Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
"Әлифба бәйрәме"
28.02.2015
Бүген 1нче сыйныф укучыларының көтеп алган бәйрәмнәре-"Әлифба бәйрәме" булып узды.Кичәгә әти-әниләр дә бик теләп килделәр.Бәйрәмдә балалар үзләренең инде чын укучылар булуын расладылар- сәнгатьле итеп шигырь дә сөйләделәр,жырладылар да,биеделәр дә,рольгә кереп әкият геройлары да була алдылар алар.Бәйрәмнәннән әти-әниләр дә ,укучылар үзләре дә бик канәгать калдылар.
-
"Алар даны мәңгелек"акциясе. 24.02.2015

"Алар даны мәңгелек"акциясе кысаларында сугыш темасына багышланган "Иң күп китап укучы" конкурсы игълан ителгән иде. Бүген әлеге конкурска йомгак ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде. Китапханәче Гильманова А.Н. актив укычыларны билгеләп үтте һәм аларга грамоталар тапшырды. Актив катнашкан укучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
"Ир-егетләр -Ватан сагында". 24.02.2015

Гильманова А.Н. җитәкләгән "Без-театр илендә" дип аталган дәрестән тыш эшчәнлек дәресләренә йөрүче 3,4,5 нче сыйныф укучылары катнашында "Ир-егетләр -Ватан сагында" дип аталган сәхнәләштерелгән театраль тамаша күрсәттеләр. Тамаша барышында укучыларыбыз үзләрен чын артистларча тоттылар. Тамаша укучыларга да, укытучыларга да бик ошады. Молодцы, укучылар!
-
Муса Җәлилне искә алу көне. 24.02.2015

Бүген мәктәп күләмендә китапханәче Гильманова А.Н. 1-8 сыйныф укучылары белән берлектә "Патриот шагыйрь" дип аталган кичә үткәрде. Кичә барышында укучылар кабат Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен сәхнәштерделәр, презентация карадылар. Әлеге кичә укучыларга әхлак һәм патриотик тәрбия бирү юнәлешендә уңышлы булды. Рәхмәт сезгә!
-
“Алар даны мәңгелек” дип исемләнгән акция дәвам итә. 22.02.2015

“Алар даны мәңгелек” дип исемләнгән акция дәвам итә. Шушы акция вакытында уздырылган конкурсларда укучылар бик актив рәвештә катнашалар. Әлеге конкурсларга нәтиҗәләр ай ахырында билгеле булачак.
-
Бәйрәм белән сезне, егетләр! 22.02.2015

Хөрмәтле ир-ат укытучыларыбыз һәм укучы егетләребез!
Сезне 23 нче февраль Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар теләп калабыз.
-
Җыр һәм строй смотры.
22.02.2015
Бүген укучыларга гражданлык-патриотик тәрбиясе бирү айлыгы кысаларында, 6-11 сыйныф укучылары арасында җыр һәм строй смотры үтте. Укучылар тырышып әзерләнгән иде. һәрбер сыйныф алдагысыннан тигезрәк атларга тырышты. Жюрига чыгышларны бәяләү авыр булды һәм озак киңәшләшкәннән соң җиңү I ротага бирелде.
-
Автомат сүтеп-җыю ярышы.
18.02.2015
Бүген гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында ике рота арасында автомат сүтеп-җыю ярышы булды. Һәр командадан икешәр укучы көч сынашты. Иң тиз сүтеп-җыючылар I рота егет-кызлары булды. Әлеге ярышта җиңү, I ротага елмайды.
-
"Яшь антифашист геройларын искә алу көне".
15.02.2015
Балалар коллективын оештыручы Зайнетдинова Г.Р. 5-6 нчы сыйныф укучылары белән берлектә "Яшь антифашист геройларын искә алу көне"н билгеләп үтте. Укучыларга герой пионерларның, комсомолларның тормышы, аларның герой батырлыкларын сүрәтләгән видеофильм күрсәтте. Әлеге чара укучыларга патриотик тәрбия бирү юнәлешендә уңышлы булды.
-
"Изге Вәли " көне
14.02.2015
Бүген укучыларның көтеп алган бәйрәме - "Изге Вәли " көне. Шул уңайдан, 9 нчы сыйныф укучылары инглиз теле укытучысы Шарифуллина Р.Р. белән берлектә "Happy Valentin's Day " дигән газета чыгардылар һәм "Изге теләкләр почтасы"ннан котлау открыткалары алынып ияләренә тапшырылды. Көне буе тәнәфесләрдә матур җырлар яңгырады.









