Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
"Бәхет кошы" 23.12.2014

Бүген 5 нче сыйныф укучылары рәсем дәресендә "Бәхет кошы"н ясап эшләрен тәмамладылар Әлеге эшне укучылар чын күңелләрен биреп эшләделәр."Бәхет кошы" аларга чын бәхет алып килде, үзләренең эшләреннән бик канәгать калдылар алар.
-
Яңа елга-яңа уенчыклар" 22.12.2014

Мәктәп күләмендә "Яңа елга- яңа уенчыклар!"конурсы игьлан ителгән иде.Әлеге конкурста укучылар бик теләп катнаштылар.Бүген бу конкурска нәтиҗә ясалып, җиңүче укучылар билгеләнде.Әлеге укучыларга Кыш бабай тарафыннан бүләкләр биреләчәк.
-
"Сихри кар шәһәрчеге"
22.12.2014
Укучылар,укытучылар,техник хезмәткәрләр көче белән кардан "Кызыл Калфак" әкияте геройлары ясалды.Сыннар янында үзеңне чын әкият дөньясында кебек хис итәсең! 10-11 нче сыйныф укучылары ясаган крокодил-тау да бик матур чыкты.Башлангыч сыйныф укучылары әлеге тауда рәхәтләнеп шуалар.
-
Республика чыршы бәйрәме 21.12.2014

-
Әти-әниләр җыелышы.
17.12.2014
Бүген, 17 декабрь көнне, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Галиев А.В., авылыбыз фельдшеры Зарипова Э.Р. катнашында әти-әниләр җыелышы булып үтте. Җыелышның беренче көн тәртибе-балалар һәм яшүсмерләр арасында суицидлар һәм аларны булдырмау,укучыларга психологик ярдәм күрсәтү проблемалары каралды.Бу көн тәртибеннән соң әти-әниләр индивидуаль сөйләшүләргә таралдылар.
-
"Движение-2014" мастер - классы 15.12.2014

Хореография түгәрәге җитәкчесе Аухадиева Н.А. Казан дәүләт культура һәм сәнгать университеты базасында үткәрелгән "Движение -2014" мастер - классында катнашып, сертификатка ия булды. Уңышлар сезгә!
-
"Канатлы дусларыбызга булышыйк!" 13.12.2014

Кыш көне канатлы дусларыбызга азык табу кыенлаша. Аларга ярдәм итү максатыннан, башлангыч сыйныф укучылары җимлекләр ясадылар. Ул җимлекләрне көндәлек җим белән тулыландырып торалар. Әлеге чара укучыларга хезмәт һәм әхлак тәрбиясе бирү буенча отышлы булды.
-
"Кызыклы да, катлаулы да - Геометрия" 12.12.2014

Төгәл фәннәр атналыгы математика укытучысы Гөлүсә Фанисовна җитәкчелегендә үткәрелгән "Кызыклы да, катлаулы да - Геометрия" дип аталган уен - викторина белән тәмамланды. 8нче сыйныф укучылары әлеге бәйгедә актив катнаштылар. Алар "Кем икәнен белик әле?", "Әйләнгечтән юл яхшы", "8 тигез өлешкә бүл" кебек геометрик уеннарда үзләренең көчләрен сынадылар.
-
"Сулыкларда, боз өсләрендә сак булыйк!" 12.12.2014

Укучыларның сәламәтлеген саклау максатыннан сулыкларда,боз өсләрендә куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату эше алып барылды.1-8 нче сыйныф укучылары арасында шушы темага рәсемнәр һәм иншалар конкурсы оештырылып, нәтиҗә ясалды.
-
Ребуслар чишәбез. 11.12.2014

Төгәл фәннәр атналыгын 7нче сыйныф укучылары ясаган ребуслар күргәзмәсе тагын да кызыклырак итте. Укучылар әлеге ребусларны чишеп, үзләренең логик фикерләү сәләтләрен арттырдылар. Аларга бик ошады, барлык укучылар да актив катнашты.









