Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Изге гамәлләр 17.12.2025

Гимназиядә башлангыч сыйныф укучылары белән яхшылык дәресләре үткәрелде. Әлеге чарада махсус чакырылган кунак- "Кот и Пёс" приюты җитәкчесе Галиев Альберт Наилевич та катнашты. Балалар килгән кунакны зур кызыксыну белән тыңладылар. Хайваннар приютка ничек эләгә, аларга нәрсә белән ярдәм итәргә һәм ничек волонтёр булырга дигән сорауларга җаваплар таптылар.
Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна җитәкчелегендә дүрт аяклы дусларыбызга шактый күләмдә ашамлыклар, медикаментлар һәм башка кирәкле әйберләр җыелды. Җыелган барлык ярдәм приютка тапшырылды. Әлеге хәйрия акциясендә катнашкан һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез! Бергәләп игелекле эшләрне дәвам итик!Наша добрая неделя завершилась по- настоящему трогательным событием- Уроком добра для учащихся 3-4 классов нашей гимназии. Провел этот особенный урок специальный гость- директор приюта для животных "Кот и Пёс" Альберт Наилевич Галиев. Ребята слушали с большим интересом и спрашивали обо всем: как животные попадают в приют, чем им помочь и как стать волонтером.
И самое главное: в завершение этого урока мы смогли отправить собранную нами помощь для пушистых подопечных приюта. Это огромное количество корма, медикаментов, теплых вещей и всего самого необходимого. Этот урок точно останется в памяти ребят, а наша общая помощь согреет питомцев приюта. Спасибо, что творите добро вместе с нами! -
Горурланабыз! 15.12.2025

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелгән "Әниемнең җылы кочагы- 2025" бәйгесендә укучыларыбызның ирешкән уңышлары:
- II урын яулаган 1А сыйныфы укучысы Имамеева Айсылу (җитәкчесе Билалова Дания Габдулловна);
- III урын яулаган 3А сыйныфы укучысы Гыйззәтуллина Сәрбиназ (җитәкчесе Хөснетдинова Резеда Фатыховна).
Укучыларыбызны һәм җитәкчеләрен югары нәтиҗәләре белән котлыйбыз! -
Россия Конституциясе көне 12.12.2025

12 нче декабрь- Россия Конституциясе көне билгеләп үтелә. Россия Конституциясе 1993 нче елның 12 нче декабрендә кабул ителә һәм иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе булып тора.
Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна укучылар белән "Конституция турында без нәрсә беләбез?" исемле интеллектуаль уен уздырды. Чара барышында укучылар Россия Федерациясенең конституцион төзелеш нигезләре турында белемнәрен ныгыттылар.
Шулай ук әлеге тарихи көндә гимназия укучылары Заитов Раниль, Исламов Дамир "Без- Россия гражданнары" акциясенә кушылдылар һәм тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советында беренче мөһим документларын алдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!12 декабря в нашей стране ежегодно отмечается День Конституции Российской Федерации. Она была принята всенародным голосованием 12 декабря 1993 года и обладает высшей юридической силой на всей территории страны.
В рамках празднования Дня Конституции Российской Федерации советник директора по воспитанию Гульчачак Асгатовна провела интерактивный правовой урок "Закон, который защищает". Учащиеся повторили и укрепили знания об основах конституционного строя Российской Федерации в ходе интеллектуальной игры "Что мы знаем о Конституции?".
Учащиеся нашей гимназии Исламов Дамир, Заитов Раниль присоединились к акции "Мы- граждане России" и в торжественной обстановке получили свой первый важный документ в Государственном Совете Республики Татарстан. -
Кәримебез- Татар егете- 2025! 10.12.2025

Ленин исемендәге мәдәният йортында "Татар кызы, Татар егете- 2025" шәһәр бәйгесенең финалы узды. Конкурста 9А сыйныфы укучысы Галиев Кәрим гимназия һәм Идел буе районының данын яклады! Финалда катнашучылар үзләре белән таныштырдылар, кумирлары- танылган шәхесләр белән дуэтта чыгыш ясадылар һәм халык язучысы Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган чыгышлар күрсәттеләр.
Барлык этапларны югары дәрәҗәдә үтеп, "Татар егете- 2025" исеменә укучыбыз Кәрим лаек булды! Чын күңелдән Кәримебезне әлеге зур җиңү белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зурдан- зур уңышлар телибез! Мондый яшьләребез булганда киләчәгебез өметле һәм телебез яшәр!
Кәримне әлеге бәйгегә әзерләүдә өлешләрен керткән һәркемгә гимназия администрациясе исеменнән рәхмәтләребезне җиткерәбез! -
Ватан Геройлары көне 09.12.2025

9 нчы декабрь- Ватан Геройлары көне. Әлеге көн уңаеннан, укучылар белән "Россия- җиңүчеләр иле" дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Дәресне Ватаныбызның яшь геройлары уздырды:
- махсус хәрби операциядә катнашкан, "Фидакарьлек һәм батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән Елизаров Эдурад Ионович;
- җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Бердәм Россия Яшь гвардиясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Шиһабетдинов Руслан Айдарович.
Ватан Геройлары көне- безнең өчен мөһим булган истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройларының нинди батырлыклар кылганын хәтердә саклап калу чарасы булып тора.Ежегодно 9 декабря в России отмечают День Героев Отечества- день, когда вся страна отдаёт дань памяти и уважения тем, кто проявил мужество и самоотверженность во имя Родины.
В нашей гимназии для учащихся был проведен Урок мужества "Россия- страна победителей". Урок провели молодые герои нашего Отечества:
- Елизаров Эдурад Ионович- ветеран боевых действий, участник СВО, награжденный медалью "За доблесть и мужество";
- Шигабуддинов Руслан Айдарович- депутат Государственного Совета РТ седьмого созыва, главный специалист по работе с молодежью ТРО ВПП "Единая Россия", руководитель Татарстанского регионального отделения Всероссийской общественной организации "Молодая Гвардия Единой России".
Мы помним. Мы гордимся. Мы сохраняем. Подвиги героев- это вечный пример беззаветной любви к Родине, который будет жить в сердцах будущих поколений. -
Безнең җиңүләр! 09.12.2025

- "Шәхесләр. Заман. Хәтер" - "Люди. Время. Память" дип исемләнгән шәһәр конференциясендә 1В сыйныфы укучылары Ризванова Сәйдә I һәм Җиһангәрәева Зәйнәп II урыннарга лаек булдылар (җитәкчеләре Сабирова Гөлчәчәк Мансуровна).
- 1В сыйныфы укучысы Сәйфетдинов Руслан "Славе- не меркнуть! Традициям- жить!" дигән шәһәр конференциясендә I урынны яулады (җитәкчесе Сабирова Гөлчәчәк Мансуровна).
- Шәһәр күләмендә үткәрелгән "Минем шәһәр" экологик конференциядә 8В сыйныфы укучысы Миндубаев Хәсән III урынга лаек булды (җитәкчесе Исламова Гөлфинә Әсхатовна).
Укучыларны һәм җитәкчеләрен чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар теләп калабыз! -
Кулинария студиясендә 06.12.2025

8В сыйныфы укучылары укытучылары Азиза Ильдусовна белән берлектә кулинария студиясендә пешерү серләренә төшенделәр. Укучылар пицца һәм трайфл ясау буенча мастер- класста катнаштылар, күп кенә мәгълүмат тупладылар. Балаларга бик ошады!
Учащиеся 8В класса вместе с классным руководителем Азизой Ильдусовной освоили кулинарные навыки. Учащиеся приняли участие в мастер- классе по приготовлению пиццы и трайфла. Детям все понравилось!
-
Халыкара волонтерлар көне 05.12.2025

5 нче декабрь- Халыкара волонтерлар көне. "Игелекле эшләр атналыгы" кысаларында гимназия укучылары, укытучылары һәм әти- әниләре ярдәмендә:
- махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызга хатлар язылды;
- 362 нче номерлы балалар бакчасында беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер- класслар үткәрелде;
- җимлекләр әзерләнде;
- китаплар һәм дәреслекләрне "ремонтлау" буенча мастер- класс оештырылды.
Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна гимназия активистлары белән берлектә 5 нче сыйныф укучылары арасында "Игелекле эшләр агентлары" исемле һөнәри уен үткәрделәр. Шулай ук укучылар Добро.рф платформасы белән таныштылар һәм тематик викторинада катнаштылар. Әлеге барлык чаралар аша укучылар волонтер эшчәнлеге белән таныштылар.Ежегодно 5 декабря в России отмечается День добровольца- праздник людей, которые своим примером учат милосердию, заботе и неравнодушию. В преддверии Дня добровольца советник директора по воспитанию Гульчачак Асгатовна совместно с активистами гимназии провела мероприятия по направлениям добровольческой деятельности в рамках Всероссийской акции "Неделя добрых дел".
Учащиеся нашей гимназии с помощью своих учителей и родителей: написали письма для участников СВО; провели мастер- классы по оказанию первой помощи в МАДОУ “Детский сад № 362 комбинированного вида”; изготовили кормушки; провели мастер- классы по реставрации книг; собрали заготовочные доски для ребят Реабилитационный центр "Солнечный".
В ходе профориентационной игры "Агенты добрых дел" участники прошли "стажировку" в разных направлениях волонтёрства и сформировали идеи добрых дел. В результате игры среди учащихся 5-х классов самыми лучшими агентами добрых дел объявлены учащиеся 5Б класса.
Вместе с Российское общество "Знание" Гульчачак Асгатовна провела лекцию "Добро в действии" о волонтёрстве и возможностях платформы Добро.рф, а также организовала тематическую викторину. Добро начинается с каждого из нас и создаёт прочный фундамент для больших свершений! -
Казан Кремле буйлап сәяхәт 04.12.2025

2А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчесе Рәмзия Рәлифовна белән бергә Казан Кремле буйлап сәяхәт кылдылар. Сәяхәт барышында балалар үзләре өчен яңа мәгълүмат тупладылар, вакытларын файдалы үткәрделәр.
Учащиеся 2А класса вместе с классным руководителем Рамзией Ралифовной совершили путешествие по Казанскому Кремлю. В ходе путешествия дети получили для себя новую информацию, полезно провели время.
-
"Хәзинә" милли сәнгать галереясендә 03.12.2025

2В сыйныфы укучылары укытучылары Рамилә Рифатовна җитәкчелегендә "Хәзинә" милли сәнгать галереясендә булып кайттылар. Укучылар татар халкының йолалары белән таныштылар, мастер- класста катнаштылар һәм вакытларын бик күңелле үткәрделәр.
Учащиеся 2В класса вместе с учителем Рамилей Рифатовной посетили национальную художественную галерею "Хазинэ". Учащиеся познакомились с традициями татарского народа, приняли участие в мастер- классе и весело провели время.










