Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 201 202 203 204 ( 205 ) 206 207 208 209 210 >>
-
IV чирек башланды
05.04.2012
Төрле кызыклы вакыйгаларга бай булган язгы каникул тәмам. Юлбат урта мәктәбе укучылары, яңа көч туплап, уку елының соңгы чирегенә аяк бастылар.
Укытучыларга һәм укучыларга уңышлар телибез!
-
“Минем укучым – минем горурлыгым” 05.04.2012

4 нче сыйныф укучысы Мөбәрәкҗанов Айратның портфолиосы “Минем укучым – минем горурлыгым” район конкурсына җибәрелгән иде.Аның эше финал турына узды. Айрат 20 нче апрель көнне конкурсның йомгаклау өлешендә катнашачак. Аңа уңышлар телибез !
-
05.04.2012
3, 4, 5 нче апрель көннәрендә 4 нче сыйныф укучылары белән рус теле, татар теле, математика фәннәреннән мониторинг ( тестирование) үткәрелде.
-
“Китаплар иленә сәяхәт” 03.04.2012

2 нче апрель Халыкара балалар китабы көне. Шул уңайдан 2 нче апрель көнне Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Китаплар иленә сәяхәт” һәм “Әкиятне таны” дип аталган кичәләр үткәрелде. Балалар китабы күргәзмәсе куелды. Кичә мәктәп китапханәчесе Мансурова Энҗе Вазиховна һәм Юлбат авыл китапханәчесе Хаҗиева Кадрия Хатмулловналар тарафыннан күтәренке рухта үтте. Кичәдә 6 нчы һәм 3 нче сыйныф укучылары катнашты. Әлеге чарадан балалар бай мәгълүмат белән кайтып киттеләр.
-
Боз сараенда 02.04.2012

Бүген Юлбат урта мәктәбенең 3-4, 8-10 сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә, язгы каникул кысаларында, Лесхоз боз сараенда рәхәтләнеп шуып, ял итеп кайттылар.
-
"Тамчы-шоу" уены 30.03.2012

29 мартта Юлбат мәдәният йортында шахмат түгәрәге уенчылары, җитәкчесе Каримова Р.Р. , мәдәният хезмәткәре Мансурова С.С. белән берлектә "Тамчы-шоу" уены оештырдылар. Әлеге чарада укучыларыбызның белемнәре төрле өлкәдә сыналды. Тәнәфес вакытындагы музыкаль паузалар кичәгә күтәренке рух өстәде. Балалар әлеге чарадан канәгать калып таралыштылар.
-
"Табышмаклар иленә сәяхәт"
29.03.2012
29 мартта "Драма-вокал" түгәрәге укучылары белән "Табышмаклар иленә сәяхәт" дигән музыкаль кичә узды. Әлеге кичәдә "Тапкырлар" белән "Батырлар" командасы табышмакларга тапкыр җавапларын яудырдылар. Яклаучы укучыларыбыз үзләренең матур шигырьләре, җырлары белән кичәгә ямь өстәделәр.
-
Туган көнегез белән 28.03.2012

Хөрмәтле Рәмзия Габделбаровна!
Энҗе Васыйховна!
Сезне чын күңелебездән үзегезгә генә хас бәйрәмегез туган көннәрегез белән котлыйбыз!
Сезгә озын гомер, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, балаларыгызның иминлеген һәм эшегездә зур уңышлар телибез.
Юлбат мәктәбе коллективы.
-
"Теле барның-иле бар"
28.03.2012
28 нче март көнне район мәктәпләре арасында «Теле барның – иле бар»
дигән темага шигырьләр конкурсы үтте.Бу чарага безнең мәктәптән
1нче класс укучысы Фатхриева А., 8 нче класстан Әмирова А., 9 нче класстан
Хамитова Ә., Фәләхова Ф. катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Һәр укучыга Сертификат һәм балалар өчен чыгарылган календарьлар бирелде. Җиңүчеләр 3 - апрельдә билгеле булачак.
-
24.03.2012

1 сыйныфта дәрестән тыш эшчәнлек дәресләре балаларга файдалы итеп үткәрелә. Бүген , “Мин туган җиремне яратам !” – дип аталган түгәрәк укучылары мәктәп музеенда булдылар. Кызыксынган сораулар бик күп,музейдагы һәрбер мәгълүмат балаларга яңалык иде. Укытучылары һәм тарих белгече сөйләгәннәрне балалар кызыксынып тыңлады.Өйләрендә булган борынгы әйберләрне алып килергә сүз биреп таралышты укучылар.










