Буталып йөрмәсеннәр.
Бүген —бәйрәм.
Күңелегез
Бәйрәмнән өзелмәсен.
Тән картая, жан картаймый—
Дәртегез сүрелмәсен.
Тәгәрәп гомер йомгагы
Менсен биек үрләргә.
Һәм котларга язсын сезне
Йөз иллегез белән дә! -
Милли көрәш 07.02.2015

7 нче февраль көнне мәктәп спортзалында "Татарстан яшьләре" призына 1997-1998 нче елгы яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча сайлап алу ярышлары уздырылды. Бәйгегә килүчеләрне кайнар коймакның хуш исләре, дәртле җырлар капкадан ук каршы алды. Әлеге бәйге ООО "Агрокомплекс "АК БАРС" җитәкчесе Салахов Шәйдулла Имамович призына оештырылды. Бәйрәмгә мөхтәрәм кунаклар бик күп чакырылган иде, аларга истәлек бүләге - түбәтәйләр киертелде. Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәртовичның килүе бәйрәмгә ямь өстәде; Мөрәле авылы имам хатибы Набиуллин Расип абый хәер-фатихасын бирде. Буыннардан буыннарга күчеп килгән милли бәйгебезгә соңгы елларда аеруча зур игътибар бирелә. Әлеге ярышта 13 командадан 150 яшүсмер көч сынашты. Төрле үлчәү категориясендә бил алыштылар.
-
"Созвездие - Йолдызлык" 06.02.2015

Мәктәбебезнең 9 сыйныф укучысы Шигапова Фирүзә Рахимова Ф.Д.җитәкчелегендә районда үткәрелгән “Созвездие-йолдызлык 2015” бәйгесенең сайлап алу турында катнашты. Иҗади уңышлар телибез аңа.
-
Карлыгачлар - тырыш кошлар. 02.02.2015

Бүген 2 нче сыйныф укучыларын "Карлыгачлар" сафына кабул итү бәйрәме узды. "Карлыгачлар шәһәренә" сәяхәт матур ак теплоходта узды. "Тапкырлар ", "Әкиятләр утравы", "Җитезләр", "Табышмаклар" утраулары аша узганда укучылар үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын сынадылар һәм Карлыгач исеменә лаек дип табылдылар. "Карлыгачлар шәһәре" нең искиткеч гүзәллегенә һәм матурлыгына сокландылар.
-
Тимурчылар һәрчак эштә. 02.02.2015

Кышның соңгы аена керүне генә көткән ак буран өермәләре бөтен дөньяны ап- ак карга күмде. Ялгыз яшәүче әби- бабаларыбызны без беркайчан истән чыгармыйбыз. Капка төпләрен көрәү , тәрәзәләренә кадәр күмелгән өйне дә казып чыгару безгә берни түгел.
-
Сәламәтлек - зур байлык 02.02.2015

Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы тукланырга кирәк. Ашый торган ризыкта витаминнар булуы бик мөһим. Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш. Ләкин һәр ризыкны норма белән генә ашау яхшы.
Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле: иртән физик күнегүләр ясарга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга, өс һәм аяк киемнәренең чисталыгын сакларга, бүлмәне даими чиста тотарга һәм җилләтергә, атнага 2-3 тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада күбрәк булырга кирәк.
Кышын да, җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмына файда китерә. Җәен су коенырга, йөзәргә, урманга барырга, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Ә кышын тимераякта, чаңгыда, чанада шуу, хоккей уйнау бик файдалы.
Мәктәбебез укучылары моны бик яхшы аңлыйлар: алар белем алып кайткач һәм ял көннәрендә саф һавада бик еш булалар. Фотода сез 7 нче сыйныф укучыларының чаңгы шуу вакытын күрә аласыз.
-
"Бөек Җиңү" акциясе 31.01.2015

Илебез тарихында истәлекле даталарның берсе булып торган бәйрәмгә - Бөек Ватан сугышы Җиңүенең 70 еллыгына багышланган чаралар үткәрелеп тора. Җиңүнең 70 еллыгы – безнең барыбыз өчен дә зур вакыйга, без аңа җитди әзерләнергә һәм лаеклы рәвештә каршыларга тиешбез. 8 нче сыйныф укучылар һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәлне даими карап-тәрбияләп торалар.
-
Информация для родителей 31.01.2015

-
Башлангыч сыйныф укытучылары методик берләшмә утырышы 30.01.2015

Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе башлангыч сыйныф укытучыларының Югары Масра филиалы базасында чираттагы методик берләшмә утырышы узды. Методик берләшмәнең темасы - " Икенче буын стандартлары куйган таләпләрнең үтәлеше ". 1 нче көн тәртибендә Югары Масра башлангыч сыйныф укытучысы Хөснетдинова Гөлгенә Расел кызы азкомплектлы классларда татар теленнән ачык дәрес уздырды. 2 нче көн тәртибендә методик берләшмә составына кергән укытучылар һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гибадуллина Гөлия Марсил кызы катнашында дәрескә анализ ясалды. Утырыш эчтәлекле һәм файдалы үтте.
-
Студентлар белән очрашу 30.01.2015

Бер күрешү үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан дуслар
Күрешергә монда агылсын!
Кайтыйк әле, онытмыйк без, дуслар.
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,
Мәктәпкә дип килдек без тагын...
Бүген мәктәпне соңгы елларда тәмамлаган, ә хәзер республикабызның төрле уку йортларында белем алучы студентлар белән очрашу кичәсе булды. Очрашуны 11 нче сыйныф җитәкчесе Хасанова Л.С. һәм 9 нчы сыйныф җитәкчесе Валиева Ф.Ф. оештырды һәм алып барды. Студентлар мәктәп хатирәләре белән уртаклаштылар, үзләрнең уку йортлары белән таныштырдылар, студент тормышының кайбер серләрен чиштеләр. Очрашу барыбызның да күңелендә матур тәэсирләр калдырды.
















