Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Китапка икенче тормыш бүләк ит- 2025" акциясе 24.10.2025

Гимназиябез укучылары һәм хезмәткәрләре “Китапка икенче тормыш бүләк ит- 2025” акциясендә актив катнаштылар. Чара мәктәп китапханәләрен белем алу әсбаплары, фәнни- популяр, белешмә китаплар белән баету максатыннан үткәрелде.
Әлеге акция ярдәме белән гимназия китапханәсенә барлыгы 172 китап бүләк ителде. Иң күп китап бүләк итүче сыйныфлар: 1В һәм 4А.
"Китап бүләк итүчеләргә зур рәхмәтләремне җиткерәм! Сез бүләк иткән китаплар әле озак вакыт китап сөючеләрне сөендереп торыр, аларга аң- белем өстәр!- дип матур теләкләрен җиткерде гимназия китапханәчесе Зөлфия Рафаильевна. -
"Россия мәктәпләрендә кинодәресләр" проекты 24.10.2025

Гимназиядә "Россия мәктәпләрендә кинодәресләр" исемле проект актив эшләп килә. Әлеге дәресләр белем алу процессын баета, укучыларга яңа белемнәр һәм тәҗрибәләр бирә.
1- 11 нче сыйныфлар рухи кыйммәтләр турында "Другой мир", "Музыка внутри", "Первое дело", "Дом", "Хорошие песни" фильмнары белән таныштылар. -
1 нче сыйныфларны гимназистларга багышлау чарасы 24.10.2025

Белем иле - бу минем Галәм,
Якты юллар - бу минем Галәм.
Гимназия - бу минем Галәм,
Галәм - бу минем Гаиләм!
Гимназиябездә көтеп алырган чараларның берсе- 1 нче сыйныфларны гимназистлар рәтенә кабул итүгә багышланган тантаналы бәйрәм оештырылды. Чара барышында гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна укучыларга изге теләкләрен җиткерде һәм гимназист таныклыкларын тапшырды.
Гимназистлар һәрвакыт гадел һәм намуслы булырга, белемнәрне тиешле дәрәҗәдә үзләштерергә, беркайчан да гимназист дәрәҗәсен таптамаска вәгъдә бирделәр.
Чараны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен сыйныф җитәкчеләренә, Фәридә Гайнетдиновна һәм Эльмира Әлфисовнага зур рәхмәт!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239448%2F7614cadc12c84aa799%2Fpl_wall_-216931602
-
Балалар язучысы Мәрзия Фәйзуллина иҗаты 23.10.2025

Гимназия китапханәсендә кунакта 2Б сыйныфы укучылары булдылар. Алар балалар язучысы Мәрзия Фәйзуллинаның иҗаты белән һәм "Чебиләр зарядкасы", "Салават күпере", "Мияубикә" китаплары белән якыннан таныштылар.
Чара барышында укучылар табышмакларга җаваплар эзләделәр, төрле күнегүләр ясадылар, шагыйрәнең шигырьләрен укыдылар. -
Көз темасына иҗади эшләр 23.10.2025

Көзге каникуллар алдыннан 3Г сыйныфы укучылары укытучылары Алсу Габдрафиковна һәм әти- әниләр белән берлектә көз темасына иҗади эшләр башкардылар. Чара дустанә, позитив һәм җылы атмосферада үтте. Әлеге эшчәнлек укучыларны берләштерә, гаилә һәм мәктәп хезмәттәшлеген ныгыта.
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239447%2F2f7381337425838b56%2Fpl_wall_-216931602
-
Юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә 23.10.2025

Көзге каникуллар алдыннан гимназия укучылары белән юлда йөрү культурасы тәрбияләү максатыннан агитацион- профилактик чаралар, сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
Инспектор М. П. Гиниатуллина юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә уздырды, төп законнар белән таныштырды һәм укучыларның сорауларына җавап бирде. -
"Шагыйрь даирәсе" китабын тәкъдим итү кичәсендә 23.10.2025

Гимназия укучылары Габдулла Тукайның әдәби музеенда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күп кенә премияләр лауреаты Марат Әмирхан улы Әмирхановның "Шагыйрь даирәсе" китабын тәкъдим итү кичәсендә катнаштылар. Афәрин, укучылар! Җитәкчеләре Аграфена Антоновнага зур рәхмәт!
-
Әдәби кичә 22.10.2025

Гимназиянең 8Б сыйныфы укучылары белән танылган шагыйрь Сергей Александрович Есенин иҗаты буенча әдәби кичә (литературный дворик) оештырылды.
Чара барышында рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Федоровна укучыларны язучының иҗат юлы белән таныштырды, балалар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. -
Әдәби чара 21.10.2025

Гимназия китапханәсендә укучылар татар язучылары белән генә түгел, шулай ук юбиляр рус шәхесләренең иҗатлары белән дә танышалар.
Балалар язучысы Гераскина Лия Борисовнаның юбилеена багышлап 4В сыйныфы укучылары белән "Страна, которой нет на карте" дигән чара үткәрелде. Балалар "В стране невыученных уроков" китабы белән таныштылар, викторина сорауларына җаваплар бирделәр. -
Пешекчеләр көне 20.10.2025

20 нче октябрь- Халыкара пешекчеләр көне. Иртәдән кичкә кадәр гимназия пешекчеләре укучыларны, укытучыларны тәмле, җылы ризыклары белән сыйлыйлар, ашханәдә барлык уңайлылыкларны булдыралар. Тәмле ашларыгыз өчен рәхмәтебезне җиткерәбез! Эшегездә уңышлар һәм сабырлык телибез!










