Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
«Китаплар докторы» 27.03.2014

Балалар китабы атналыгы кысаларында мәктәбебездә «Китаплар докторы» акциясе булып узды. Китапханәчебез Энҗе Вазыйховна җитәкчелегендә 5 нче сыйныф укучылыры таушалган китапларны төпләделәр.
-
26.03.2014
Бүген 9 сыйныф укучылары математикадан дәүләт имтиханнарына әзерләнделәр. Шулай ук физикадан сәләтле укучылар белән эш оештырылды.
-
Шахмат турниры 26.03.2014

23 нче март көнне Лесхоз бистәсендә күренекле урманчы Нургали Миннеханов истәлегенә шахматчылар турниры үткәрелде. Безнең мәктәбебездән 2 нче сыйныф укучысы Булат Мөхәммәтҗанов, Гүзәл Кәримова катнашты. Ярышта Юлбат авыл җирлегеннән хатын-кызлар арасында Сиринә Кәримова II урын, мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова 7-11 сыйныф укучылары арасында III урынга лаек булды.
-
Нәүрүз мөбәрәк булсын! 25.03.2014
Ач ишегең, керәбез,Нәүрүз әйтә киләбез,Хәер-дога кылабыз,Аш-сый көтеп торабыз,Нәүрүз мөбарәкбад.Каникуллар булуга карамастан бүген мәктәптә кызу эш бара. 9 сыйныф укучылары дәүләт имтиханнарына әзерләнә, сәләтле укучылар белән консультацияләр бара. Башлангычлар һәм 5-7,10 сыйныф укучылары белән берлектә бик матур итеп "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Укучылар төрле уеннарда катнашып бүләкләр алдылар, конфет җыйдылар һәм иң күңеллесе коймак белән сыйландылар. Ә аннары 6, 8 сыйныф укучылары боз сараена сәяхәткә китте.
-
25.03.2014

-
БДИ гә әзерлек
24.03.2014
21 март, 24 март көннәрендә 11 сыйныф укучылары рус теле һәм математикадан Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән эшләп карау имтиханарын биреп кайттылар.
-
“Прикоснись к науке” 22.03.2014

20 март көнне Кукмара районында ГАОУ ДОД “Республиканың дәрестән тыш эшләр үзәге” МУ “Татарстан Республикасының Кукмара районы мәгариф бүлеге идарәсе”, МБОУ ДОД “Татарстан Ресубликасы Гуманитар һәм иҗади белем үзәге” сәләтле укучылар белән эш, аларны барлау максатыннан “Прикоснись к науке” III Ачык идеяләр фестивале булып узды. Республика күләмендә үткәрелгән фестивальдә мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова уңышлы гына чыгыш ясап кайтты. “Тарихларда безнең эзләр бар” дигән технологик эш күргәзмәдә куелды. Укучы Грамота һәм истәлекле бүләккә ия булды, җитәкчегә (Кәримова Р.Р.) Рәхмәт хаты тапшырылды.
-
“Көчсез звено” 21.03.2014

Бүген 21 март көнне 5-7 сыйныф укучылары катнашуында “Балалар китабы атналыгы” уңаеннан “Көчсез звено” уены үткәрелде. Укучылар бик теләп көч сынашты һәм белемнәрен ныгыттылар.
-
“Балалар китабы” 20.03.2014

17 марттан мәктәбебездә “Балалар китабы” атналыгы башланды.Атналык кысаларында күп эшләр планлаштырылды. Юбиляр китаплар һәм язучыларның юбиляр әсәрләре күргәзмәсе булдырылды. “ Күп укыган-күп белер ” исемендә табышмаклар, мәкальләр, шигырьләр һәм язучыларның әйткән сүзләреннән папка , “Китап докторы” акциясе-тузган китапларны төпләү, “Тәпәләй-чәпәләй” театраль күренеш белән Юлбат “Ромашка” балалар бакчасында кунакта булу да...
-
Әти-әниләр белән очрашу
18.03.2014
17 март көнне мәктәбебезгә 9-11 сыйныф укучыларының әти әниләре чакырылды. Җыелышта 9 - 11 сыйныф укучыларының сынау имтиханы нәтиҗәләренә анализ ясалды. Әти – әниләргә алда булачак имтиханнарның җаваплылыгы аңлатылды. Үз чиратында, алар РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгән күрсәтмәләр белән таныштырылдылар.










