Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Әтиләр көне 19.10.2025

19 нчы октябрь- Әтиләр көне. Әлеге бәйрәм балаларны тәрбияләүдә әтиләр роленең әһәмиятен күрсәтүгә һәм гаиләдә әти дәрәҗәсен ныгытуга юнәлтелгән. Әлеге көн уңаеннан, гимназия укучылары әтиләренә багышлап кул эшләнмәләре ясадылар, хатлар яздылар, рәхмәт сүзләрен җиткереп видеолар төшерделәр.
Әтиләр- безнең яклаучыларыбыз, иң газиз, иң кадерле кешеләребез! Без аларга саулык, сөенечле гомерләр телибез. Балаларыгызның яратуын, кадер- хөрмәтен тоеп яшәгез. Сез безгә бик кирәк!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239445%2F7e50ef29c46da461cd%2Fpl_wall_-216931602
-
Кырлай авылына сәяхәт 19.10.2025

Гимназиянең 4А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Гөлфия Рөстәмовна һәм әти- әниләр белән берлектә Кырлай авылына сәяхәт кылдылар.
Сәяхәт барышында балалар Габдулла Тукай исемендәге әдәби- музей комплексында шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштылар, үзләре өчен яңа мәгълүмат тупладылар. Әлеге көн бик кызыклы һәм файдалы үтте.Видеога сылтама:https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239444%2Fe91ea3646ee1f63ec4%2Fpl_wall_-216931602
-
"Көз сылуы Сөмбелә" бәйгесе 18.10.2025

17 нче октябрь көнне Идел буе районының 69 нчы мәктәбендә “Көз сылуы Сөмбелә” шәһәр бәйгесенең район этабы уздырылды. Әлеге бәйгедә гимназиябез данын 6В сыйныфы укучысы Абдуллина Сәйдә яклады һәм Гран- прига лаек булды. Афәрин, Сәйдә!
Сәйдәне уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз! Җитәкчеләре Фәния Наилевна, Гөлназ Мазитовна, Гөлназ Зөфәровна һәм Сәйдәнең әти- әнисенә рәхмәтләребезне җиткерәбез! Сәйдәгә шәһәр этабында уңышлар теләп калабыз! -
Резеда Вәлиеваның иҗатына багышланган кичә 17.10.2025

Гимназиянең 2В сыйныфы укучылары белән танылган татар шагыйрәсе Резеда Вәлиеваның иҗатына багышланган "Күңелле светофор" дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрелде. Балалар Резеда Вәлиеваның тормыш юлы, туган якка, табигатькә булган мәхәббәте турында белделәр, табышмакларга рәхәтләнеп җавап бирделәр.
Иң истә калырлык мизгелләрнең берсе- фәнни эксперимент булды. Укучыларга махсус көйләнгән кәгазьне суга салырга тәкъдим иттеләр һәм ул һәркемнең күз алдында матур чәчәккә әверелде. Әлеге тәҗрибә Резеда Вәлиева язган табигатьнең матурлыгын һәм тылсымын гәүдәләндерде.
"Күңелле светофор" китабындагы шигырь юллары белән танышканда укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр. -
"Белем. Карьера" күргәзмәсендә 17.10.2025

Гимназиянең 9Б һәм 9В сыйныфы укучылары укытучылары Гөлназ Мазитовна, Розия Базаровна белән берлектә "Белем. Карьера" дип исемләнгән күргәзмәдә булып кайттылар. Күргәзмә укучыларга һөнәри юнәлеш бирү максатыннан оештырылды. Төрле уку йортларыннан килгән вәкилләр үзләре белән таныштырдылар, уку шартлары, һөнәрләр турында сөйләделәр.
-
Һөнәри юнәлеш буенча чаралар 16.10.2025

Профориентация юнәлеше буенча "Умскул" онлайн- мәктәп вәкилләре югары сыйныф укучылары белән очрашу уздырды. Алар укучыларны хәзерге заманда актуаль һәм кирәкле булган һөнәрләр белән таныштырдылар, имтиханнарга әзерләнү ысуллары турында сөйләделәр.
-
"Полоса приключений" уены 15.10.2025

15 нче октябрь көнне гимназия укучылары педагог- организатор Фәния Наилевна җитәкчелегендә "Полоса приключений" дип исемләнгән уенда катнаштылар. Балалар интеллектуаль сорауларга җаваплар бирделәр, көннәрен кызыклы үткәрделәр.
-
Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концерты 14.10.2025

14 нче октябрь көнне гимназиябездә матур чара- Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концерты үткәрелде. Чара татар халкының милли йолалары, биюләре, җырлары аша үрелеп барды һәм укучыларның көчле алкышларына күмелде!
"Эчтәлекле программа, яшь буында милли рух тәрбияләгәнегез, татар телен, мәдәниятен, гореф- гадәтләрен саклауга зур өлеш керткәнегез өчен зур рәхмәт!- дип матур теләкләрен җиткерде гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна. -
Казан дәүләт архитектура- төзелеш университетында экскурсиядә 13.10.2025

10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары Казан дәүләт архитектура- төзелеш университетында экскурсиядә булып кайттылар. Укучылар белем бирү программалары, юнәлешләре, студент тормышы белән таныштылар, күп кенә сорауларга җаваплар таптылар.
-
"Футбол в школе" проекты буенча методик семинар 11.10.2025

11 нче октябрь көнне гимназия базасында "Футбол в школе" проекты буенча региональ методик семинар үткәрелде. Семинарда әлеге проектта актив катнашып килгән физик тәрбия укытучылары катнаштылар. Чара барышында проектның үзенчәлекләре турында сөйләнелде, практик күнегүләр эшләнелде.










