Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Әти- әниләр җыелышы 06.09.2025

2025/2026 нчы уку елын оештырып җибәрү уңаеннан, 4 нче һәм 5 нче сентябрь көннәрендә гимназиядә әти- әниләр җыелышы үткәрелде.
Гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна әти- әниләрне башланып килүче яңа уку елы белән тәбрикләде, укучыларның тәртипләре, куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшереп үтте.
Җыелыш барышында түгәрәк җитәкчеләре гимназия базасында эшлиячәк түгәрәкләр турында үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. Гомуми җыелыштан соң барлык әти- әниләр сыйныфлар буенча таралыштылар, анда сыйныф җыелышлары дәвам итте. -
5 нче сентябрь- Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне 05.09.2025

Гимназия укучылары белән юлда йөрү культурасы тәрбияләү максатыннан агитацион- профилактик чаралар үткәрелде. Инспектор М. П. Гиниатуллина юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә уздырды, төп законнар белән таныштырды һәм укучыларның сорауларына җавап бирде.
-
Беренче сыйныфка багышлау чарасы 04.09.2025

Гимназиябезнең беренче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре һәм әти- әниләре белән берлектә УНИКСта үткәрелгән беренче сыйныфка багышлау чарасында булып кайттылар. Бәйрәм барышында балалар юл йөрү, мәктәптә үз- үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Укучыларыбызның көне бик күңелле һәм файдалы үтте.
-
Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне 03.09.2025

3 нче сентябрь- террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне. Әлеге истәлекле дата 2004 нче елның 1- 3 нче сентябрендә Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Чара барышында укучылар белән кинодәрес үткәрелде, "Граждане Беслана" дип исемләнгән документаль фильм каралды. Балалар кешелек өчен террорчылыкның нинди куркыныч булуын аңладылар һәм фикерләре белән уртаклаштылар.
-
Истәлекле дата 03.09.2025

1945 нче елның 3 нче сентябре - Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн. Әлеге истәлекле дата уңаеннан, укучылар белән лекция- презентация форматында сөйләшү үткәрелде. Балалар тарихи фактларны искә төшерделәр, "Ә сугыштан соң нәрсә?" дигән сорауга җавап эзләделәр, ата- бабаларыбызның батырлыгын истә тотарга һәм аларның данын хөрмәт итәргә тиешбез дигән нәтиҗәгә килделәр.
-
1 нче сентябрь- Белем көне! 01.09.2025

Яңа уку елы башлану уңаеннан, гимназиябездә тантаналы линейкалар үткәрелде. Гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна һәм бәйрәмебезгә килгән махсус кунаклар укучыларга, укытучыларга, әти- әниләргә матур теләкләрен җиткерделәр.
Линейка барышында югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучыларга һәм уку алдынгыларына рәхмәт хатлары тапшырылды. Белем көне укучыларыбызның матур чыгышлары белән үрелеп барды.
Кадерле укучыларыбыз, Белем дигән могҗизалы илнең ишекләре сезнең өчен киң ачылсын, яңа уку елы күңелегездә матур хатирә булып уелып калсын! Хәерле имин сәгатьләрдә!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239422%2F6ae78428251ac6cbd4%2Fpl_wall_-216931602
-
"Киләчәк самолёты" акциясе 01.09.2025

Яңа уку елында 111 укучы тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Гимназиябезнең беренче сыйныф укучылары "Балачак навигаторлары" проекты кысаларында традицион рәвештә үткәрелүче "Киләчәк самолёты" акциясенә кушылдылар.
Чыгарылыш сыйныф укучылары тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна җитәкчелегендә нәни дусларыбызга үз куллары белән ясалган, матур теләкләр язылган самолётлар бүләк иттеләр. Уңышлар сезгә, беренче сыйныф укучылары!Видеога сылтама:https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239423%2F6a15d98e504b29a1d8%2Fpl_wall_-216931602
-
Котлыйбыз! 29.08.2025

2025 - 2026 нчы уку елы гимназиябез өчен бик уңышлы башланды:
- гимназиянең инглиз теле укытучысы Шамшуарова Лиана Александровна Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде;
- рус теле һәм әдәбияты укытучысы Пашкова Светлана Федоровна "Телләрне, мәдәниятләрне һәм традицияләрне саклаган һәм үстергән өчен" күкрәк билгесенә лаек булды;
- тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Мансурова Гөлчәчәк Әсхатовнага Рәсәй Федерациясе РосДетЦентр оешмасының "Навигатор детства" проектын югары дәрәҗәдә алып барганы өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.
"Хөрмәтле Лиана Александровна, Светлана Федоровна, Гөлчәчәк Әсхатовна! Сезне чын күңелдән шундый матур вакыйга белән котлыйбыз! Алга таба да иҗади, фәнни уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек телибез. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт! - дип котлау сүзләрен җиткерде гимназиябез директоры Гөлшат Әбүзәровна. -
Вакансии 15.08.2025

В МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" требуется:
- учитель информатики.
Количество вакантных мест в классах:
- 1 класс - мест нет;
- 2 класс - мест нет;
- 3 класс - мест нет;
- 4 класс - мест нет;
- 5 класс - мест нет;
- 6 класс - мест нет;
- 7 класс -мест нет;
- 8 класс - мест нет;
- 9 класс - мест нет;
- 10 класс - мест нет;
- 11 класс - мест нет.
-
Информирование! 30.07.2025
Когда звонят с незнакомого номера и просят сообщить персональные данные или перевести средства соблюдайте эти простые правила:1. Немедленно кладите трубку.2. Позвоните по официальному телефонному номеру организации, сотрудником которой представился звонящий (собеседник).3. Критически оцените полученную информацию. Проверьте ее в официальных источниках.4. Посоветуйтесь с близкими, прежде чем предпринимать какие – то действия, продиктованные звонившим.Предупреждаем! Злоумышленник используют телефон, Интернет в целях ввести в заблуждение и похитить денежные средства. Чтобы защититься от мошенников, не сообщайте никому свои личные данные, не переходите по подозрительным ссылкам, не скачивайте подозрительные файлы и не берите трубку с незнакомых номеров.Таныш булмаган номердан шалтыратсалар, шәхси мәгълүматларны хәбәр итәргә яки акча күчерергә сорасалар, әлеге кагыйдәләрне үтәгез:1. Тиз арада трубканы куегыз.2. Оешманың рәсми телефон номеры буенча шалтыратып белешегез.3. Алынган мәгълүматны аңлы рәвештә бәяләгез. Аны рәсми чыганакларда тикшерегез.4. Якыннарыгыз белән киңәшләшегез.Мошенниклардан саклану өчен үзегезнең шәхси мәгълүматларны беркемгә дә хәбәр итмәгез, шикле сылтамалар буенча күчмәгез, шикле файлларны ачмагыз һәм таныш булмаган номерларны алмагыз.










