Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Россия- минем горизонтларым" курсы 05.09.2024

5 нче сентябрь көнне үткәрелгән "Россия- минем горизонтларым" һөнәри юнәлеш бирү курсы кысаларында укучылар мөмкинлекләр дөньясы белән таныштылар. Сыйныфтан тыш эшчәнлек барышында төрле һөнәрләр турында фикер алыштылар, кызыклы биремнәр эшләделәр.
-
Әти- әниләр җыелышы 05.09.2024

4 нче һәм 5 нче сентябрь көннәрендә гимназиядә әти- әниләр җыелышы үткәрелде. Гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна әти- әниләрне башланып килүче яңа уку елы белән тәбрикләде, эшли башлыячак түгәрәкләр, укучыларның тәртипләре, үз- үзләренең тотышы турында сөйләде.
Җыелыш барышында укыту эшләре буенча директор урынбасары Зөһрә Закерьевна, түгәрәк җитәкчеләре үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. Балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Садыкова Рената Айратовна хокук бозулар һәм законнар турында сөйләп китте. Гомуми җыелыштан соң барлык әти- әниләр сыйныфлар буенча таралыштылар, анда сыйныф җыелышлары дәвам итте. -
Мәңге истә! 03.09.2024

1945 елның 3 сентябре - Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн. Әлеге истәлекле дата уңаеннан укучылар белән "Кадры Победы" дип исемләнгән кинолекторий үткәрелде. Ахырдан укучылар фикерләре белән уртаклаштылар. Ата- бабаларыбызның батырлыгын истә тотарга һәм аларның данын хөрмәт итәргә тиешбез дигән нәтиҗәгә килделәр.
-
Террорчылыкка каршы бердәмлек көне 03.09.2024

Безнең илдә ел саен 3 сентябрьдә террорчылыкка каршы бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан гимназиядә «Өзелгән дәрес» хәтер сәгате үткәрелде. Укучылар әлеге датаның барлыкка килү тарихы һәм әһәмияте белән таныштылар.
-
Белем бәйрәме белән! 02.09.2024

Белем көне белән сине!
Син укучы бүгеннән.
Йолдызларның иң яктысын
Җый син белем күгеннән.
Якты дөнья, бөек җирләр
Ачарга була хәзер.
Мәктәп дигән серле җиһан ишек ачарга әзер!
Хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар, әти-әниләр! Барыгызны да чын күңелдән Белем бәйрәме белән котлыйбыз! Белем дигән могҗизалы илнең ишекләре сезнең өчен киң ачылсын, яңа уку елы күңелегездә матур хатирә булып уелып калсын, яңа җинүләр алып килсен! Хәерле сәгатьтә! -
"Киләчәк самолёты" акциясе 02.09.2024

Яңа уку елында 108 укучы тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Гимназиябезнең беренче сыйныф укучылары өчен "Балачак навигаторлары" проекты кысаларында яңа традиция - "Киләчәк самолеты" акциясенә старт бирелде. Чыгарылыш сыйныф укучылары тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна җитәкчелегендә нәни дусларыбызга үз куллары белән ясалган, матур теләкләр язылган самолётлар бүләк иттеләр. Уңышлар сезгә, беренче сыйныф укучылары!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239302%2F4dd38b8da418b4bbf7%2Fpl_wall_-216931602
-
Вступай в армию ПОБЕДЫ! 01.09.2024

-
11 нче сыйныф укучыларына аттестат тапшыру тантанасы! 28.06.2024

Бу изге йорт, туган нигез кебек,
Очраштырыр сезне тагын да.
Әйләнәдә — гөлләр, тормыш якты,
Бәйрәм хисе бүген күңелдә!
Өлгергәнлек аттестаты алдык диеп,
Горурлана һәркем бу көндә.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сез тормышыгыздагы иң мөһим этапларның берсен үттегез - гимназияне тәмамладыгыз. Сезнең алда якты киләчәк, өметләр, хыяллар. Куйган максатларыгызга кыю барыгыз, теләкләрегезгә ирешегез! Кем генә булсагыз да, кайда гына эшләсәгез дә, сезне тәрбияләүгә бар көчен куйган әти - әниләрегезне, белем биргән укытучыларны, балачактан җитәкләшеп үскән сыйныфташларыгызны онытмагыз! Ак юл сиңа, чыгарылыш сыйныф укучысы! -
9 нчы сыйныфларның аттестат алу тантанасы! 25.06.2024

Бүген гимназиябездә 9 нчы сыйныф укучыларына аттестат тапшыру тантанасы үткәрелде. Әлеге чарада онытылмас мизгелләр күп булды: ихлас котлаулар, шатлыклы күз яшьләре, чын күңелдән башкарылган җырлар, биюләр. Барлык чыгыш укытучылар, әти - әниләр тарафыннан алкышларга күмелде.
"Укучылар, бүген сезнең мөстәкыйль тормышка аяк баскан көнегез. Үз көчегезгә ышаныгыз, үз алдыгызга максатлар куегыз һәм теләгегезгә ирешегез! Уңышлы юллар сезгә!" - дип матур теләкләрен җиткерде гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна.
9 нчы сыйныф укучылары, сезне әлеге истәлекле көн белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, зур уңышлар, яңа үрләр теләп калабыз! Әти - әниләрегезнең, укытучыларыгызның ышанычларын аклагыз, җәмгыятебез өчен кирәкле һөнәр ияләре булыгыз! Мәктәп еллары күңелләрегездә якты хатирәләр булып калсын! -
Җәйге лагерьның егерме беренче көне 22.06.2024

Егерме бер көн дәвам иткән лагерь ахырына якынлашты. 22 июнь – Бөек Ватан сугышы башлану датасы булып тарихка кереп калган Хәтер һәм кайгы көне. Укучылар әлеге көннең тарихы белән таныштылар, видеоөзекләр карадылар. Чарадан соң лагерьны ябу тантанасы оештырылды.
Лагерь чоры ул - күңелле һәм файдалы вакыт үткәрү мөмкинлеге, балаларның иҗади үсеше, рухи дөньясын баету өчен мәйданчык. Биредә укучыларның һәр яңа көне алдагы көнгә охшамаган: кызыклы уеннар, яңа кешеләр белән танышу, якты тәэсирләр, аралашу һәм очрашулар. Лагерьны оештыруда хезмәт куйган барлык укытучыларга, хезмәткәрләргә, пешекчеләргә, җитәкчеләре Фәния Наилевна, Флүзә Рузалевнага зур рәхмәтләребезне белдерәбез! Укучыларны яңа уку елында көтеп калабыз!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-222311097_456239194%2F16af738a156682a9d7%2Fpl_post_-222311097_242










