Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 70 төп агач.
25.04.2015
Бүген ,дәресләрдән соң мәктәбебез укучылары белән берлектә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, сугышта үлеп калган, хәбәрсез югалган авылдашларыбыз хөрмәтенә салынган һәйкәл - обелиск яныа агач утырту өмәсе оештырылды. Өмәдә укучылар актив катнашты. Һәйкәл -обелиск тирәсенә 70 төп агач утыртылды.
-
"Сәлатле балачак - өметле киләчәк" декоратив гамәли сәнгать. 24.04.2015

23 нче апрель көнне район күләмендә"Сәләтле балачак -өметле киләчәк" район балалар иҗаты фестиваленың декоратив-гамәли сәнгать конкурсы булып узды. Әлеге конкурста Гильманова А.Н. җитәкләгән "Оста куллар"түгәрәгенә йөрүче Габдрахманова Сөмбель “Мир в котором я живу”дип исемләнгән кул эше белән катнашты. Аның эше бик үзенчәлекле һәм матур килеп чыкты.
-
"Музейларда тарих эзләре"
24.04.2015
"Язгы шәфкат ьлелек айлыгы" дәвам итә. Бүгенге көн "Музейларда тарих эзләре" дип аталды. Тарих фәне укытучысы Марданова С.Х. 1-5 сыйныф укучылары өчен музей укулары үткәрде. Укучыларыбыз биредә кабат Бөек Ватан сугышы геройлары белән таныштылар, узләренең белем күнекмәләрен үстерделәр.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе. 23.04.2015

Бүген мәктәп китапханәсендә китапханәче Гильманова А.Н. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе оештырды. Анда укучыларга авыр сугыш еллары турында сөйләнде, төрле-төрле әсәрләрдән өзекләр укылып аларга анализ ясалды.
-
"Ялкын" бездә кунакта. 22.04.2015

Бүген укучыларның яратып укый торган "Ялкын" журналы коллетивы бездә кунакта булып китте. Очрашу вакытында укучылар "Ялкын" журналының нәшер ителә башлау тарихы, журнал коллективы белән таныштылар. Иң кызыгы -укучылар өчен "Син беләсеңме?"-дигән ярыш - бәйге оештырылуы булды.Укучыларыбыз "Ялкын" журналистларының сорауларына тулы, дөрес җаваплар бирделәр. Ә "Ялкын" журналы хезмәткәрләре укучыларга "Ялкын " журналлары бүләк иттеләр.
-
“Бәләкәч китапчык” конкурсы 22.04.2015

2 нче сыйныф укучысы Моратниязова Айгөл, “Бәләкәч китапчык” конкурсында катнашып, үзенчәлекле эше өчен Грамота белән бүләкләнде. Җитәкчесе: Дәүләтова Г.Г.
-
"Сәләтле балачак-өметле киләчәк" 22.04.2015

21 нче арель көнне район күләмендә"Сәләтле балачак -өметле киләчәк" район балалар иҗаты фестиваль -конкурсы булып узды. Әлеге конкурста Аухадиева Н.А. җитәкләгән "Бәхетле балачак" бию коллективының кече төркеме - "Татар халык " һәм уртанчы төркемнәре " Кытай" халык биюе белән катнашып чыгыш ясады. Уңышлар куанычлы- район күләмендә II һәм III нче урыннар яуланылды. Молодцы, укучылар!!!
-
Әти - әниләр җыелышы 20.04.2015

Бүген, 20 апрель көнне, мәктәп күләмендә әти -әниләр җыелышы булып үтте.Җыелышның көн тәртибе:
1."Балаларга гаилә тәрбиясе бирүнең әһәмияте"- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтшина Р.И. чыгышы.
2."Компьютер уеннарының балалар сәламәтлегенә зыяны" - Саба гимназиясе психологы Сафина Г.Р. чыгышы.
3."Суицид һәм аннан балаларны ничек сакларга?" - Бигәнәй авылы ФАП фельдшеры Исмагилова Э.С. чыгышы.
4."Яшүсмерләр арасында хокук бозуларны булдырмау " - Балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы Романова А.Г. чыгышы.
Җыелышка Сатыш авыл җирлеге башлыгы Галиев А.В. чакырылган иде.
Җыелышның икенче өлешендә әти -әниләр өчен "Аулак өй" күренеше тәкъдим ителде.Әлеге җыелыш файдалы һәм күңелле үтте.
-
Тимурчылар хәрәкәттә! 20.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына ныклы әзерлек бара.Бүген дәресләрдән соң 5 нче сыйныф укучылары үзләренә беркетелгән һәйкәл - обелискны чистартырга бардылар.Укучылар үзләренең эшләреннән канәгать калдылар.
-
"Язгы шәфкатьлелек айлыгы" 20.04.2015

20 апрельдән мәктәбебездә "Язгы шәфкатьлелек" айлыгы башланып китте. Атнаның 7 көне дә аерым темалар белән изге эшләргә багышлана. Бүгенге көннең темасы -
"Җылы сүз - йөрәккә якын". Бүген укучылар бер - берләренә, өлкәннәргә аеруча игътибарлы булдылар.
-









