Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Өстәмә белем бирү педагоглары семинары 12.02.2015

12 нче февраль көнне мәктәбебездә өстәмә белем бирү педагогларының "Күпкырлы шәхес формалаштыруда сыйныфтан тыш эшчәнлекнең әһәмияте" район семинары булып үтте. Семинарда районның "Хореография", "Оста куллар" түгәрәге җитәкчеләре катнашты. Түгәрәк җитәкчеләре Аухадиева Н.А. һәм Марданов А.М. мастер - класслар үткәрде, "Хореография" түгәрәгенә йөрүче укучылар көче белән "Аулак өй" кичә-тамаша күрсәтелде. Семинар барышында тәҗрибә уртаклашу, алда торган бурыч -проблемалар хәл ителде.
-
Мәңге яшь син, безнең Б.Л.Пастернак. 10.02.2015

Бүген мәктәбебездә Б.Л.Пастернакның тууына 125 еллык юбилее уңаеннан "Мәңге яшь син, безнең Б.Л.Пастернак" дигән искә алу кичәсе үткәрелде. Җитәкчесе: рус теле һәм әдәбияты укытучысы Д.Г.Гыйльметдинова.
-
"Иң күп китап укучы" конкурсы. 09.02.2015

Бүген гомуми линейкада китапханәче Гильманова А.Н. укучыларны матур әдәбияткә тарту максатыннан, китапханәдә булган сугыш темасына язылган китаплар белән таныштырды һәм "Иң күп китап укучы" конкурсы игълан итте. Әлеге конкурска нәтиҗә ай ахырында ясалачак. Конкурста барыбыз да актив катнашыйк!
-
Җиңүләрегез белән,укучылар! 09.02.2015

8 нче сыйныф укучысы Мирзагитов Расил һәм 11 нче сыйныф укучысы Сабиров Рамил технология фәненнән Республика олимпиадасында катнашып призлы урын яулап кайттылар.Укытучылары Марданов А.М. һәм укучыларыбызга чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
"Россия чаңгы юллары" 07.02.2015

7 февраль көнне "Россия чаңгы юллары -2015" массакүләм чара уңаеннан мәктәбебез укытучылары һәм укучылары әлеге чарада актив катнаштылар.Барлык катнашучыларга да сәламәтлек һәм зур уңышлар телибез.
-
"Ак каләм" унынчы Бөтенроссия иҗат бәйгесе 06.02.2015

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Гыйлметдинов Фагыйль үзе иҗат иткән шигырь белән “Ак каләм” унынчы Бөтенроссия иҗат бәйгесендә катнашып 3 урынга лаек булды. Әфәрин, Фагыйль! Җитәкчесе: Д.Г.Гыйлметдинова.
-
Ветераннарга багышланган видеофильм 05.02.2015

Бүген мәктәбебездә “Алар даны мәңгелек” дип исемләнгән акция барышында китапханәче Гильманова А.Н. оештырган “Ветераннарга багышланган видеофильм” каралды. Анда укучылар Сатыш авылыннан сугышка киткән тыл ветераннары турында бик күп мәгълүмат тыңладылар, аларны сакларга кирәклеге тагын бер кат ачыкланды.
-
“Болгар һәм Свияжск утравы” рәсем конкурсы. 04.02.2015

Рәсем укытучысы Гильманова А.Н. җитәкчелегендә 5 нче сыйныф укучысы Гильмиева Аниса “Болгар һәм Свияжск утравы” дип исемләнгән Республика күләм рәсем конкурсында аппликация номинациясендә үз эше белән катнашты. Алардан зур җиңүләр көтеп калабыз!
-
"Алар даны мәңгелек" 02.02.2015

Бүген мәктәп күләмендә «Алар даны мәңгелек” дип исемләнгән акция башланып китте. Акция кысаларында сугыш темасына язылган әсәрләрне иң күп укычы бала билгеләнәчәк, сугыш һәм тыл ветераннарына багышланган видеофильм карау, ветераннарга котлау открыткасы ясау, “Алар даны мәңгелек”дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештыру каралган. Актив катнашуыгызны көтеп калабыз.
Бүген мәктәбебездә акция планы нигезендә китапханәче Гильманова А.Н. “Алар даны мәңгелек” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырыды. Күргәзмәдәге китапларга китапханәче Гильманова А.Н. кыскача анализ бирде.
-
"Урман янгыннан курка" 02.02.2015

Бүген Республика күләмендә үтүче "Урман янгыннан курка" рәсем конкурсының мәктәп турына нәтиҗә ясалып, уңышлы эшләр район этабына тәкъдим ителде. Укучылар үзләренең эшләрендә янгын китергән зыянны тасвирладылар. Янгыннан сак булыйк!









