Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Сабантуй-2014 06.06.2014

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да 7,8 июнь көннәрендә узачак Сабантуй бәйрәме белән котлыйбыз! Бәйрәмнәр һәр өйгә, һәр гаиләгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Балаларыбыз да, өлкәннәребез дә сау-сәламәт булсыннар. Сабантуйлар белән башланып киткән ямьле җәйләребезне күңелле үткәрик, киләчәк көннәргә көч-куәт туплап калыйк, басу-кырларыбызда мул уңыш үстерик. Дәртле һәм күңелле Сабантуй бәйрәме тормышыгызга ямь өстәсен, игелекле гамәлләргә рухландырсын. Барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм иминлек телибез.
-
Лагерьның бишенче көне 05.06.2014

5 июнь көнендә балалар җыелып, иртәнге линейка үткәргәннән соң, Фәләхов З.В. укучыларны зарядка ясатты. Аннары төркемнәргә бүленеп үзләрен кызыксындырган уеннар уйнап алдылар. “Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту” - дигән темага әңгәмә үткәрелде. Ә иң кызыклысы, әлбәттә, Сабага бассейнга менү, музейга керү булды. Бүген дә балалар күтәренке күңел белән өйләренә таралды.
-
Лагерьның дүртенче көне 04.06.2014

Бүген “Чишмәләр”- биремле экологик сәяхәт балалар өчен бик кызыклы үтте. Сәяхәтнең дәвамы булып иртәнге аштан соң Кече олимпия уеннары узды. Монда укучылар компос белән ориентлашу, учак ягу, рюкзак җыйнау, ягъни чын турист булу күнекмәләрен күрсәттеләр. Отрядларда эшчәнлек чишмәләрне саклау буенча фикер алышу белән алып барылды. Ә аннары сәламәтлекне саклау максатыннан саф һавада уеннар. Укучыларыбызга бигрәк тә "унике таяклы" уены ошады.
-
Лагерьның өченче көне 03.06.2014

Бүген көндәлек чаралардан соң укучыларыбыз түгәрәкләрдәге эшчәнлекләрен дәвам итеп, кәгазь белән төрле эшләнмәләр иҗат иттеләр. Аннары “Вместе весело шагать”- туристик биремле уен-сәяхәттә катнаштылар. Саф һавада уеннар, көндәлек эшкә йомгак ясау белән лагерьның өченче көне дә тәмамланды.
-
Лагерьның икенче көне 02.06.2014

2 июнь көнендә балалар җыелып, иртәнге линейка һәм зарядка үткәргәннән соң Хезмәт десанты үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Аларның тырыш хезмәте белән бакчабыз мул уңыш бирер дип өметләнәбез! Соңынан ИКТ кулланып «Рисовалка Paint» чарасы оештырылды. Укучыларыбыз үзләренең рәсем ясау осталыкларын күрсәттеләр. Ә саф һавада уеннар уйнау, һичшиксез, укучыларыбызның сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итә.
-
Лагерьның беренче көне 01.06.2014

Бүген балаларны "Хыял" лагерена кабул итеп, көндәлек режим, лагерь тормышының законнары, кагыйдәләре белән таныштырылды. Лагерьны ачу тантанасы оештырылды. Иртәнге зарядка, иртәнге аштан соң отрядларга бүленделәр, исем, җыр, девиз сайлап, отряд почмагы булдырдылар. Халыкара балаларны яклау көненә карата “Бәхетле балачак” дип аталган асфальтта рәсем ясау чарасы оештырылды. Аннары укучыларыбыз “Большая игра” уенында күңел ачтылар. Лагерьның беренче көне балаларда матур тәэсирләр калдырды.
-
Математикадан ОГЭ 31.05.2014

Бүген 9 сыйныф укучылары математикадан төп дәүләт имтиханы тапшыралар. Укучыларыбызга имтиханнарын уңышлы тапшыруларын теләп калабыз.
-
1июнь - Балаларны яклау көне 31.05.2014

Сезне чын күңелебездән Балаларны яклау көне, җәй һәм каникулларның башлануы белән котлыйбыз!!! Сау-сәламәт булуыгызны, бәхетле балалар булып үсүегезне, әти-әниләрегезне шатландырып яшәвегезне телибез! Йөзләрегездә һәрчак елмаю, күңелләрегез һәрчак шатлык белән тулып торсын! Һәрбер мизгелдән тәм табып, табигатебезнең матурлыгына сокланып яшәгез!
-
"Хыял" лагеры эшчәнлеген башлый 31.05.2014

1 июньдә Юлбат урта мәктәбендә "Хыял" сәламәтләндерү лагеры үзенең эшчәнлеген башлап җибәрә. Лагерьда 30 укучы 6 педагог җитәкчелегендә үзләренең сәламәтлекләрен ныгыта, җәйге ялларын күңелле итеп үткәрә. Лагерь 21 көн дәвам итәчәк.
Кадерле укучыларыбыз лагерьга рәхим итегез!
-
Бакчада эшлибез 30.05.2014

Мәктәп яны тәҗрибә участогында кызу эш кайный. Мәктәп территориясен чәчәкләр белән бизәү, орлыкларның яхшы тишелүен булдыру өчен түтәлләргә су сибү, чүп утау көн казагындагы эшләр. Укучыларыбызның эше ашханәне яшелчә, җиләк-җимешләр белән тәэмин итәргә ярдәм итә.










