Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
05.05.2015

В рамках акции с 10.00 до 16.00 часов 16 мая 2015 года
-
Рәхмәт хаты белән бүләкләнү. 28.04.2015

Китапханәче Гильманова А.Н. "Библиотекарь года - 2015" конкурсында катнашып, иң актив катнашучы дигән рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Афәрин сезгә!!!
-
Атналык эшкә йомгак.
27.04.2015
Бүген гомуми линейкада атналык эшкә йомгак ясалды, төрле конкурсларда җиңүче укучылар бүләкләнде. 7нче сыйныф укучылары Галлямова Д., Гиниятова Д. район күләмендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән квеста актив катнаштып, уңышлы чыгыш ясадылар.
-
"Язгы шәфкатьлелек айлыгы"
27.04.2015
Мәктәбебездә "Язгы шәфкатьлелек" айлыгы дәвам итә. Бүген 10 нчы сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Марданова С.Х. белән бергә һәйкәл-обелиск янында утыртылган агачларга су сиптеләр.
-
Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада
27.04.2015
8 нче сыйныф укучылары Габделхакова Әдилә һәм Харисова Энҗеләр Казан шәһәрендә үткәрелгән татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән 3 нче Халыкара олимпиадада актив катнашып уңышлы чыгыш ясап кайттылар.Аларның хезмәтләре дипломга лаек булды.
-
Без - Тукайлы халык. 25.04.2015

Г.Тукайның 129 еллыгы уңаеннан, шигърият кичәсе мәктәп һәм мәдәният йорты белән берлектә үткәрелде.Кичәдә шигырь иҗат итүче укучылар чыгышы да тыңланды.Халисә Сибгатова һәм Мөхәмәтханова Гүзәлия Миннехан кызы чыгышыннан соң ,кичә “Туган тел”җырын бердәм башкару белән тәмамланды.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 70 төп агач.
25.04.2015
Бүген ,дәресләрдән соң мәктәбебез укучылары белән берлектә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, сугышта үлеп калган, хәбәрсез югалган авылдашларыбыз хөрмәтенә салынган һәйкәл - обелиск яныа агач утырту өмәсе оештырылды. Өмәдә укучылар актив катнашты. Һәйкәл -обелиск тирәсенә 70 төп агач утыртылды.
-
"Сәлатле балачак - өметле киләчәк" декоратив гамәли сәнгать. 24.04.2015

23 нче апрель көнне район күләмендә"Сәләтле балачак -өметле киләчәк" район балалар иҗаты фестиваленың декоратив-гамәли сәнгать конкурсы булып узды. Әлеге конкурста Гильманова А.Н. җитәкләгән "Оста куллар"түгәрәгенә йөрүче Габдрахманова Сөмбель “Мир в котором я живу”дип исемләнгән кул эше белән катнашты. Аның эше бик үзенчәлекле һәм матур килеп чыкты.
-
"Музейларда тарих эзләре"
24.04.2015
"Язгы шәфкат ьлелек айлыгы" дәвам итә. Бүгенге көн "Музейларда тарих эзләре" дип аталды. Тарих фәне укытучысы Марданова С.Х. 1-5 сыйныф укучылары өчен музей укулары үткәрде. Укучыларыбыз биредә кабат Бөек Ватан сугышы геройлары белән таныштылар, узләренең белем күнекмәләрен үстерделәр.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе. 23.04.2015

Бүген мәктәп китапханәсендә китапханәче Гильманова А.Н. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе оештырды. Анда укучыларга авыр сугыш еллары турында сөйләнде, төрле-төрле әсәрләрдән өзекләр укылып аларга анализ ясалды.









