Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 ( 207 ) 208 209 210 >>
-
Әлифба бәйрәме 07.03.2012

Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе – Әлифба бәйрәме.Чөнки һәркемнең белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана. 1 сыйныфта укучыларыбызның әлеге матур бәйрәме – мәктәбебездә әтиләр – әниләр катнашында узды. Укучылар үзләренең белемнәрен , осталыкларын күрсәтеп әти – әниләрен шатландырып шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. “Әлифба” һәм “Туган телнең”киңәшләрен тыңлап , аларга алга таба да тырышып укырга сүз бирделәр.
Сез үсә – үсә буйга җитәрсез,
Бәлки юлыгыз китәр еракка
Кайда йөрсәгез , кем булсагыз да
Онытмас сезне җан дус – Әлифба!
-
Информатикадан семинар 06.03.2012

6 мартта Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбендә информатика укытучыларының "Информатика һәм МКТ дан елдагы конкурсларны үткәрү методикасы" дигән темага район семинары узды. Семинар кысаларында 8 сыйныфта "Компьютер графикасы. Растрлы һәм векторлы графика" дигән темага ачык дәрес һәм "Минем дустым-компьютер" дигән класстан тыш чара үткәрелде. Дәрес укыту стандартлары буенча интерактив такта мөмкинлекләрен кулланып алып барылды. Укучылар ачык чаралардан яңа белемнәр үзләштереп күңел күтәренкелеге белән чыктылар.
-
Ә.Каримуллин исемендәге конференциядә җиңү 03.03.2012

Күренекле галим, тел белгече Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган фәнни-гамәли конференциянең "Милли-мәдәни мирас" номинациясендә III урын яулап Дипломга лаек булган 9 нчы сыйныф укучысы Хәмитова Әдиләне, аның фәнни җитәкчесе Галимуллина Дания Гайфетдиновнаны котлыйбыз!
-
27.02.2012

25 февраль көнне 6 нчы сыйныф укучысы Фәтхриев Ринат XIV Республика математик олимпиадасының II турында уңышлы гына чыгыш ясады.
-
24.02.2012

23 нче февраль көнне Юлбат мәдәният йортында укучы малайлар арасында "Ягез әле, малайлар" дигән бәйге-кичә үткәрелде. Бәйрәм азагында яу кырларында һәлак булган, хәбәрсез югалган авылдашларыбыз истәлегенә салынган һәйкәлгә венок куелды.
-
Ил сакчылары көне белән 23.02.2012

Хөрмәтле Ир-егетләребез!
Сезне чын күңелебездән Ил сакчылары көне белән котлыйбыз!
Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар телибез!
Юлбат урта мәктәбе коллективы хатын-кыз укытучылары.
-
Директорлар киңәшмәсе 22.02.2012

Бүген Юлбат урта мәктәбендә директорлар киңәшмәсе узды. Киңәшмә укучыларны БДИ ларга әзерләүне үстерү максатыннан оештырылды. Районның дүрт алдынгы укытучысы дәресләрдә бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекне ачык дәресләр мисалында күрсәтте. Дәресләр югары дәрәҗәдә, яңа информацион технологияләр кулланып узды.
-
"Мәңге төзәлмәс, Әфган ярасы" 18.02.2012

16 нчы февраль көнне Юлбат урта мәктәбендә интернациаль бурычларын үтәгәндә һаләк булган ватандашларыбыз һәм авылдашларыбыз Илгизәр Харисов истәлегенә багышланган "Мәңге төзәлмәс, Әфган ярасы" дигән кичә үткерелде. Кичәгә Әфган сугышында катнашкан Әглиев Илдус, Галләмов Фирдинат, Чечня сугышында катнашкан Сәйфуллин Марат, Галиуллин Илһам, Хуҗин Фәрхәт, Гатауллин Ирек чакырылган иделәр.
-
17.02.2012

14 февраль көнне "Шатлык" бию коллективы Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелгән "Танцевальный карусель" бию конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Нәтиҗәләре 21 нче февраль көнне игълан ителәчәк.
-
Математикадан I урын 14.02.2012

Район мәктәпләренең 6 сыйныф укучылары арасында үткәрелгән XIV Республика математик олимпиадасының I турында 1 урын алган Фәтхриев Ринатны, аның укытучысы Кәримова Равия Рафгалиевнаны уңышлары белән котлыйбыз!










