Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Гомуми әти-әниләр җыелышы 16.05.2024

15 нче һәм 16 нчы май көннәрендә гимназиядә әти - әниләр җыелышы булып узды. Җыелыш актлар залында башланып китте, аннан соң сыйныфларда дәвам итте.
Гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна әти - әниләрне уку елы нәтиҗәләре белән таныштырды, җәйге каникуллар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп үтте. Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна "Бердәм тәрбия мөхите: ата-аналар, балалар һәм тәрбия буенча киңәшче" дигән темага чыгышын тәкъдим итте.
Гомуми җыелыш барышында "Зур тәнәфес", "Тату сыйныф серләре" бәйгеләрендә ярдәм күрсәткән әти - әниләргә гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды. Җыелыш укучыларның матур концерт номерлары белән тәмамланды! -
"ШАЯН ТВ"да кунакта 15.05.2024

Гимназия укучылары Каримова Адилә, Юсупова Айзилә, Хафизова Ләйлә һәм Фатхуллин Нариман сәхнә теле укытучысы Лилия Рафисовна җитәкчелегендә "ШАЯН ТВ" каналында кунакта булып кайттылар. Афәрин!
-
"Кошлар безнең дуслар" дип исемләнгән мастер - класс 14.05.2024

Гимназия китапханәсендә 3А сыйныфы укучылары белән "Кошлар безнең дуслар" дип исемләнгән чара үткәрелде. Балалар кошлар турында белемнәрен төрле уеннар аша ныгыттылар:
- Тапкырга табышмак;
- Очты, очты, кошлар очты...;
- Кем артык?
- Тиз әйт.
Шулай ук укучылар мастер - класста катнаштылар. Төсле картон һәм кәгазьдән аппликация техникасын кулланып оригиналь эшләнмәләр ясадылар. -
"Мөһим сөйләшүләр" - А.С.Пушкинның тууына 225 ел 13.05.2024

13 нче май көнне үткәрелгән "Мөһим сөйләшүләр" рус теле көненә багышланды. Дәреснең темасы "Рус теле. Бөек һәм көчле. А.С.Пушкинның тууына 225 ел" дип аталды. Укучылар презентация белән таныштылар, видеоөзекләр карадылар, интерактив биремнәр эшләделәр.
-
Иннополис шәһәрендә экскурсиядә 11.05.2024

7Б һәм 7В сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Гөлназ Мәҗитовна һәм Розия Базаровна белән берлектә Иннополис шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар. Укучылар яңа IT - технологияләр белән таныштылар, кызыклы яңалыклар белделәр, заманча төзелгән комплексны бик ошаттылар!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239282%2Ff593693a63769a91c7%2Fpl_wall_-216931602
-
Бөек Җиңү көне белән!!! 09.05.2024

Без бәхетле буын, азатлыкта,
Һәм муллыкта гына яшибез.
Җиңү яулаганнар онытылмас,
Бердәмлектә бергә көчлебез!
Бүген Бөек Җиңүнең 79 еллыгы билгеләп үтелә! 9 май – күпмилләтле халык батырлыгына хөрмәт һәм дан, мәңгелек хәтер һәм чиксез рәхмәтле булу көне.
Сезне гимназия коллективы исеменнән Җиңү көне белән котлыйбыз! Туган җиребез күге һәрвакыт имин, күңелләребез тыныч булсын!Видеокотлау: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239281%2Fc2ee658c8e92848607%2Fpl_wall_-216931602
-
"Бөек Җиңү көне" дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе 08.05.2024

Гимназиядә сынлы сәнгать укытучысы Равилә Хәйдәровна җитәкчелегендә "Бөек Җиңү көне" дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырылды.
Рәхмәт Сезгә, батыр ветераннар,
Саклап калган өчен илебез.
Мәңгелек дан Сезгә, каһарманнар,
Тыныч булсын җир һәм күгебез! -
Бөек Ватан сугышы темасына багышланган киноклуб 08.05.2024

Гимназия китапханәсендә китапханәче Зөлфия Рафаильевна һәм тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышы темасына багышланган киноклуб оештырылды. Укучылар "Ванька" һәм "Герой вне времени" фильмын карадылар. Ахырдан укучылар әлеге фильмнар буенча фикер алыштылар.
-
"Җиңү салюты" бәйрәм чарасы 08.05.2024

Гимназия укучылары тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна җитәкчелегендә "Солнечный" реабилитация үзәгендә мөмкинлекләре чикле балаларга Бөек Җиңү көненә багышланган "Җиңү салюты" бәйрәм чарасы оештырдылар. Укучылар "Журавли" әдәби - музыкаль композициясе, "Катюша" җыры һәм "Үлемсез полк" шигыре белән чыгыш ясадылар. Барлык башкарылган чыгыш патриотик нотада узды!
Ахырдан укучыларыбыз "Солдат пилоткасы" дип аталган мастер - класс үткәрделәр һәм үзләре белән алып килгән бүләкләрне тапшырдылар. Әлеге чараны оештырган өчен Гөлчәчәк Әсхатовнага һәм укучыларга рәхмәт белдерәбез!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239269%2Fd9f3e5c0d029098d00%2Fpl_wall_-216931602
-
"Георгий тасмасы" акциясе 08.05.2024

Бөтенроссия патриотик "Георгий тасмасы" акциясе - халкыбыз батырлыгына хөрмәт, үз җиреңне, телеңне, исемеңне яклау эстафетасы. Гимназиябез укучылары да әлеге патриотик чарага кушылдылар. Балалар Җиңү символының тарихы һәм әһәмияте белән дә таныштылар.
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239280%2Fa851356e53d1390e10%2Fpl_wall_-216931602










