Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
I республика эзләнү һәм иҗади эшләр конкурсында 19.05.2012

I республика эзләнү һәм иҗади эшләр конкурсында 18 нче май көнне бер төркем башлангыч сыйныф укучылары Яшел Үзән муниципаль районы С.К.Гиматдинов исемендәге Осиново мәктәп гимназиясендә башлангыч сыйныф укучыларының I республика эзләнү һәм иҗади эшләр конкурсында катнашып зур уңышлар белән кайттылар.
Укучыларны һәм укытучыларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Котлыйбыз!
17.05.2012
16 май көнне безнең мәктәпнең 14 укучысы җитәкчеләре Фаляхов З.В, белән район күләмендә узган җәйге спартакиадада катнаштылар һәм матур нәтиҗәләргә дә ирештеләр.
-
“Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?”
14.05.2012
9 класс укучылары Хафизов Хәдис, Сәйфуллин Инсаф, 7 класс укучысы Кәримова Гүзәл “Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?” дигән темага район газетасы тестларын чиштеләр. Ә 12 май көнне, алар, уңышлы җавап бирүчеләр буларак, ЮХИДИ оештырган компьютер тестларын эшләделәр.
-
12.05.2012

Укучылар дәрестән тыш вакытларда мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләргә дә вакыт табалар. Бу көннәрдә алар бик тырышып утырту өчен җир әзерләү белән мәшгуль: казыйлар, черемә кертәләр, тырмалыйлар. Бары тик хезмәт куеп кына зур уңыш җыеп алырга мөмкин икәнен һәр бала да белә.
-
Юбилеең белән! 11.05.2012

Хөрмәтле Дания Гайфетдиновна!
Туган көнең-юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Юлларыңа ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Кайгы-хәсрәт баш очыннан узсын —
Шул теләкләр бездән үзеңә.Юлбат мәктәбе коллективы.
-
9 май-Җиңү бәйрәме белән! 08.05.2012

9 май-Җиңү бәйрәме уңаеннан авылыбызда Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәл янында митинг оештырылды. Бәйрәм мәдәният хезмәткәре Мубаракзянова С.С. тарафыннан алып барылып укучыларның, авыл үзешчәннәренең чыгышлары белән үрелеп барды.
-
05.05.2012
3-4 май көннәрендә КФУ тарафыннан физика һәм математика фәннәре буенча интернет-олимпиадалар үткәрелде. Бу олимпиадада 7 сыйныф укучылары: Кәримова Гүзәл, Гумеров Азат, Ганиев Ришат һәм Төхбәтуллин Фәннүрләр катнаштылар. Олимпиада кысаларында фәннәр буенча булган белемнәрен сынадылар. Алга таба да аларга укуларында уңышлар, фәнне үзләштерүдә биек үрләр яулауларын телибез.
-
02.05.2012

2 нче сыйныф укучысы Хузин Альмир регионара фәнни-эзләнү конференциядә катнашу максатында озак еллар ат караучы булып эшләгән, хөрмәткә лаек булган Нәфисә апалар гаиләсендә булып, үзенең чыгышы өчен мәгълүмәт туплады. Үзе әзерләгән сорауларның барсына да җавап таба алганына, атлар карау тарихы белән танышуына, истәлекле фотолар туплый алуына чиксез куанды ул.
-
1 май бәйрәме белән! 30.04.2012

Хөрмәтле укытучылар , укучылар!
Сезне 1 май- Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә эшегездә, укуыгызда зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхет, шатлык телибез.
Мәктәп коллективы.
-
27.04.2012

26 нчы апрель көнне район күләмендә фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучылар Саба район мәдәният сәхнәсендә тәбрикләү тантанасында катнаштылар. Безнең мәктәптән 9 нчы сыйныф укучысы Фәләхова Фәридә татар теленнән 1 нче урын (укытучысы Галимуллина Д.Г.), химиядән 2 нче урын (укытучысы Хаҗиева А.Р.), Фатхриева Альбина физкультурадан 2 нче урын (укытучысы Фәләхов З.В.), Кәбирова Сиринә экологиядән 3 нче урын (укытучысы Хаҗиева А.Р.) алганнары өчен район мәгариф бүлегенең Грамоталары белән бүләкләнделәр.
Җиңүчеләрне котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!










