Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Татар теле атналыгы дәвам итә 10.04.2014

Бүген, 10 апрель көнне, татар теле һәм әдәбияты кысаларында 5 нче сыйныфларда дәрес – КВН үткәрелде (укытучы Галимуллина Д.Г.). Укучылар тел һәм әдәбият дәресләрендә алган белемнәрен күрсәттеләр, тәрбияви мәсьәләләр чиштеләр, шигъри әсәрләр сәхнәләштерделәр. Гомумән, тапкырлыкта һәм зирәклектә көч сынаштылар. Дәрестә сөйләм телен үстерүгә, иҗади фикерләүгә , төркемнәрдә эшли белү осталыгына аеруча игътибар ителде. КВН “Зирәкләр” төркеменең җиңүе белән тәмамланды. Уеннан һәркем канәгать калды.
-
"Яшь программист" конкурсы
10.04.2014
Бүген район күләмендә "Яшь программист" конкурсы оештырылды. Гумерова Г. "Компьютер дизайны" номинациясендә "Мәктәп газетасы" дип аталган проекты белән 2нче урынга лаек булды.
-
Татар теле атналыгы
08.04.2014
7-12 апрель көннәрендә Юлбат урта мәктәбендә татар теле атналыгы үтә. Атналык кысаларында 7 апрель көнне 6-7 сыйныф укучылары белән “Көчсез звено” уены үткәрелде. Укучылар бу бәйгедә тел һәм әдәбият дәресләрендә алган төпле белемнәрен күрсәттеләр. 8 апрель көнне укучыларга әдәби викторина тәкъдим ителә. Монда да әдәбиятны сөючеләр сынатмаслар дип ышанасы килә.
-
Республика ярышында 07.04.2014

5 апрель көнне Биектауда Татарстан Республикасының шахмат, шашка буенча (интеллектуальное двоеборье) 4 нче чемпионат булып узды. Ярышта республикабызның 14 шәһәр һәм районыннан 80 спортсмен үзенең көчен сынады. Юлбат урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова элеге ярышта катнашып, I урынга лаек булды. Аны чын күңелебездән уңышлары белән котлыйбыз. Алга таба да уңышлар телибез.
-
"Аҗаган 2014"
05.04.2014
4 апрель көнне Лесхоз урта мәктәбендә "Аҗаган 2014" уенының зона ярышы булып узды. Мәктәбебез командасы бу бәйгедә сынатмады, аерым ярыш төрләре буенча призлы урыннар да яулады.
-
Шахмат-шашка ярышларында уңышларыбыз 03.04.2014

Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова Саба район үзәгендә, хатын-кызлар арасында үткәрелгән шашка ярышында – I урын, Юлбат авылы җирлегендә үткәрелгән шашка ярышында – I урын, Шәмәрдәндә хатын-кызлар арасында үткәрелгән шахмат ярышында – I урынга лаек булды. Гүзәлне чын күңелебездән уңышлары белән котлыйбыз!
-
Россиякүләм җиңү 01.04.2014

29 март көнне мәктәбебезнең 11сыйныф укучысы Хәмитова Әдилә һәм фәнни эш җитәкчесе Галимуллина Д.Г. Арча педагогия көллиятенә бүләкләү тантанасына чакырылдылар. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, урта һөнәри белем бирүче Дәүләт автономияле мәгариф учреждениесе ”Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте ”, Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге үткәргән “Казан арты татарларының традицион мәдәнияте” дип исемләнгән Россиякүләм фәнни эшләр конкурсында III урын яулаган Хәмитова Әдилә Диплом һәм истәлекле бүләкләргә ия булды. Аларны зур уңышлары белән котлыйбыз!
-
Хөрмәтле Рәмзия Габделбаровна! 31.03.2014

Сезне юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сәламәтлек, озын гомер, шатлык-куанычлар, тигезлек белән гомер итүегезне телибез!
Сезгә иң изге теләкләр белән мәктәп дирекциясе һәм хезмәттәшләрегез.
-
“Саннар иленә сәяхәт” 29.03.2014

29 март көнне 2014-2015 уку елында беренче сйныфка укырга киләчәк укучыларның чираттагы шөгыльләре үткәрелде. Булачак укучылар Низамиева Ф.Ф. җитәкчелегендә “Саннар иленә сәяхәт” ясадылар. Бүгенге шөгыльдә әти-әниләр дә катнашты.
-
“Балалар китабы атналыгы” 28.03.2014

Мәктәбебездә “Балалар китабы атналыгы” бара. Шул уңайдан бүген, 28 март көнне, драма түгәрәгенең кече төркеме (җитәкчесе Фатхриева Р.Х.) һәм китапханәче Мансурова Э.В. җитәкчелегендә укучылар “Ромашка” балалар бакчасында кунакта булдылар. Нәни тамашачыларга Л. Леронның “Чәпәләй белән Тәпәләй маҗаралары” һәм Т.Миңнуллинның “Иптәш командир” әсәреннән өзек сәхнәләштерделәр. Соңыннан концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Чыгышлар нәниләргә бик ошады.










