Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
"Нарат"боз сараенда.
06.01.2015
Бүген 6,7 нче сыйныф укучылары "Нарат" боз сараенда тимераякта шуып, чын күңелдән ял итеп кайттылар.Каникул -каникул инде ул!
-
Каникуллар файдалы үтә
05.01.2015
Бүген мини-футбол түгәрәгенә йөрүче 2000-2001 елгы малайлар командасы Шәмәрдәндә үтүче футбол ярышына киттеләр.Уңышлар сезгә!
-
Юбилеегыз белән,Сәкинә Латиповна!
02.01.2015
Бүген хезмәттәшебез Сәкинә Латиповнаның гомер бәйрәме.Сәкинә Латиповна! Сезне чын күңелебездән туган көнегез,олы юбилеегыз белән тәбрик итәбез!Сезгә ныклы сәламәтлек,озын гомер,балаларыгызның,оныкларыгызның игелеген күреп, тигезлектә яшәргә язсын!
-
Яңа ел белән,Сезне!
01.01.2015
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне чын күңелдән Яңа 2015 нче ел белән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек,эшегездә зурдан-зур уңышлар,гаиләгездә иминлек,тигезлек телибез!
Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелегездә һәрчак шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар, моңаеп!
-
Укытучылар сәхнәдә!
31.12.2014
Елдагы традицияне саклап,быел да укытучылар авыл халкы өчен мәдәният йортында "Яңа ел-шоу" тамашасы күрсәттеләр.2сәгать барган тамашада укытучылар үзләре дә,килгән халык та рәхәтләнеп ял итте.Чын күңелдән көлү-шаяру, җыр-бию белән үрелеп барган тамашада укытучылар үзләренең чын артист булуларын быел да күрсәтә алдылар.ЯҢА ЕЛГА шушылай күтәренке рухта керде алар.Афәрин!
-
Чыршы бәйрәме
28.12.2014
Бүген 1-7 нче сыйныф укучылары өчен Чыршы бәйрәме оештырылды. Бу бәйрәмне балалар гына түгел, әти-әниләр,әби-бабайлар да көтеп ала.Балаларның чыгышларын һәркем яратып карады Бигрәк тә 1 нче сыйныф укучылары сәхнәләштергән тамашаны яратып кабул иттеләр.Укучылар Кыш бабайның күчтәнәч-бүләкләрен,котлау открыткаларын алып шатландылар.
-
Яңа ел тамашасы
27.12.2014
Бүген 8-11 нче сыйныф укучылары өчен "Серле Яңа ел киче" бәйрәм тамашасы булып үтте.Кичәдә укучылар үзләренең җыр-биюгә,нәфис сүзгә осталыкларын күрсәттеләр.Сәхнәләштерелгән тамашалар барышында укучылар тамашачыларны искиткеч сихри Яңа ел иленә алып бардылар.Тамаша һәркем күңеленә хуш килде.Кыш бабай уку алдынгыларын,олимпиада призерларын,төрле конкурсларда призлы урын яулаган укучыларга рәхмәт хатлары өләште.
-
"Начар гадәтләр урынына - мин спортны сайлыйм!
25.12.2014
"Начар гадәтләр урынына-мин спортны сайлыйм! акциясендә укучыларыбыз бик теләп катнаштылар.5 нче сыйныф укучысы Зәйнетдинов И.үзенең ясаган буклеты(җитәкчесе Гильманова А.Н.)белән катнашып, район күләмендә 1 нче урынга лаек булды.Молодец, Ильсаф!
-
"Хуш киләсең,Яңа ел!" 24.12.2014

"Хуш киләсең,Яңа ел!" темасына багышланган рәсемнәр күргәзмәсенә бүген нәтиҗә ясалып, җиңүче укучылар билгеләнде.Барлыгы 34 укучы үзләренең эшләре белән катнашты.Рәхмәт,укучылар!
-
"Россия патриотлары үстерәбез!"
24.12.2014
Республика күләмендә үткәрелгән "Россия патриотлары үстерәбез!"конкурсында 6нчы сыйныф укучысы Галлямова Динә актив катнашып районда беренче урын яулады.20-21нче декабрь көннәрендә җитәкчесе Шарифуллина Р.Р.белән Казан шәһәрендә үз эшләрен яклап чыгыш ясап кайттылар.Динәнең эше Республика күләмендә 3нче урынга лаек булды.Молодец ,Динә!









