Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 ( 208 ) 209 210 >>
-
«Россия чаңгы юллары-2012» 11.02.2012

«Россия чаңгы юллары-2012»
11 февраль көнне “Россия чаңгы юллары - 2012” XXX Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында Юлбат урта мәктәбенең укытучылар һәм укучылар коллективы бердәм рәвештә катнашты. Чарадан һәркем кәнәгать калды.
-
10.02.2012

Гражданлык һәм патриотик айлык кысаларында авылыбыз фельдшеры Гайфуллина В.Г. белән очрашу оештырылды. Ул укучыларга сәламәт яшәү рәвеше алып баруга юнәлтелгән бик файдалы мәгълүматлар китерде.
-
08.02.2012

8 февраль яшь батырларны искэ алу көне булып үтте һәм II сыйныфларны эзтабарга алынды.
-
07.02.2012
Мәктәбебезнең IX сыйныф укучысы Фәләхова Фәридә татар теленнән олимпиаданың республика этабында катнашып кайтты.
-
06.02.2012

Укучыларыбыз фәнни юнәлештәге бәйгеләрдә дә теләп катнашалар. Шундыйлардан Габдрахманов Зөлфәт (8 кл.), "Аксаков укулары" I Республика конкурсының эзләнү эше номанициясендә җиңеп, Мактау грамотасына лаек булды. Укытучысы - Халикова М.Г.
-
Кышкы сәяхәт 02.02.2012

1 нче, 2нче сыйныф укучылары һәр атнада кышкы табигатькә сәяхәткә чыгалар.
-
Айлык башланды
01.02.2012
Бүген мәктәптә гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү айлыгы башланып китте. Айлык дәвамында укучыларга патриотик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү юнәлешендәге чаралар, төрле спорт ярышлары планлаштырылган.
-
Юлбат Иҗат концерты 30.01.2012

28 январь көнне Юлбат авыл мәдәният йортында
“Хезмәтемдә юлдаш - җыр һәм бию,
Тормышымда юлдаш – моң һәм көй!”
дип аталган иҗат-отчет концерты булды. Концертта Юлбат урта мәктәбе коллективы да актив катнашты. Укытучылар коллективы ансамбле чыгышын, укучыларның берсеннән-берсе матур биюләрен, халык уен кораллары ансамблен, аерым җырчыларның чыгышларын тамашачы көчле алкышларга күмде.
-
Республика беренчелегендә! 30.01.2012

22-28 январь көннәрендә шашка буенча Казан шәһәрендә Татарстан беренчелегенә үткәрелгән ярышлар да катнашып Кәримова Гүзәл 2 нче урынны яулады.
-
Дәфтәр укучының көзгесе 28.01.2012

"Дәфтәр укучының көзгесе". Нәкъ шушы исем астында мәктәбебездә иң чиста, иң пөхтә, тиешле кагыйдәләргә җавап бирүче дәфтәрләр күргәзмәсе оештырылды. Үлеге дәфтәрләр үрнәгендә укучыларның дәфтәр тотышына игътибары тагын да артыр дигән теләктә калабыз.










