Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
“Шигъри яз – Тукай язы” 26.04.2012

Мәктәбебездә “Шигъри яз – Тукай язы” дип исемләнгән татар теле һәм әдәбияты атналыгы бара. Атналыкның беренче көнендә укучыларга бөек шагыйрь Г.Тукай иҗаты буенча әдәби викторина сораулары тәкъдим ителде. Шагыйрь әсәрләренә карата укучылар ясаган иллюстрацияләрдән күргәзмә оештырылды. Шулай ук Г.Тукай тормышы һәм иҗатына кагылышлы кызыклы мәгълүматлар да күргәзмәдә урын алды.
-
“Орленок”та җиңүче 25.04.2012

Мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Кәримова Гүзәл Раил кызы шушы көннәрдә “Орленок” – Бөтенроссия балалар үзәге лагеренда булып кайтты. Гүзәл лагерьда да үзенең тырыш, актив укучы икәнен күрсәтте. Лагерьлар арасында үткәрелгән шашка ярышында I урын, шахмат ярышында II урын алды. Лагерлар арасында үткәрелгән иң-иңнәр арасында иң актив укучы грамотасына ия булды. Гүзәлне чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
-
"Вперёд в прошлое -2012 !” 24.04.2012

26 апрель көнне, Казан милли эзләнү технология университеты кысаларында үткән “Вперёд в прошлое -2012 !”бәйгесенең “Моё открытие ” номинациясе җиңүчеләре ,” Вперёд - в прошлое. Историко – архитектурное наследие Отечества” дип аталган йомгаклау конференциясендә катнаштылар. Алар арасында 5 нче сыйныф укучысы Галлямова Алсу Фирдинатовна да бар иде. Ул “Тенеки көмешчесе” дип аталган проект эше белән , уңышлы чыгыш ясады һәм җиңү яулап I урынга лаек булды. Ул диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.
-
“Тукай эзләре буйлап” 24.04.2012

21-22 апрель көннәрендә Арча шәһәрендә традицион XVIII республикакүләм “Тукай эзләре буйлап” варислар походы үткәрелде. Әлеге поход Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 126 еллыгы һәм Пионериянең 90 еллыгына багышланды. Походта мәктәбебездән педагог-оештыручы Гөлсинә Раяновна һәм 8 нче сыйныф укучысы 3 нче сыйныф укучыларының вожатыйлары Рахимуллина Резеда катнашты.
-
“Фестиваль вкуса» 23.04.2012

21 апрель көнне 10 нчы сыйныф укучылары Габдрахманова Гүзәл һәм Шәяхметова Эльмиралар Алабуга шәһәрендә КФУ тарафыннан “Фестиваль вкуса» дигән темага үткәрелгән республика конкурсында булып кайттылар.
Укучылар өч этапта үзләренең көчләрен сынадылар һәм уңышлы гына чыгыш ясадылар.
Гүзәл һәм Эльмирага алга таба да уңышлар телибез!
-
Мәктәптә өмә 21.04.2012

Бүген мәктәбебез тирә-юнен, бакчасын яфрак калдыкларыннан, башка чүпләрдән арындыру буенча өмә булды. Мәктәп территориясе чистарып, матурланып китте. Һәммәбез дә канәгатьләнү хисләре белән өйләргә таралыштык.
-
Экология айлыгы кысаларында 20.04.2012

Безнең мәктәбебездә экология айлыгы кысаларында 16нчы апрельдән 23нче апрельгә кадәр биология атналыгы үтә. Укытучы Хаҗиева Альфира Рифкатовна атналыкны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештыра. Укучылар үткәрелгән һәр чарада актив катнашалар.Атналык бик тыгыз, эшлекле һәм күңелле уза.
-
Волейбол зона ярышы
19.04.2012
18 нче апрель көнне район мәктәпләре арасында волейбол буенча зона
ярышы үтте. Безнең мәктәп егетләре – Багавиев Ирек, Фатхриев Илдус, Ибрагимов Рәнис, Гайфуллин Айдар, Мансуров Расыйл, Мубаракшин Айнур 1нче урынны алып финал турына үттеләр. Аларны ярыштагы уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Гала-концертта 19.04.2012

Кичә, 18 нче апрель көнне, Саба муниципаль районы мәдәният йортында “Хезмәтемдә юлдаш җыр һәм бию, тормышымда юлдаш җыр һәм моң” исемле авыл җирлекләрендә җиңеп чыккан коллективлар, үзешчәннәр Гала – концертта катнаштылар.
-
“Пробный ГИА”
17.04.2012
Бүген, ягъни 17 апрель көнне 9 нчы сыйныф укучылары мәктәптә рус теленнән “Пробный ГИА” эшлиләр. Имтихан 4 сәгать дәвам итә. Эшләрне дә ГИА бланкларында эшлиләр. Шундый ук имтихан математикадан 20 апрельгә билгеләнде. Аларга имтиханнарда уңышлар телик.










