Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
"Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы 19.01.2026

19 нчы гыйнвар көнне гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә Рәсәй һәм Татарстан флагларын күтәрүдән, гимннарны башкарудан башланып китте. Тантанадан соң "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы дәвам итте. "Музей эше: Третьяков галереясенә 170 ел" темасына багышланган дәрес укучыларда зур кызыксыну уятты. Балалар мәдәни мирасны саклауның мөһимлеге турында фикер алыштылар, атаклы музей тарихы белән таныштылар һәм рус рәссамнары турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр.
Утро понедельника 19 января началось традиционно с линейки с выносом государственных флагов и исполнения гимнов. После линейки в классах состоялось внеурочное занятие "Разговоры о важном" на тему "Музейное дело: 170 лет Третьяковской галерее". Ребята со своими классными руководителями обсудили важность сохранения культурного наследия, познакомились с историей знаменитого музея и узнали много интересного о русских художниках.
-
Дуслык күпере! 16.01.2026

Бездә яхшы яңалыклар бар! Мәктәпләр һәм балалар бакчалары арасында үзара дуслыкны ныгыту максатыннан, гимназиядә кунакта:
- Казан шәһәренең 13 нче һәм 173 нче белем бирү мәктәпләре активистлары;
- 362 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенә дусларыбыз булдылар.
Килгән кунаклар гимназиянең "Алдынгылар хәрәкәте" эшчәнлеге белән таныштылар. Укучыларыбыз үзләренең киләчәккә планнары һәм проектлары турында сөйләделәр, бергә фикер алыштылар. Тәҗрибә белән уртаклашу- әлеге чараның төп максаты! Балалар үзләренең идеяләре, эшчәнлекне алып бару ысуллары белән үзара бүлештеләр. Ахырдан дуслыкны символ белән ныгыттылар: килгән кунакларыбызга Галәм лампасы турында сөйләделәр һәм әлеге бүләкне тапшырдылар. Әлеге чараларны оештырганы өчен тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовнага рәхмәтебезне белдерәбез!У нас отличные новости! Нам выпала честь принимать у себя в гостях три команды первичных отделений: школы №173 и №13, детский сад №362 комбинированного вида.
С командами мы поделились историей и жизнью нашего первичного отделения, обсудили наши ближайшие планы и проекты, которыми особенно гордимся. Обменялись опытом: это была не просто презентация, а настоящий диалог! Мы обсудили наши успешные практики, лайфхаки в организации мероприятий и, конечно, с интересом перенимали крутые идеи от наших новых друзей. Закрепили дружбу символом: рассказали нашим коллегам о лампе Вселенной и обменялись символами. Это был невероятно полезный и тёплый опыт. Мы благодарим команды за открытость, интересный разговор и готовность к сотрудничеству! Такие "мосты" - это именно то, что делает наше сообщество сильнее и дружнее! -
Мәгълүмати чара 14.01.2026

Гимназия укучылары белән Бөтендөнья сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне уңаеннан мәгълүмати чара үткәрелде. Балалар беренче белешмәләрнең кайчан барлыкка килгәнен белделәр, рус телендә язылган сүзлекләрнең авторы Владимир Иванович Дальның тормыш юлы белән таныштылар. Чара ахырында укучылар сүзлекләр турында видеоөзекләр карадылар һәм "Сүзне аңлат" уенын уйнадылар.
С учащимися гимназии проводилось информационно- просветительское мероприятие, посвященное Всемирному Дню словарей и энциклопедий. Дети узнали, когда появились первые словари, познакомились с жизненным путем Владимира Ивановича Даля. В конце мероприятия учащиеся посмотрели видеоотрывки о словарях и сыграли игру "Объясни слово". -
"Нәрсә ул театр?" дип исемләнгән чара 13.01.2026

Гимназия китапханәсендә укучылар белән "Нәрсә ул театр?" дип исемләнгән чара үткәрелде. Чараның максаты- балаларны гүзәл сәнгать төренә җәлеп итү һәм күренекле театр эшлеклеләренең исемнәре белән таныштыру. Укучылар театрның тарихы, үсеше һәм юнәлешләре белән таныштылар, видеоөзекләр карадылар. Көн кадагындагы сорауларга җавап эзләүче, заман сулышын тоеп яшәүче театр нинди генә катлаулы чорларда да эшләүдән туктамаган дигән нәтиҗәгә килделәр.
В библиотеке гимназии с учащимися прошло мероприятие под названием "Что такое театр?". Цель мероприятия- привлечение детей к прекрасному виду искусства и знакомство с именами выдающихся театральных деятелей. Школьники узнали о том, как появился первый театр в мире и в нашей стране, через какие этапы прошел, и какой он на сегодняшний день. Закончили встречу игрой в книжного крокодила, посмотрели мультфильм про театр.
-
"Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы 12.01.2026

12 нче гыйнвар көнне гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә Рәсәй һәм Татарстан флагларын күтәрүдән, гимннарны башкарудан башланып китте. Тантанадан соң "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы дәвам итте. Укучылар белән "Мультфильмнарны ничек ясыйлар?" дигән темага сөйләшүләр алып барылды. Дәрес барышында балалар:
- Россия мультипликациясе тарихы һәм үзенчәлекләре турында белделәр;
- илебездә эшләнгән мультфильмнарга милли мәдәни мирас итеп карарга кирәк дигән фикергә килделәр.
Укучылар әлеге тема буенча фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр һәм мультфильмнардан өзекләр карадылар.Первая учебная неделя III четверти началась с торжественного поднятия государственных флагов России и Татарстана под исполнение двух гимнов. Во всех классах прошли внеурочные занятия "Разговоры о важном" на тему "Как создают мультфильмы?".
Учащиеся нашей гимназии со своими классными руководителями обсудили историю и будущее отечественной анимации, узнали секреты создания картин и познакомились с творческой деятельностью команд, которые создают анимационные фильмы. В конце посмотрели отрывки из мультфильмов. -
"Күңел җылым солдатка" акциясе 30.12.2025

Гимназиядә "Күңел җылым солдатка" акциясе кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучы батырларыбызга гуманитар ярдәм җибәрелде. Посылкаларыбыз, күчтәнәчләребез һәм ихлас йөрәктән язылган хатларыбыз адресатларына имин генә барып җитте.
Акциядә катнашкан һәр укучыга, укытучыга һәм әти- әниләргә чын йөрәктән рәхмәтләребезне җиткерәбез! Барысы да батырларыбыз өчен!"Мое тепло солдату"- мы так традиционно называем нашу акцию, в рамках которой учащиеся, их родители, учителя нашей гимназии собирают помощь, пишут письма защитникам России.
Наши посылки с гуманитарной помощью, письма отправлены и доставлены нашим героям, которые участвуют в СВО. Самый простой способ достучаться до сердца бойца- это наше внимание.
Выражаем благодарность всем причастным за участие в данной акции! Пока есть на земле отзывчивые и щедрые люди с широкой душой, всегда готовые протянуть руку помощи, значит, жива вера и надежда на лучшее будущее! -
Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча линейка 29.12.2025

Гимназиябездә беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча тантаналы рәвештә линейкалар уздырылды. Линейка барышында төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда һәм конференцияләрдә катнашкан укучылар бүләкләнделәр.
Гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна кышкы каникул вакытында үз- үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, укучыларга күңелле һәм файдалы яллар теләде! Ял итеп, көч җыеп барлык укучыларны 12 нче гыйнвар көнне гимназиядә көтеп калабыз!В гимназии прошли торжественные линейки по итогам первого полугодия. На линейке были награждены учащиеся, которые стали победителями и призёрами различных конкурсов.
Директор гимназии Гульшат Абузаровна ознакомила учащихся с правилами поведения во время зимних каникул, пожелала веселых и полезных выходных! -
Котлыйбыз! 28.12.2025

Гимназия базасында эшләп килүче каратэ түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз "Открытый Чемпионат и Первенство Казани по каратэ Кекусин Кайкан" бәйгесендә югары нәтиҗәләргә ирештеләр:
- Сәлимов Рамазан- I урын (2Г);
- Сибгатуллин Гадел- I урын (5В);
- Жданов Алмаз - II урын (4А);
- Фахерлиев Ринат- II урын (5В);
- Бадгиев Мөхәммәд- III урын (2Г);
- Вәлиев Ислам- III урын (4В);
Укучыларыбызны һәм тренерлары Илсур Илгизовичны зур җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез!Наши учащиеся добились высоких результатов в соревновании "Открытый Чемпионат и Первенство Казани по каратэ Кекусин Кайкан". Поздравляем учеников и тренера Ильсура Ильгизовича с большой победой, желаем дальнейших успехов!
-
Өчпочмак ясау буенча мастер- класс 27.12.2025

Гимназиянең 2Г сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Аделя Ирековна белән өчпочмак ясау буенча мастер- класста катнаштылар. Укучылар әлеге көнне күңелле уздырдылар, рәхәтләнеп үзләре ясаган өчпочмаклар белән сыйландылар.
Учащиеся 2Г класса вместе с классным руководителем Аделей Ирековной приняли участие в мастер- классе по изготовлению треугольников. Учащиеся весело провели время, с удовольствием угощались треугольниками.
-
"Шүрәлене көттегезме?!" спектаклендә 27.12.2025

Гимназиянең 4А сыйныфы укучылары укытучылары Гөлфия Рөстәмовна җитәкчелегендә Галиәскәр Камал театрында "Шүрәлене көттегезме?!" спектакленә тамаша кылдылар. Укучылар тамашаны зур кызыксыну белән күзәттеләр, уңай эмоция һәм яхшы кәеф алдылар!
Учащиеся 4А класса вместе с классным руководителем посетили спектакль "Шурале. Не ждали?!". Ребята с большим интересом наблюдали за представлением, получили позитивные эмоции и хорошее настроение!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239458%2F834a447e1f0e617f7d%2Fpl_wall_-216931602










