Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы башланды. 02.02.2015

Февраль ае укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы итеп билгеләнде.Айлык барышында укучыларны төрле кызыклы ярыш-бәйгеләр,очрашулар көтә.Бүген ике рота арасында противогаз кию ярышы булып үтте.Бүгенге ярышта очколар саны тигез булды.Сынатмыйк,укучылар!
-
"Кошларым - канатлы дусларым" 28.01.2015

Бүген 5 нче сыйныфта үткән тәрбия сәгате "Кошларым - канатлы дусларым" дигән исем астында үтте. Сыйныф җитәкчесе Гыйлметдинова Д.Г. иң элек кышлаучы турында презентация күрсәтем, чыгыш ясады; аннары укучылар башкаруында кошлар турында шигырьләр тыңланылды, сорауларга җаваплар, табышмаклар чишелде. Тәрбия сәгате кызыклы һәм файдалы булды.
-
Без - "Ялкын" дуслары 28.01.2015

“Ялкын” - урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларының иң яраткан журналы.Ул әледән-әле бәйгеләр оештыра.” “Ялкын”Питерга китерер!”бәйгесендә 6нчы сыйныф укучылары бик теләп катнаштылар.
Укуда,хезмәттә,җәмәгать эшләрендә бу класс –иң активы.Иҗат итәргә яратулары белән дә аерылып торалар.Класстагы 6 укучы да “Ялкын”журналына язылды.Үзләренең классы турында шигъри формада эш җибәрделәр.Әлеге бәйгедә катнашкан 6 нчы сыйныфка һәм укытучы Мөхәмәтханова Гүзәлия Миннехановнага рәхмәтебезне белдерәбез.Киләчәктә дә бәйгеләрдә катнашыгыз.Мәктәп еллары әнә шулай күңелле ул!
-
"Интернет челтәрләрендәге иминлек" 27.01.2015

Мәктәбебезнең 7 сыйныф укучылары - Габдрахманова Сөмбел, Зарипов Ирек, Исмәгыйлова Азалия "Интернет челтәрендәге иминлек" конкурсына плакат ясадылар. Шулай ук Вәлиева Гөлия,Габдрахманова Сөмбел, Исмәгыйлова Азалия видеоролик эшләделәр. Биредә интернет челтәрендәге иминлек, бала өчен файдасы һәм зыяны, әти-әниләрнең аларга куркынычсыз мөхит тудыруы турында сөйләнелә. Конкурста катнашучы укучыларга һәм аларның җитәкчесе Гыйльманова Айгөл Нәгыймулла кызына уңышлар телибез!
-
Фәүзия апа рәхмәте 26.01.2015

Бүген" Елмаю" берлеге варислары үзләренә беркетелгән Фәүзия апага шефлыкка бардылар.Егетләр кар көрәде,ә кызлар су кертте,өй җыештырдылар.Фәүзия апа бик рәхмәтле ул балаларга.
-
А.П.Чеховның тормышы һәм иҗатына багышланган викторина. 26.01.2015

Мәктәбебездә китапханә планы буенча А.П.Чеховның 155-еллыгы уңаеннан, аның иҗаты һәм тормышына багышланган викторина үткәрелде. Китапханәче Гыйльманова Айгөл Нәгыймулла кызы укучыларга сораулар тәкъдим итте. Сорауга иң күп җавап бирүче Гыйльмиева Әнисә, Давлатова Гүзәл, Мәрдәнов Зөлфәтләр булды. Афәрин, укучылар!
-
Татарстанның күренекле рәссамнары 22.01.2015

Бүген 22 нче гыйнвар көнне безнең мәктәптә атналык программа нигезендә “Татарстанның күренекле рәссамнары” дигән темага 5-11нче сыйныф укучыларына презентация күрсәтелде, анда күренекле рәссамнарның тормышы турында сөйләнде һәм аларның иҗат иткән хезмәтләре күрсәтелде.
-
"Ватан сагында" конкурсы 21.01.2015

Рәсем укытучысы Гыйльманова Айгөл Нәгыймулла кызы җитәкчелегендә 5 нче сыйныф укучысы Мәрдәнов Зөлфәт "Ватан сагында" III Республика конкурсында апликация номинациясендә үз эше белән катнашты. Алардан зур җиңүләр көтеп калабыз!
-
«Халык иҗатын бүгенге көнгә кадәр саклап килгән сәнгать» класстан тыш чара.
20.01.2015
Бүген, 20 нче гыйнвар көнне, атналык программа нигезендә «Халык иҗатын бүгенге көнгә кадәр саклап килгән сәнгать» дигән темага класстан тыш чара узды, анда 5 нче сыйныф укучылары катнашты.
Декоратив - гамәли сәнгатьнең бүгенге көнгә кадәр ничек сакланып килүе турында сөйләнде һәм аны саклап калу безнең төп бурыч икәнлеге тагы бер кат расланды.
-
Сәнгать фәннәре атналыгы 19.01.2015

19 нчы гыйнвардан 24 нче гыйнварга кадәр мәктәп күләмендә сәнгать фәннәре атналыгы башланып китте. Бүген атналык программа нигезендә "Мин һәм минем иҗатым" дигән темага 1-8 нче сыйныфлар өчен презентация күрсәтелде.Шулай ук 5-7 нче сыйныф укучыларының рәсем дәресләрендәге эшчәнлеге яктыртылды.









