Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
"Бөек математиклар" 11.12.2014

Математика атналыгы "Бөек математиклар" дип аталган күргәзмә белән дәвам итте. Әлеге күргәзмәдән укучылар математика фәненә күп ачышлар керткән бөек галимнәр белән таныштылар. Аларның биографияләре, эшчәнлекләре белән кызыксындылар.
-
"Зирәкләр һәм тапкырлар" бәйгесе. 10.12.2014

Атналыкны математика укытучысы Рәзилә Госмановна "Зирәкләр һәм тапкырлар" бәйгесе белән дәвам итте. Укучылар логик мәсьәләләр, кызыклы табышмаклар чиштеләр, фән серләрен ачучы сорауларга җавап бирделәр. Бәйге күңелле үтте.
-
"Математика атналыгы" 09.12.2014

Мәктәбебездә бу атна төгәл фәннәр атналыгы дип игълан ителде. Беренче көнне информатика фәне укытучысы Рәдиф Мулламөхәмәтович җитәкчелегендә 8-11нче сыйныф укучылары "Час - кода России" акциясендә катнаштылар. Әлеге акция укучыларга бик ошады. Алар программалаштыру серләре һәм программачы һөнәре белән таныштылар.
-
Рәсемнәр күргәзмәсе
04.12.2014
Бүген мөмкинлекләре чикләнгән укучылар арасында рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.Укучылар "Спорт" темасына күбрәк игьтибар биргәннәр.Эшләргә уңай бәя бирелде.
-
"Хәтер альбомы" төзү. 03.12.2014

Бүген 8нче сыйныфта файдалы һәм кызыклы тәрбия сәгате булып үтте. Укучылар командаларга бүленеп "Хәтер альбомы" төзү белән шөгыльләнделәр.Әлеге альбом өчен алар үзләренең төрле яшьтә төшкән карточкаларын кулландылар.Фантазия бик бай укучыларның,бик кызык һәм истәлекле килеп чыкты әлеге альбом.
-
Билгесез солдат көне 03.12.2014

Бүген Билгесез солдат көне билгеләнеп үтте.Шушы уңайдан "Чәчәкләр салыйк,билгесез солдатлар каберенә" дип исемләнгән радиотапшыру оештырылды.Әлеге тапшыруда укучылар шигырьләр, җырлар тыңладылар.5-7нче сыйныф укучылары авылыбыздагы һәйкәл-обелискка венок салдылар,бер минутлык тынлык белән сугыш кырларында үлеп калучыларны искә алдылар.
-
Cуга батучыга беренче ярдәм күрсәтү 03.12.2014

Бүген кышкы суга батучыларны коткару һәм аларга беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен өйрәтү максатыннан, Зарипова Э.Р. белән очрашу оештырылды. Очрашу барышында укучылар практик күнекмәләр алдылар.Кичә укучылар өчен файдалы үтте.
-
"Бәхет йолдызы" конкурсындагы җиңү 01.12.2014

Чаллы шәһәрендә узган " Бәхет йолдызы" конкурсында катнашып , "Бәхетле балачак" бию коллективы (җитәкчесе Аухадиева Н.А.) II дәрәҗәдәге дипломга лаек булдылар. Молодцы, укучылар! Сезгә алда да зур үрләр яулап алуыгызны теләп калабыз.
-
Әниләр бәйрәме 28.11.2014

"Әниләр көне" уңаеннан мәктәбебездә "Әниләрнең җылы кочагы"дип аталган кичә-тамаша оештырылды.Кичә чәй табыны артында узды.Укучылар әниләренә булган ярату һисләрен матур җырлар,дәртле биюләр ,әкият-тамашалар аша җиткерделәр.Кичә укучыларның үзләренә дә,әниләргә дә,укытучыларга да бик ошады.
-
Cулыкларда сак булыйк!
28.11.2014
13 ноябрьдән 13 декабрьгә кадәр мәктәбебездә "Кышкы чорда сулыкларда иминлек"айлыгы бара.Бүген укучыларның иминлеген саклау максатыннан, кышкы сулыкларда,боз өсләрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдык.









