Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Яңа 2026 нчы ел белән! 26.12.2025

Алланып таңнарның алына,
Нур булып кешелек таңына,
Җыр булып үрелеп күңелгә,
Кил безгә, Яңа ел, кил безгә!
Гимназиябездә 1- 4 нче сыйныф укучылары өчен түземсезлек белән көтеп алынган чыршы бәйрәме уздырылды. Бәйрәм җыр- бию, күңелле күренешләр белән үрелеп барды. Кыш Бабай белән Кар Кызы укучыларга Яңа ел бүләкләрен тараттылар. Әлеге тамашаны оештырганнары өчен педагог- организатор Фәния Наилевнага һәм укытучыларга зур рәхмәт! Яңа ел һәрберебезгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде дигән теләктә калабыз! -
Игътибарлы булыйк! 24.12.2025

Казан шәһәре Идел буе районы прокуратурасы кисәтә!
Прокуратура Приволжского района г. Казани предупреждает!
-
Яңа ел чараларында 24.12.2025

- 5Б сыйныфы укучылары Айгөл Фәргатовна җитәкчелегендә өчпочмак пешерү буенча мастер- класста катнаштылар.
- 5В сыйныфы укытучылары Гөлчәчәк Ильшатовна белән берлектә УНИКСта "Сказка о потерянном снеге" дигән интерактив тамаша карадылар.
- 6Б сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Гөлфинә Әсхатовна белән прәннек бизәү буенча мастер- класс үткәрделәр.
- 8А сыйныфы укучылары укытучылары Гөлчәчәк Әсхатовна җитәкчелегендә "Имәнлек" шугалагында саф һавада рәхәтләнеп ял иттеләр -
"Тылсымлы Яңа ел" күргәзмәсе 24.12.2025

Еллык традицияне дәвам итеп, гимназиядә "Тылсымлы Яңа ел" дип исемләнгән кул эшләнмәләре һәм рәсем күргәзмәләре оештырылды. Әлеге күргәзмәләр бәйрәм атмосферасы һәм кәеф тудыру, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан үткәрелде. Барлык актив катнашкан укучыларга, әти- әниләргә, сынлы сәнгать укытучысы Гөлфинә Әсхатовнага зур рәхмәт!
Продолжая традицию, в гимназии были организованы выставки под названием "Волшебный Новый год". Эти выставки были организованы в целях создания праздничной атмосферы и настроения, развития творческих способностей учащихся.
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239457%2Fe6c28aef6979fc0b98%2Fpl_wall_-216931602
-
"Казан Кремле" музей‑ тыюлыгы буйлап сәяхәт 23.12.2025

5А сыйныфы укучылары белән "Казан йөрәге" дигән танып- белү сәгате үткәрелде. Балалар "Казан Кремле" музей‑ тыюлыгы буйлап сәяхәт иттеләр.
Укучылар Казан Кремленең истәлекле урыннарын: Спас манарасы, нәфис Сөембикә манарасы һәм якты Благовещение соборы турында белемнәрен ныгыттылар, зирәклек, җитезлек тә күрсәттеләр. Алар уен биремнәрендә катнаштылар: Сөембикә манарасын төзеделәр, татар милли киемнәренең исемнәрен искә төшерделәр.С учащимися 5А класса был организован познавательный час "Сердце Казани". Дети путешествовали по музею- заповеднику "Казанский Кремль".
Учащиеся укрепили свои знания о достопримечательностях Казанского Кремля, участвовали в игровых заданиях: построили башню Сююмбике, вспомнили названия татарской национальной одежды. -
Дәрестән тыш эшчәнлек 23.12.2025

Гимназиянең 2Б сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Илсияр Илгизовна белән берлектә Галиәскәр Камал театрында "Шүрәлене көттегезме?!" спектаклен карадылар.
Шулай ук укучылар "Хәзинә" милли сәнгать галереясендә "Цветная геометрия" дигән мастер- класста катнаштылар. Балалар вакытларын күңелле үткәрделәр, рәхәтләнеп ял иттеләр! -
Укудан тыш чаралар 22.12.2025

1В сыйныфы укучылары укытучылары Гөлчәчәк Мансуровна белән берлектә Яңа ел алдыннан күп кенә чараларда катнаштылар:
- Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Кечкенә Мирза" спектаклен карадылар;
- "Әкият" курчак театрында "Новогодняя сказка или спасение тридевятого царства" тамашасында булдылар;
- "Чыршы" дигән мастер- класс үткәрделәр.
Балалар укудан тыш вакытларын күңелле һәм файдалы үткәрделәр!Учащиеся 1В класса вместе с учителем Гульчачак Мансуровной перед Новым годом приняли участие во многих мероприятиях:
- в Татарском государственном театре драмы и комедии имени Карима Тинчурина посмотрели спектакль "Маленький Мирза";
- посетили представление "Новогодняя сказка или спасение тридевятого царства" в кукольном театре "Экият";
- провели мастер- класс "Ёлочка".
Дети провели время весело и полезно! -
Яңа ел чараларында 22.12.2025

- 2А сыйныфы укучылары укытучылары Рәмзия Рәлифовна белән УНИКСта оештырылган "Морозко" Яңа ел тамашасын карадылар.
- 3В сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Дания Кәшәфетдиновна белән Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Кечкенә Мирза" спектакленә тамаша кылдылар.
- 3Г сыйныфы укытучылары Алсу Габдрафиковна җитәкчелегендә "Дом занимательной науки и техники" интерактив фәнни үзәктә булдылар. -
Кызыклы чаралар 20.12.2025

Гимназиянең 3А сыйныфы укучылары укытучылары Резеда Фатыховна белән бергә "Чулпан" мәдәният үзәгендә "Бременские музыканты" спектаклен карап кайттылар.
Шулай ук "Цирк- закулисье" дип аталган экскурсиядә булдылар. Укучылар әлеге тылсымлы дөнья белән таныштылар һәм үзләренә уңай эмоцияләр алдылар!Учащиеся 3А класса гимназии вместе с учителем Резедой Фатыховной посетили спектакль "Бременские музыканты" в культурном центре "Чулпан".
Также побывали на экскурсии под названием "Цирк- закулисье". Учащиеся познакомились с этим волшебным миром и получили положительные эмоции! -
Пицца ясау буенча мастер- класс 19.12.2025

Гимназиянең 4В сыйныфы укучылары укытучылары Венера Равилевна белән берлектә пицца ясау буенча мастер- класста катнаштылар. Балалар вакытларын күңелле үткәрделәр!
Учащиеся 4В класса совместно с учителем Венерой Равилевной приняли участие в мастер- классе по приготовлению пиццы. Дети весело провели время!










