Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Горурланабыз! 12.11.2025

12 нче ноябрь көнне Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиядә “Көз сылуы Сөмбелә- 2025” шәһәр бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйгедә гимназиябез, районыбызның данын 6В сыйныфы укучысы Абдуллина Сәйдә яклады һәм I урынга лаек булды!
Укучыбыз барлык этапларны югары дәрәҗәдә башкарды, иҗатка, кул эшләренә оста булуын күрсәтте, интеллектуаль турда да сынатмады. Афәрин, Сәйдә! Без синең белән горурланабыз! Сәйдәнең җитәкчеләренә һәм әти- әнисенә зур рәхмәтебезне белдерәбез!12 ноября в гимназии №20 имени Абдуллы Алиша прошел городской конкурс "Көз сылуы Сөмбелә- 2025". В этом конкурсе честь нашей гимназии, района защитила ученица 6В класса Абдуллина Саида и заняла I место!
Цели конкурса:
- приобщение учащихся к культурным ценностям татарского народа, его традициям и обычаям;
- развитие национального самосознания, выявление талантливых детей, повышение качества воспитательной работы.
Саида достойно выступила на всех этапах! Мы выражаем огромную благодарность руководителям и родителям Саиды! -
Кошлар- канатлы дуслар 12.11.2025

12 нче ноябрь “Песнәкләр көне” исемле экологик бәйрәм буларак искә алына. Гимназия укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә әлеге көннең барлыкка килү тарихын өйрәнделәр, песнәкләр һәм башка кошлар турында белемнәрен арттырдылар, иҗади эшләр башкардылар.
"Алдынгылар хәрәкәте" активистлары укучыларга "Иң яхшы җимлек" дип исемләнгән экологик акция турында сөйләделәр, балаларны актив катнашырга чакырып калдылар. Балаларда табигатькә карата игътибарлы, сакчыл булуны кечкенәдән тәрбияләү бик әһәмиятле.12 ноября в нашей стране отмечают Синичкин день- экологический праздник, инициированный Союзом охраны птиц России. Учащиеся гимназии под руководством своих учителей изучили историю возникновения этого дня, рисовали рисунки, делали аппликации синиц. А их наставники из Первичного отделения Движения Первых рассказали всем участникам “Орлята России” про конкурс лучших кормушек.
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239453%2F36893d246dd0181044%2Fpl_wall_-216931602
-
Укудан тыш чаралар 11.11.2025

Гимназиянең 7В сыйныфы укытучылары Эльмира Илдаровна җитәкчелегендә "Форсаж" күңел ачу үзәгендә боулинг уйнап кайттылар. Укучылар дәрестән тыш вакытларын күңелле үткәрделәр, рәхәтләнеп ял иттеләр.
Ученики 7В класса побывали в боулинге. Ребята посоревновались, пообщались и весело провели время.
"Время пролетело быстро и незаметно. Ребята получили много эмоций, позитива, испытали себя в новой спортивной игре!"- поделилась впечатлениями Эльмира Ильдаровна. -
"Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы 10.11.2025

10 нчы ноябрь көнне үткәрелгән "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы "Селекция һәм генетика" темасына багышланды. Дәрес барышында Иван Владимирович Мичуринның 170 еллыгы, аның илебез һәм дөнья фәненә керткән өлеше, әлеге юнәлешләрнең әһәмияте турында сөйләшү алып барылды, нәтиҗәләр ясалды. Укучылар видеоөзекләр карадылар, "Үз яшелчә- җимешеңне уйлап тап" исемле иҗади эшләр башкардылар.
На традиционных занятиях "Разговоры о важном" учащиеся гимназии с педагогами говорили о значении достижений генетики и селекции для современного общества. Цели занятия:
- формирование у обучающихся представлений о роли и значении селекции и генетики в развитии общества, о перспективности данного направления в качестве будущей профессии;
- знакомство обучающихся с деятельностью Ивана Владимировича Мичурина, его вкладом в отечественную и мировую науку;
- актуализация представлений об ответственном и бережном природопользовании.
Учащиеся посмотрели видеоотрывки, выполнили творческую работу "Придумай свой фрукт", нашли ответы на вопросы. -
Батырлар даны- мәңгелек! 08.11.2025

Һәр елны 8 нче ноябрьдә илебездә Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алу көне билгеләп үтелә.
Әлеге мөһим дата уңаеннан "Тормыш хакына батырлык" дип исемләнгән тәрбияви батырлык дәресе үткәрелде. Гимназиядә кунакта полиция полковнигы, Татарстан Республикасының атказанган юристы, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы ветераннар советы рәисе Булушев Эльмир Аббасович булды.
Эльмир Аббасович үз тәҗрибәсе белән уртаклашты, хокуклары һәм бурычлары, кешеләргә ярдәм күрсәтү, хезмәттә булган кызыклы очраклар турында сөйләде. Укучылар әлеге мөһим һәм катлаулы һөнәрнең үзенчәлекләрен яхшырак аңларга теләп, сораулар бирделәр. Эчке эшләр органнарында хезмәт итү- җаваплы, авыр, шул ук вакытта җәмгыятькә бик кирәкле һөнәр икәненә төшенделәр.
Безнең бурычыбыз- якты киләчәгебез һәм тынычлыгыбыз өчен үз гомерен биргән кешеләрне истә тоту һәм хөрмәт итү! -
Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгән көн 06.11.2025

6 нчы ноябрь- Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгән көн!
Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна укучылар белән "Мин һәм минем республика Конституциясе" дип исемләнгән чара үткәрде. Укучылар Конституцияне кабул итү тарихы белән таныштылар һәм дәүләт символларын исләренә төшерделәр. -
Мавыктыргыч көзге каникуллар! 05.11.2025

Көзге каникулларда гимназия укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә төрле күңел ачу үзәкләрендә булып кайттылар: "Горыныч", "Первый на Олимпе", "Август" фильмнарын карадылар, мавыктыргыч квестларда катнаштылар. Әлеге сәяхәтләр укучыларга уңай эмоцияләр һәм күтәренке кәеф бүләк итте!
-
Халыклар бердәмлеге көне! 04.11.2025

4 нче ноябрь- Халыклар бердәмлеге көне! Халыклар бердәмлеге көне- тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра.
"Россия- гаиләләр гаиләсе" Бөтенроссия акциясе кысаларында "Беренчеләр хәрәкәте" белән берлектә гимназиядә төрле чаралар уздырылды.
Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна һәм гимназия активистлары 5 нче сыйныф укучылары белән бәйрәмнең тарихына, әһәмиятенә багышланган "Мәдәниятләр марафоны" дигән интеллектуаль викторина үткәрделәр. Россиянең "Белем" җәмгыяте белән берлектә Гөлчәчәк Әсхатовна 7 нче сыйныф укучылары белән "Көч- күптөрлелектә: Россия халыкларының теле һәм традицияләре" дип исемләнгән лекция уздырды. Сөйләшү барышында илебезнең барлык халыклары арасында үзара ихтирамның мөһимлеге турында фикер алышынды.
Халыклар бердәмлеге көне белән! Бергә булыйк- бердәм булыйк! -
"Битва шефов" бәйгесе җиңүчесе! 31.10.2025

Гимназиянең ашханә мөдире Гөлсу Масгутовна шәһәр күләмендә үткәрелгән "Битва шефов" бәйгесендә һөнәри осталыгын күрсәтте һәм II урынга лаек булды.
Конкурсантларның эшләре әзерләгән ризыкларның файдасы, тәме, шулай ук мәктәп туклану нормаларын һәм стандартларын үтәү буенча бәяләнде.
Гөлсу Масгутовна һәм аңа ярдәм иткән ашханә хезмәткәре Румия Җәүдәтовнаны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз! -
Кырлай авылына сәяхәт 30.10.2025

Гимназиянең 5А сыйныфы укучылары укытучылары Ләйсән Ринатовна һәм әти- әниләр белән берлектә Кырлай авылында мавыктыргыч экскурсиядә булдылар.
"Габдулла Тукай турында тирәнтен өйрәнүгә багышланган бу сәфәр барысына да бик ошады!"- дип фикерләрен җиткерде сыйныф җитәкчесе Ләйсән Ринатовна.










