Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 211 ) 212 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Хокук атналыгы 17.12.2011

19-24 декабрь көннәрендә кеше хокуклары фәне атналыгы үткәрелә. Атналык планы белән мәктәп сайтының "Доска объявлений" бүлегендә таныша аласыз. Юлбат урта мәктәбе укучылары Викторина сораулары белән дә шушы бүлектә таныша ала.
-
"Пробный" ГИА
16.12.2011
16-17 декабрь көннәрендә 9 сыйныф укучылары урыс теле һәм математикадан әзерлекләрен тикшерү максатыннан дәүләт йомгаклау аттестациясен Саба гиназиясе базасында эшләп карыйлар. Укучыларның дөрес итеп бланклар тутыруына ирешү өчен дә бу бик уңайлы чара.
-
Математика атналыгын йомгаклау 12.12.2011

5нче декабрьдән 10нчы декабрьгә кадәр мәктәбебездә үткәрелгән математика атналыгы төрле кызыклы һәм файдалы чараларга бай булды. Иң беренче көнне “Математик терминнарны иң грамоталы язучы укучы” бәйгесе, икенче көнне “Цифрлардан-йөзләр” дигән темада рәсемнәр бәйгесе үткәрелде һәм алардан стенд әзерләнде.Нинди генә рәсемнәр юк иде анда! Балаларның фантазиягә никадәр бай булуын күрергә мөмкин иде бу рәсемнәрдә.
-
Татар теленнән 1 урын 10.12.2011

9 нчы сыйныф укучысы Фәләхова Фәридәне ( укытучысы Галимуллина Дания Гайфетдиновна) татар теленнән район олимпидасында 1 урын алуы белән котлыйбыз!
Укуында алга таба да зур уңышлар телибез!
-
09.12.2011

8 нче декабрь көнне 4 нче сыйныфта инвалидлар ункөнлеге уңаеннан “Кайсыгызның кулы җылы?” дигән класс сәгате үткәрелде. Укучылар, сыйныф җитәкчесе Гөлсинә Мөхәммәтхановна белән берлектә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, аларның проблемалары, ихтыяр көче булганда, аларның тормышта үз урыннарын табу мөмкинлеге барлыгын ачыкладылар. Район инвалидлар оешмасы спортчыларының уңышлары, легендар язучы Фәнис Яруллин иҗаты белән таныштылар. Укучылар аның шигырьләрен укыдылар. Класс сәгате ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә игътибарлы, шәфкатьле булырга кирәк дигән нәтиҗә белән тәмамланды.
-
Математика атналыгында "Могҗизалар кыры" 09.12.2011

Мәктәбебездә математика атналыгы бара. Математик әйтемнәр, “Кем күбрәк” (сорау –җавап уены), төрле геометрик фигураларны төгәл санап әйтү һ.б конкурсларда укучылар бик теләп катнаша. Ә бүген, 6 нчы класста, Каримова Равия Рафгалиевна, компьютер презентациясе кулланып “Могҗизалар кыры” дәрес-уен формасын үткәрде. Укучылар математика фәне буенча логик фикерли алуларын, зирәклекләрен, күзаллау, анализлау сәләтләрен күрсәттеләр.
-
Яңа елга әзерләнәбез 09.12.2011

Яңа ел якынлаша.Мәктәп янына кардан сыннар ясар вакыт җитте. Дәрестән тыш вакытларда барлык сыйныфлар да шунда ашыга.11 нче сыйныф укучылары кар кызы сыны ясый.
-
08.12.2011

7 нче декабрь көнне балалар Иҗат Үзәгендә район Балалар Думасы сессиясе узды. Безнең мәктәптән Рахимуллина Резеда, Каримова Гүзәл катнашты. Алар республика Балалар Думасында укып кайтканнары буенча презентация ясап, район укучылары алдында чыгыш ясадылар.
-
08.12.2011
Математика атналыгы кысаларында "Яшь математик" стена газеталары бәйгесе узды. Нәтиҗәләр ясалып җиңүче сыйныфлар билгеләнде.
-
Инглиз теле атналыгы 05.12.2011

28 нче ноябрьдән 3 нче декабрьгә кадәр Юлбат урта мәктәбендә инглиз теле атналыгы узды. Атналык бик тыгыз, эшлекле һәм күңелле узды. Башлангыч сыйныфлар арасында КВН һәм 4 нче сыйныфта ачык дәрес узды.
Урта сыйныфларда “Могҗизалар кыры” (7 сыйныф), “Йолдыз сәгате” (8 сыйныф) уеннары бик җанлы һәм мавыктыргыч узды. Шулай ук 6 нчы сыйныфлардагы проект – дәрес укучыларның иҗади активлыкларын камилләштерде.










