Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
14 нче февраль- Халыкара китап бүләк итү көне 14.02.2026

14 нче февраль- Халыкара китап бүләк итү көне. Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна һәм китапханәче Зөлфия Рафаильевна укучылар белән "Геройны таны" дигән өстәл уенын оештырдылар һәм "Открывая книгу" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
Шулай ук гимназия китапханәсендә "Китапны яратып бүләк ит- 2026" акциясе оештырылды. Барлык укытучыларны, укучыларны һәм әти- әниләрне 20 нче февральгә кадәр әлеге акциядә актив катнашырга чакырып калабыз! Чын күңелдән бүләк ителгән китап китапханәдә һәрвакыт үз урынын алачак һәм үз укучысын табачак.Ежегодно 14 февраля отмечается Международный день книгодарения.В преддверии Международного дня книгодарения советник директора по воспитанию Гульчачак Асгатовна и библиотекарь гимназии Зульфия Рафаильевна организовали настольную игру "Угадай героя". Также в рамках Всероссийской акции "Открывая книгу" совместно с активом Первичного отделения приняли участие в книгообменах "Что скрывает обложка?".
В библиотеке гимназии до 20 февраля организована десятая общероссийская акция "Дарите книги с любовью- 2026". Призываем всех принять активное участие! -
Укучылар белән профилактик әңгәмәләр 12.02.2026

Бүгенге җәмгыятьнең иң катлаулы һәм шул ук вакытта каршылыклы проблемаларының берсе- яшүсмерләр арасында хокук бозулар проблемасы. Кызганычка каршы, яшь чакта күбебез кылган гамәлләрнең кайвакыт авыр нәтиҗәләргә китерүен аңлап бетермибез. Хокук бозуларны профилактикалау һәм иминлек чарасын ныгыту максатыннан гимназия укучылары:
- "За пределом", "Предательство" документаль фильмнарны карадылар;
- социаль челтәрләр аша аралашканда сак булырга өндәүче видеороликлар белән таныштылар;
- укытучылар белән берлектә фикер алыштылар.
Әлеге профилактик сөйләшү укучыларны кылган гамәлләре өчен җаваплылык тотасы турында җитди уйланырга этәрде һәм хокукый белемне формалаштырды.Проблема правонарушений среди подростков- одна из самых сложных и противоречивых в современном обществе. Она обусловлена отсутствием осознания тяжелых последствий поступков и влиянием окружения. В целях профилактики правонарушений и укрепления мер безопасности учащиеся гимназии:
- посмотрели документальные фильмы "За пределом", "Предательство";
- познакомились с видеороликами, призывающими быть осторожными при общении через социальные сети;
- провели обсуждение совместно с учителями.
Такие мероприятия- важный шаг к формированию правовой грамотности и ответственного отношения к своему будущему. Мы уверены: разговор, начатый на этих встречах, продолжится в классах и семьях, помогая ребятам делать осознанный выбор. -
"Тамырлар" проекты 10.02.2026

Гимназиянең 8А һәм 8В сыйныфы укучылары "Тамырлар" проектында катнаштылар. Чара "Тирмә" туристлык объектында узды. Проектның максатлары:
- укучыларны рухи кыйммәтләр белән таныштыру;
- татар мәдәниятен, сәнгатен, шәхесләрен өйрәнү һәм популярлаштыру;
- татар телен үстерү.
Чара барышында укучылар махсус тамаша карадылар, чәй һәм чәк-чәк белән сыйландылар.Учащиеся 8А и 8В классов приняли участие в проекте "Тамырлар", который проходил в новом туристическом объекте "Юрта". Цели проекта:
- приобщение обучающихся к духовным ценностям;
- изучение и популяризация татарской культуры, искусства, наследия мастеров искусств;
- развитие татарского языка. -
"Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы 09.02.2026

9 нчы февраль көнне гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә Рәсәй һәм Татарстан флагларын күтәрүдән, гимннарны башкарудан башланып китте. Тантанадан соң "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы дәвам итте. Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә "Тыңларга, ишетергә һәм килешергә. Кемнәр ул дипломатлар?" дигән темага фикер алыштылар.
Утро понедельника 9 февраля началось традиционно с линейки с выносом государственных флагов и исполнения гимнов. После линейки в классах состоялось внеурочное занятие "Разговоры о важном" на тему "Слушать, слышать и договариваться. Кто такие дипломаты?".
-
"Пушкин картасы" программасын гамәлгә ашыру 09.02.2026

10 сыйныф укучылары "Пушкин картасы" проекты кысаларында "Чулпан" мәдәният үзәгендә "Кино и музыка. Легендарные песни любимой страны" дип исемләнгән кызыклы һәм тирән эчтәлекле чара карадылар. Укучылар музыка һәм кино тарихында якты эз калдырган композиторлар һәм артистлар иҗаты белән таныштылар. Татарстан Республикасының халык артисты Вил Усманов һәм аның командасы бөек шәхесләрнең җырларын башкардылар. Балаларга әлеге чара бик ошады. Оештыручыларга зур рәхмәт!
Учащиеся 10 класса в рамках проекта "Пушкинская карта" посетили мероприятие "Кино и музыка. Легендарные песни любимой страны". Ребята познакомились с творчеством композиторов и артистов, оставивших яркий след в истории музыки и кино. Народный артист Республики Татарстан Вил Усманов и его команда исполнили песни из отечественных фильмов. Учащимся мероприятие очень понравилось. Спасибо организаторам!
-
8 нче февраль – Россия фәне көне 08.02.2026

8 нче февральдә илебездә Россия фәне көне- галимнәрнең казанышларына һәм Россиядә фән үсешенә багышланган бәйрәм билгеләп үтелә. 1724 нче елның 8 нче февралендә Петр I карары нигезендә Фәннәр академиясенә нигез салына. Шул көннән башлап Россия галимнәре дөнья фәненә зур өлеш кертеп баралар, төрле юнәлешләрдә ачышлар ясыйлар. Әлеге дата уңаеннан, укучылар белән сөйләшүләр, фәнни тәҗрибәләр үткәрелде.
8 февраля в нашей стране отмечается День российской науки - праздник, посвященный достижениям ученых и развитию науки в России. 8 февраля 1724 года по решению Петра I была основана Академия наук. С этого дня российские ученые вносят большой вклад в мировую науку, совершают открытия по разным направлениям. В связи с данной датой были проведены мероприятия, научные опыты.
Видеога сылтама: https://vk.com/video-216931602_456239460
-
"Тату сыйныф серләре" бәйгесе 07.02.2026

Республика күләмендә үткәрелгән "Тату сыйныф серләре" бәйгесенең район этабында гимназиябезнең 9А сыйныфы укучылары, әти- әниләре югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар һәм Гран- прига лаек булдылар! Әлеге бәйге 4 этаптан торды: "Тату сыйныф серләре" күргәзмәсе, "Безнең тату сыйныф" визит карточкасы, "Халыклар бердәмлеге" темасына иҗади номер, "Бердәм тәрбия мөхите: ата- аналар, балалар, сыйныф җитәкчесе һәм тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе" проект эше.
"Хөрмәтле Флүзә Рузалевна, 9А сыйныфы укучылары һәм әти- әниләр! Сезне чын күңелдән уңышлы чыгыш ясавыгыз белән котлыйбыз! Әлеге бәйгедә тагын бер кат укучыларыбызның иң сәләтле, иң акыллы, иң матурлары икәннәренә инандык. Сезнең белән горурланабыз! Шәһәр этабында уңышлар телибез!"- дип рәхмәт сүзләрен җиткерде гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна.Поздравляем учеников 9А класса, классного руководителя Флюзу Рузалевну и родителей с достойным выступлением на районном этапе Республиканского конкурса родительских комитетов "Секреты дружного класса". Желаем удачи на городском этапе!
-
Котлыйбыз! 07.02.2026

Түбән Кама шәһәрендә үткәрелгән "Жить, помня о корнях своих..." XIV республика төбәкне өйрәнү гамәли конференциясендә 4А сыйныфы укучысы Шакирова Зилә "Первые шаги. Родословие. Реликвия" номинациясендә уңышлы чыгыш ясады һәм I дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Зиләне һәм җитәкчесе Гөлфия Рөстәмовнаны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
В Нижнекамске прошла XIV Республиканская конференция исследовательских краеведческих работ "Жить, помня о корнях своих...". Ученица 4А класса Шакирова Зиля приняла участие в номинации "Первые шаги. Родословие. Реликвия" и заняла I место. От всей души поздравляем Зилю и руководителя Гульфию Рустамовну, желаем дальнейших успехов!
-
Горурланабыз! 06.02.2026

Гимназиянең 9Б сыйныфы укучысы Валеева Алимә шәһәр күләмендә үткәрелгән "Милли мирас- Национальное наследие" дип исемләнгән иҗади бәйгедә катнашты һәм "Журналистика" номинациясендә I дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Алимәне һәм җитәкчесе Гөлназ Мәҗитовнаны зур уңышлары белән котлыйбыз!
Ученица 9Б класса Валеева Алима приняла участие в городском творческом конкурсе "Милли мирас- Национальное наследие" и заняла I место в номинации "Журналистика". Поздравляем Алиму и руководителя Гульназ Мазитовну, желаем дальнейших успехов!
-
Бөркетләр сәяхәте: Оренбург өлкәсенә рәхим итегез! 05.02.2026

Сәяхәтнең өченче тукталышы- Оренбург өлкәсе. Сәяхәт кысаларында тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна һәм 4А сыйныфы укучылары Гөлфия Рөстәмовна җитәкчелегендә "Әниемә открытка - Оренбургтан тылсымлы пәрәвез" дип исемләнгән иҗади дәрестә катнаштылар.
Чараның төп бурычы- матур открытка ясау гына түгел, ә балаларны Оренбург өлкәсенең үзенчәлекле мирасы, аның атаклы мамык яулыклары белән таныштыру. Нәтиҗәләр сөендерде! Укучылар оригиналь открыткалар ясадылар һәм туган җиребезнең мәдәни мирасы турында күп кенә мәгълүмат белделәр.Третья остановка в нашем "Большом Орлятском путешествии" — Оренбургская область. Классный руководитель 4А класса Гульфия Рустамовна и советник директора по воспитанию Гульчачак Асгатовна провели творческое занятие для учащихся 4А класса на тему "Открытка для мамы – волшебная паутинка из Оренбурга". Главная задача- не просто создать красивую открытку, но и познакомить ребят с уникальным, самобытным наследием Оренбургской области, с ее знаменитыми пуховыми платками. Результат превзошел все ожидания! У каждого ученика получилась по- настоящему красивая и душевная открытка, выполненная в форме и стилистике оренбургского платка. Эти маленькие шедевры- не просто поздравление для мам, но и символ бережного отношения к культурному наследию нашей родной земли!










