Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2014

Бүген - 21 нче февраль. ЮНЕСКО тарафыннан 21 нче февраль 2000 нче елдан башлап Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Безнең мәктәптә 10 сыйныфлар белән “Туган телнең могҗизасы” исеме астында сыйныф сәгате үтте...
-
19.02.2014
Ел укытучысы 2014 конкурсы дәвам итә. Бүген, 19 февраль көнне Рәйхана Ханафияовна Фатхриева Саба гимназиясе базасында 3 класста рус теленнән “Алмашлык” («Местоимение») темасына дәрес бирде. Хезмәттәшебезгә уңышлар телибез!
-
Котлыйбыз!
18.02.2014
Казан Федераль Университетының регионара фән олимпиадаларының интернет турлары тәмамланды. Бу көннәрдә КФУда очный турлар дәвам итә. Юлбат урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Шакирҗанова Ләйлә татар теле буенча олимпиаданың очный турында катнашып, 1 нче призлы урынга лаек булды. Ләйләне (укытучысы Фәләхова Фирдания Габделхаковна) әлеге зур җиңүе белән котлыйбыз!
-
Сборник - музей 17.02.2014

Недавно в городе Нижний Новгород под редакцией профессора Ю.С. Мануйлова вышел сборник «Школьный музей как культурно-образовательная ниша». Его уникальность в объёме и разнообразии информации: более 400 авторов из России, Казахстана и Беларуси. Данную публикацию можно считать срезом состояния музейной педагогики и культуры ее отображения школьными музейными работниками наших стран. В этом сборнике помещена статья руководителя нашего музея И.Ф. Сафина «Школьный краеведческий музей - хранитель истории села».
-
Очрашу - кичә 14.02.2014

14 нче февраль көнне мәктәбебездә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел, интернационалист сугышчыларны искә алу көне билгеләп үтелде. Укучылар белән очрашуга Юлбат авыл җирлегендә яшәүче, әфган сугышының бөтен авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән, Әглиев Илдус Мәүлитҗан улы һәм Галләмов Фердинат Равил улы да чакырылган иделәр...
-
«Лучший учитель-2014»
13.02.2014
«Лучший учитель-2014» район конкурсының очный турлары дәвам итә. Анда һәр фән буенча мәктәп турында җиңү яулаган укытучылар катнаша. Шундый турларның чираттагысы 13 нче февраль көнне Эзмә урта мәктәбе базасында “Лучший учитель математики-2014”номинациясе буенча үткәрелде. Безнең мәктәптән математика укытучысы Шакирҗанова Фәһимә Гаптелфәтовна да әлеге конкурста катнашып, Эзмә урта мәктәбендә конкурс комиссиясе алдында “ачык”дәрес бирде.
-
Тренировочное тестирование
12.02.2014
Сегодня, 12 февраля, с целью подготовки к пробным экзаменам, которые проводятся в районе, в 9 классе прошел тренировочное тестирование по русскому языку.
-
"Дулкыннар" фестивале 11.02.2014

11 февраль көнне Сабаның балалар иҗат үзәгендә композитор Фәрит Яруллинның тууына 100 елга багышлап республикакүләм “Дулкыннар” фестиваленең район туры булып узды. Анда мәктәбебездән вокал номинациясендә Рахимуллина Резеда, Сәйфуллин Миңсур, Мансуров Райнур, конферанс номинациясендә Каюмова Ясминә, Гайфуллина Альбина, Вәлиев Илгизәр, рәсем номинациясендә Әмиров Бәхтияр, Фәтхриева Алисә, Гыйлманова Лилия катнашты.
-
"Сәламәт гаиләдә-сәламәт балалар"
10.02.2014
Бүген мәктәбебездә "Сәламәт гаиләдә-сәламәт балалар" дигән темага класс сәгатьләре үтте. Сыйныф сәгатьләренең максаты - укучыларга балаларның сәламәтлеген саклауда гаиләнең әһәмиятен аңлату.
Һәр сыйныф җитәкчесе бу тәрбия сәгатен ныклы әзерлек белән үткәрде.
-
“Чаңгы юллары - 2014”
09.02.2014
Мәктәбебездә “Чаңгы юллары -2014” старт алды. Укучылар һәм укытучылар бик актив рәвештә әлеге чарада катнаштылар. Балкып торган кояш, салкынча саф һава һәркемгә юлдаш булды. Битләре алсуланып торган һәркешенең кәефе шәп, күңелләре күтәренке иде.










