Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Батырлык дәресләре 22.01.2014

Быелның гыйнвар аенда совет гаскәрләре тарафыннан Ленинград шәһәрен немец-фашист гаскәрләре блокадасыннан тулысынча азат итүгә 70 ел тула. Бу уңайдан Мәгариф министрлыгының 20.01.2014 №622/14 хаты нигезендә гомумбелем бирү мәктәпләрендә батырлык дәресләре үткәрелә. Тәрбия сәгатьләренә эзләнү отрядларын, тыл ветераннарын чакыру тәкъдим ителә.
-
Уңышлар сиңа, Гүзәл! 21.01.2014

9 нчы сыйныф укучысы Кәримова Гүзәл 22 гыйнвардан алып 26 гыйнварга кадәр Казанда Татарстан Беренчелегенә үткәреләчәк шашка ярышларында катнашачак. Гүзәлгә зур уңышлар, җиңүләр яулап кайтуын телибез!
-
КФУ олимпиадалары
20.01.2014
КФУ тарафыннан һәр елны үткәрелә торган интернет олимпиадаларның I туры тәмамланды. Шул уңайдан күп кенә укучыларыбыз II турга катнашу хокукына ия булдылар. Алар: 9 класстан Кәримова Г. (биология, математика, физика); 10 класстан Шакирҗанова Л., Рәхимуллина Р (татар теле), Гомәрова Г. (геология, физика); 11 класстан Фәләхова Ф. (математика, география, геология, рус әдәбияты). Укучыларны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Инглиз теле атналыгын йомгаклау 18.01.2014

13 нчы январьдан 18 нче январьга кадәр мәктәбебездә инглиз теле атналыгы булып үтте. Атналык укучылар өчен кызыклы һәм эчтәлекле итеп үткәрелде. 5-6 классларда КВН, 9-11 классларда «Страноведческая викторина», 3 классларда ачык дәрес, 1- 4 классларда төрле чаралар һәм 18 нче январь көнне 5 класста Мазитова Р.Г. «Шәхес һәм аның характеры» дигән темага ачык дәрес үткәрде.
-
“Мин һәм минем мәктәбем” 17.01.2014

Мәктәптә гыйнвар айлыгы “Мин һәм минем мәктәбем” исеме астында үтә. Шул уңайдан IX сыйныфларда “Мәктәпнең 80 еллык тарихы” дигән темага класс сәгате үткәрелде. Укучылар бу көнне, мәктәп музеенда булып, туган мәктәпләренең 80 еллык тарихы белән таныштылар. Класс җитәкчесе Галимуллина Д.Г., мәктәпнең үткәне белән бүгенгесен чагыштырып караганнан соң, укучыларга киләчәк мәктәбен ничек күзалдына китерүләрен сурәтләп, инша язарга тәкъдим итте.
-
Галстуклы ил 16.01.2014

3-9 гыйнвар көннәрендә мәктәбебезнең иң актив 3 укучысы: Рахимуллина Чулпан, Идрисова Алия, Галләмова Алсу Биектауда урнашкан “Костер” лагерында республика күләм уздырыла торган “Галстуклы ил” лагерь - мәктәбендә ял итеп, төрле күнекмәләргә өйрәнеп, белемнәрен арттырып кайттылар.
-
What do you know about English-speaking countries? 15.01.2014

Бүген мәктәптә инглиз теле атналыгы кысаларында 9-11сыйныфлар арасында “Син инглиз телендә сөйләшүче илләр турында нәрсә беләсең?” дигән викторина булды. Уен-дәреснең максаты страноведение буенча укучыларның белемнәрен тикшерү, аларның аң-белем дәрәҗәләрен камилләштерү , инглиз теле белән кызыксынуларын арттыру иде. Уен бик җанлы, кызыклы үтте.
-
Кышкы сессия-Олимпус
14.01.2014
Бүген,14 гыйнвар көнне,мәктәбебезнең 4 – 11 сыйныф укучылары инглиз теленнән “Кышкы сессия”-“Олимпус” биремнәрен эшләделәр. Бу биремнәр булган белемнәрне сыный, көчләрне барлый.Шуңа күрә дә укучыларыбыз бу кызыклы, әмма шул ук вакытта катлаулы да булган эшләрне теләп башкардылар.
Ә хәзер уңышларны көтик инде.
-
Инглиз теле атналыгы 13.01.2014

13 нче гыйнвардан 18 енә кадәр мәктәп күләмендә инглиз теле атналыгы үтә. Атналык дәвамында рәсемнәргә, эшләнмәләргә конкурс, КВН, ачык дәресләр, әкиятләр кичәсе үткәрүне планлаштыра.
-
Конкурс
11.01.2014
С целью привлечения общественного внимания к проблемам развития и совершенствования системы образования, формирования у населения активной жизненной позиции и желания участвовать в общественной жизни района проводится районный конкурс «Если бы я был руководителем образовательной организации…». Все желающие могут участвовать в конкурсе с 10 января по 10 февраля 2014 года.










