Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 ( 206 ) 207 208 209 210 >>
-
"Туган телем-иркә гөлем" 22.03.2012

Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысасында туган телгә багышлап “Туган телем - иркә гөлем” дип исемләнгән бәйрәм-бәйге булды. Шул ук көнне атналыкка йомгак ясалды һәм иң күп “5” ле билгесе алучы ачыкланды. 4 сыйныф укучысы Гайфуллина Альбина - абсолют җиңүче. Ул атна дәвамында 27 “5” ле билгесе алган.
-
Уңышларың белән, Гүзәл!
19.03.2012
17 март көнне Саба аграр көллиятендә район беренчелегенә шашка ярышы булып узды. Хатын-кызлар арасында безнең мәктәптән Кәримова Гүзәл (7 кл) I урынга лаек булды. 18 мартта исә, Р. Нәҗметдинов исемендәге шашка-шахмат мәктәбендә узган блиц-турнирда катнашып, Гүзәл республика күләмендә яхшы нәтиҗәләргә иреште.
-
Математикадан "Авангард"та җиңүчеләр 17.03.2012

Укучылар төрле олимпиада һәм конкурсларда бик теләп катнашалар. 5 нче сыйныф укучылары Галләмова Алсу һәм Гыйльманова Лилияләр «Авангард» регионара математик олимпиадасында катнашып, җиңү яуладылар һәм I дәрәҗә Дипломга лаек булдылар. Котлыйбыз!!
-
Технологиядән ачык дәрес 16.03.2012

«Башлангычлар атналыгы» барышында 2 нче сыйныфта технологиядән ачык дәрес күрсәтелде.
-
"Эрудит" җиңүчеләре 15.03.2012

Алар - IX «Эрудит» Халыкара дистанцион математик олимпиадасы җиңүчеләре! 5нче сыйныф укучылары Мөбәрәкшин Нәфкать 1нче , Рәхимов Илзат 2 нче урын яулап, җиңүче Дипломына лаек булдылар.
-
Социаль яклау хезмәткәрләре белән очрашу 15.03.2012

14 нче март көнне мәктәптә районның “Балкыш” халыкны социаль яклау үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән очрашу булды. Алар укучыларга үз-үзеңне төрле ситуациядә яклый белү, начар гадәтләргә каршы тору, сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында видеороликлар ярдәмендә аңлаттылар, буклетлар тараттылар.
-
Башлангычлар атналыгы 14.03.2012

Мәктәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә. Ә бүген исә укучылар “Китаплар иленә сәяхәт" дип аталган кичә кунаклары булдылар.
Китапханәче Энҗе Вазиховна укучыларны китаплар хакында бик күп мәгълуматлар белән таныштырды. Китаплар барлыкка килү тарихы исә бигрәк тә кызыклы иде.
Бу кичәдән балалар матур уйлар белән таралды.
.
-
"Школа цифрового века" 13.03.2012

Мәктәбебезнең 25 укытучысы да "Школа цифрового века" проектында катнашып "1 сентября" нәшриятенең үз профильләренә туры килүче электрон басмаларына язылдылар. Проектта катнашып укытучыларның һөнәри белемнәре тагын да артыр дип ышанып калабыз.
-
"Аҗаган-2012" 10.03.2012

Бүген мәктәптә "Аҗаган-2012" уены узды. Уенда азимут табуга бирем, мина эзләү, мылтыктан ату, граната ыргыту, аркан тартышу турлары үткәрелде. 5,8,9, 11 сыйныф укучыларыннан торучы "Патриот" командасы җиңде.
Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
8 март белән! 08.03.2012

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
Сезне чын күңелдән 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә кояштай озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр, авыр, ләкин мактаулы эшегездә зур уңышлар, гаиләгездә тынычлык-иминлек телибез.
Мәктәп администрациясе һәм ир-ат укытучылар.










