Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
IT-лицей-интернат 16.04.2012

14 апрельдә математика фәне белән шөгыльләнүгә сәләтле 6, 7 сыйныф укучыларыбыз Мазитов Райхан, Галавиев Рамазан, Фатхриев Ринат, Рахимуллина Чулпан, Гомәров Азат, Ганиев Ришат Казан Федераль Университет вәкилләре белән очрашуга бардылар. Алар тарафыннан КФУ янында оештырылачак укучылар чакырылды. Бу интернат-мәктәп "Универсиада авылы" микрорайонында урнашачак.
-
«Сандугач керде күңелгә” 16.04.2012

14-16 апрель көннәрендә республикабыз башкаласы Казанда җыр сөючеләрнең бик зур конкурсы - «Сандугач керде күңелгә” узды. Әлеге бәйгедә мәктәбебез сандугач Райнур Мансуров (җитәкчесе Фәрит Гаптелмәҗитович) катнашты һәм бик зур уңышка иреште.
Райнур! Киләчәктә дә зур уңышларга ирешергә язсын!
-
"Аҗаган-2012" 14.04.2012

13 нче апрель көнне Саба муниципаль районы мәктәпләре арасында 5 зонада “Аҗаган-2012” хәрби-гамәли спорт уеннары бәйгесе үтте. Безнең Юлбат мәктәбе командасы Кадет интернат мәктәбендә чыгыш ясады һәм өченче призлы урынга лаек булды. Команда составында Рәхимуллина Резеда (командир), Әмирова Айзилә, Мансурова Лилия, Шакирҗанова Ләйлә, Гайфуллин Айдар, Габдрахманов Зөлфәт, Хәлилов Илнар, Ганиев Ришат, Төхбәтуллин Фәннүрләр чыгыш ясадылар.
-
12 апрель - Космонавтика көне 12.04.2012

Бүген 12 апрель - Космонавтика көне уңаеннан 5-11 сыйныф укучылары өчен мәктәп күләмендә класстан тыш чара үткәрелде. 12 апрельдә беренче тапкыр космоска очуга 51 ел, Җир тирәли беренче иярчен җибәрүгә 55 ел, беренче ракетаны конструкторлаучы рус конструкторы Сергей Павлович Королевның тууына 105 ел, космонавтикага нигез салучы рус галиме Константин Эдуардович Циолковский тууына 155 ел булу уңаеннан Интерактив такта ярдәмендә бай эчтәлекле презентация күрсәтелде.
-
"Фашизмга каршы" 11.04.2012

Мәктәбебездә 11 апрель-фашист концлагерьларыннан әсирләрне азат итү көне билгеләп үтелде. Башлангыч сыйныфлар әлеге көннең темасын яшь антифашистларга багышладылар. Бу көнне эзтабарлар һәм варислар батырларны бер минутлык тынлык тынлык белән искә алдылар.
-
Музейда кунакта 11.04.2012

Озайтылган көн төркеменә йөрүче укучылар бүген, 10 апрель көнне, мәктәбебез музеенда кунакта булдылар. Алар алдында кызыклы, эчтәлекле итеп мәктәбебезнең тарих укытучысы Сафин И.Ф. чыгыш ясады. Илдар Фатхуллович бик кызыксынып, сихерле итеп сөйли. Тыңлаган саен тыңлыйсы килеп тора аны. Балалар үзләрен кызыксындырган сораулары аша бик күп җаваплар ала алдылар.
-
Язгы өмә 10.04.2012

10 нчы апрель көнне мәктәбебездә язгы өмә үткәрелде. Кыш көне кар күп яву сәбәпле, мәктәп тирәсендә җыелган кар өемнәре укучылар һәм укытучылар тарафыннан таратылды.
-
7 апрель - Бөтендөнья cәламәтлек көне 09.04.2012

7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Юлбат мәктәбендә 9 апрель- Сәламәтлек көне дип билгеләнде. Мәктәп дирекциясе тарафыннан аерым приказ чыгарылып коллективка җиткерелде. Сәламәтлек көне план нигезендә алып барылды. Укучылар, укытучылар, барлык хезмәткәрләр дә бу көнне мәктәпкә спорт киеменнән килделәр. Чын бәйрәм төсмере алган әлеге көнебез 7.40-7.55 сәг-дә саф һавада иртәнге гимнастика белән башланып китте. Тулы состав спортзалда.
-
"Ачык ишекләр" көне 07.04.2012

Мәктәп күләмендә 7 апрель көнне “Ачык ишекләр” көне, барлык сыйныфларда ата-аналар җыелышы үтте. Әти-әниләр дәресләрдә катнашып, балаларның җавапларын тыңладылар. Соңынан һәр сыйныф җитәкчесе әти-әниләрне III чирек нәтиҗәләре һәм алда булачак эш планы белән таныштырды.
-
Профсоюз оешмасының отчет-сайлау җыелышы 06.04.2012

4 апрель көнне Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбендә профсоюз оешмасының отчёт – сайлау җыелышы үткәрелде. Җыелышта район мәгариф бүлеге профсоюз оешмасы рәисе Гузялова Гөлнәзирә Мударисовна да катнашты.Ул үзенең чыгышында мәктәпнең профсоюз оешмасы эшчәнлегенә уңай бәя бирде . Профсоюз рәисе итеп Фатхриева Р.Х сайланды.










