Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Кинодәресләр проектын гамәлгә ашыру 21.05.2025

Уку елы дәвамында гимназиядә "Россия мәктәпләрендә кинодәресләр" исемле проект актив эшләп килде. Укучылар төрле тәрбияви темаларга кинофильмнар карадылар һәм эчтәлекләре буенча фикер алыштылар.
Май аенда укучылар рухи кыйммәтләр һәм ватанпәрвәрлек турында "Василёк", "Наследники Победы", "Редкий вид", "Навсегда" фильмнары белән таныштылар. Әлеге дәресләр балаларның белемнәрен киңәйтергә һәм аларга әйләнә- тирә дөньяны яхшырак аңларга ярдәм итә. -
"Классные встречи" проекты 20.05.2025

"Беренчеләр хәрәкәте" оештырган "Классные встречи" проекты кысаларында гимназиябез укучылары җырчы, шоумен Илгиз Шайхразиев белән очраштылар. Килгән кунагыбыз Илгиз Шайхразиев үзенең иҗат юлы белән таныштырды, укучыларның сорауларына җаваплар бирде. Очрашу җылы һәм күтәренке рухта үтте.
Әлеге проект балалар өчен бик кызыклы һәм төрле өлкәдә эшләүче шәхесләр белән танышу өчен уникаль мөмкинлек.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239413%2F19bbd0c95f6b843c78%2Fpl_wall_-216931602
-
"Балалар сәнгать мәктәбе" нең отчёт концерты 19.05.2025

19 нчы май көнне гимназиядә Казан шәһәре Идел буе районы "Балалар сәнгать мәктәбе" нең отчёт концерты булып узды. Чара барышында укучылар үзләренең сөйләм, җыр, бию һәм инструменталь уен коралларында уйный белү осталыкларын күрсәттеләр. Һәр чыгыш әти- әниләр һәм килгән кунаклар тарафыннан алкышларга күмелде! Сәнгать мәктәбе коллективы тагын бер кат үзенең осталыгын, профессионализмын һәм укучыларның сәләтле булуларын раслады. Афәрин!
-
19 нчы май - балалар иҗтимагый оешмалары көне 19.05.2025

19 нчы май - Рәсәйдә балалар иҗтимагый оешмалары көне. Совет чорында ул Пионерия көне дип атала иде.
Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхәтовна укучылар белән берлектә "Пионерия варислары" дип исемләнгән чара үткәрде. Балалар пионер хәрәкәте тарихы, традицияләре һәм атрибутикалары белән таныштылар. Чара ахырында укучылар интеллектуаль сорауларга җаваплар бирделәр. -
"Сабантуй" редакциясендә кунакта 18.05.2025

Гимназиянең 1В сыйныфы укучылары укытучылары Рамилә Рифатовна белән берлектә "Сабантуй" журналы оештырган бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган бәйгедә катнаштылар һәм махсус бүләккә лаек булдылар!
Укучылар "Сабантуй" редакциясенә кунакка бардылар, андагы эшчәнлек белән таныштылар. Сәяхәт балаларга бик ошады. -
Язгы изгелек атнасы 17.05.2025

17 нче май көнне гимназиядә язгы "Хәйрия ярминкәсе" оештырылды. Сыйныфлар укытучылар һәм әти- әниләр белән берлектә бик җитди әзерләнгәннәр, өстәлләрнең муллыгына исең китәрлек иде!
"Хәйрия ярминкәсе" барышында махсус хәрби операциядә катнашучы ватандашларыбызга да гуманитар ярдәм җыелды.
"Хөрмәтле коллегалар, әти- әниләр һәм укучылар! Безнең гимназиядә бик әһәмиятле чара - "Хәйрия ярминкәсе" узды. Ярминкәдә катнашкан һәркемгә бик зур рәхмәт! Бу чара безне берләштерә, укучыларда мәрхәмәтлек хисе тәрбияли. Шулай ук специаль хәрби операциядә катнашкан ватандашларыбызга һәм авыручы балаларга ярдәм итә. Эшләгән изгелекләребезнең ярдәме тисен, бәрәкәте булсын иде. Бергә без 357 592 сум җыйганбыз, бу бик зур сумма!!! Барыбызга да имин тормышта, тигезлектә балаларыбызны үстерергә насыйп булсын, дөньяларыбыз тынычлансын иде!" - дип үзенең изге теләкләрен җиткерде гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239412%2Fdb4790749bd820be81%2Fpl_wall_-216931602
-
"Волейбол үзәге" спорт комплексында 17.05.2025

Гимназиябез укучылары укытучылар белән берлектә "Волейбол үзәге" спорт комплексында җанатарлар буларак катнашып кайттылар. Җанатарлар катнашучыларга теләктәшлек белдереп, көч биреп тордылар.
-
2024/2025 нче уку елы нәтиҗәләре буенча әти- әниләр җыелышы 16.05.2025

15 нче һәм 16 нчы май көннәрендә гимназиядә 2024/2025 нче уку елы нәтиҗәләре буенча әти- әниләр җыелышы булып узды. Җыелыш актлар залында башланып китте, аннан соң сыйныфларда дәвам итте.
Гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна әти- әниләрне уку елы нәтиҗәләре белән таныштырды, җәйге каникуллар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп үтте. Гимназия эшчәнлегендә актив катнашкан әти- әниләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.
Гомуми җыелыш барышында юл йөрү кагыйдәләре буенча Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Савин Михаил Александрович чыгыш ясады. Михаил Александрович әти- әниләрне питбайк, электр самокаты, скутерда йөрү кагыйдәләре һәм төп законнар белән таныштырды. -
Котлыйбыз! 15.05.2025

Гимназия базасында эшләп килүче каратэ түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз бәйгеләрдә зур нәтиҗәләргә ирештеләр:
- 3А сыйныфы укучысы Жданов Алмаз "Чемпионат и Первенство России" бәйгесендә II урынны яулады;
- "Кубок новичка" ачык турнирда Бадгиев Мөхәммәд- I, Салимов Рамазан II, Валиев Ислам III урыннарга лаек булдылар.
Укучыларыбызны һәм тренерлары Илсур Илгизовичны зур җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез! -
"Кожаный мяч - Школьная футбольная лига" район бәйгесе 10.05.2025

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына карата гимназиянең 4 нче һәм 5 нче сыйныф кызлары арасында футбол уеннары оештырылды. Һәр команда үзләренең иң җитез һәм көчле булуларын исбатларга тырыштылар.
Җиңү көне уңаеннан үткәрелгән "Кожаный мяч - Школьная футбольная лига" район бәйгесендә кызлар командасы III урын яуладылар. Укучыларыбызны һәм физик тәрбия укытучысы Рәнис Раисовичны чын күңелдән котлыйбыз!










