Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Балаларның ышаныч телефоны көне 05.05.2014

17 май көнне бәйрәм ителәчәк Балаларның ышаныч телефоны көне уңаеннан, мәктәп укучыларына, шушы темага багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
-
Өмәдә
03.05.2014
Бүген мәктәп коллективы чираттагы өмәгә чыкты. Төп эшчәнлек территорияне чистарту һәм түтәлләр әзерләү булды. Бакчабызда мул уңыш алыйк дип теләп калабыз.
-
Парламент дәрес
02.05.2014
29 нчы апрель көнне Юлбат урта мәктәбендә Крым һәм Севастополь шәһәренең Россия составына кушылу уңаена "Без бергә!" дигән парламент дәресе 5, 10-11 сыйныфларда тарих дәресе кысаларында Сафин Илдар Фатхуллович тарафыннан үткәрелде. Ә калган классларда бу чара сыйныф сәгатьләрендә узды.
-
Кадерле укучыларыбыз!
01.05.2014
Сезне чын күңелебездән Балаларны яклау көне, җәй һәм каникулларның башлануы белән котлыйбыз!!! Сау-сәламәт булуыгызны, бәхетле балалар булып үсүегезне, әти-әниләрегезне шатландырып яшәвегезне телибез! Йөзләрегездә һәрчак елмаю, күңелләрегез һәрчак шатлык белән тулып торсын! Һәрбер мизгелдән тәм табып, табигатебезнең матурлыгына сокланып яшәгез!
-
"Хыял" лагеры эшчәнлеген башлый
01.05.2014
1 июньдә Юлбат урта мәктәбендә "Хыял" сәламәтләндерү лагере үзенең эшчәнлеген башлап җибәрә. Лагерьда 30 укучы 6 педагог җитәкчелегендә сәламәтлекләрен ныгыта, җәйге ялларын күңелле итеп үткәрә.
Кадерле укучыларыбыз лагерьга рәхим тигез!
-
1 май бәйрәме белән котлыйбыз! 30.04.2014

Барыгызны да яз һәм хезмәт бәйрәме - 1 май белән котлыйбыз! Эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар телибез.
Беренче Май килде жиргә,
Якты нурга күмелеп.
Төрле төскә керде җиһан
Матурлыкка төренеп. -
28.04.2014
Бүген, ягъни 28 нче апрель көнне, мәктәбебездә 5 нче, 7 нче, 8 нче һәм 10 нчы сыйныфларда белем сыйфатын тикшерү максатыннан математика һәм рус теле фәннәреннән контроль эшләр алынды.
-
Мәктәптә өмә
26.04.2014
Мәктәбебездә экологик тәрбиягә зур игътибар бирелә.Тирә-як карданачылуга мәктәп янын тәртипләү, чистарту эшләре башланды. Бүген,дәресләрдән соң, укучылар һәм укытучылар актив рәвештә өмәгә чыктылар.Булган чүпләрдән арындырылгач, мәктәп тирәсе ямьләнеп,матурланыпкалды. Шулай ук һәр класска чәчәк орлыклары бүлеп бирелде. Тиздәнмәктәп чәчәкләргә күмелер дип өметләнәбез.
-
Конференциядә уңышлар! 25.04.2014

24 нче апрель көнне, Казан (Идел буе ) федераль университеты, филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, МКУ “Татарстан республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе“, МБГБУ “Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп-интернаты” берлегендә “Филология, тарих, мәдәният –яңа караш” I зонакүләм фәнни-гамәли конференция булды.
Конференциядә мәктәбебез укучылары уңышлы гына чыгыш ясадылар. 9 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова (җитәкчесе: Д.Г.Галимуллина) – II урын , 10 нчы сыйныф укучысы Айдар Гайфуллин (җитәкчесе: М.М.Галявиева ) - III урынга лаек булдылар. Аларны зур уңышлары белән котлыйбыз!
-
«Филология, культура, история: новый взгляд»
24.04.2014
1 -19 апрельдә сәләтле балалар интернат- мәктәбендә «Филология, культура, история: новый взгляд» дип аталган I зона фәнни – практик конференциясенең читтән торып үткәрелгән туры узды. 9 нчы сыйныф укучысы Кәримова Г. һәм 10 нчы сыйныф укучысы Гайфуллин А. ның эшләре икенче турга үтте.










