Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
2023 - 2024 нче уку елы нәтиҗәләре буенча линейка 23.05.2024

23 нче май көнне гимназиядә 2023 - 2024 нче уку елы нәтиҗәләре буенча тантаналы рәвештә линейкалар үткәрелде. Линейка барышында төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда, гимназия тормышында актив катнашкан укучыларыбыз бүләкләнделәр!
Гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна җәйге каникул вакытында үз - үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, укучыларга күңелле һәм файдалы яллар теләде! -
"Союзмультпарк"та кунакта! 22.05.2024

2А сыйныфы укучылары "Союзмультпарк"та сәяхәттә булып кайттылар. "Балалар әлеге могҗизалы урыннан бик канәгать калдылар. Шундый рәхәт ял оештырган өчен сыйныфның әти - әниләренә зур рәхмәт!" - дип теләкләре белән уртаклашты сыйныф җитәкчесе Гөлфия Рөстәмовна.
-
"Живопись шерстью" дигән мастер - класс 22.05.2024

2Б сыйныфы укучылары "Живопись шерстью" дигән мастер - класста катнаштылар, эшләү техникасы белән таныштылар, вакытларын кызыклы һәм файдалы үткәрделәр!
-
"Солнечный" реабилитация үзәгендә 21.05.2024

Гимназиябез активистлары тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна һәм ЮХИДИ идарәсенең профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Сәгдия Салиховна җитәкчелегендә "Солнечный" реабилитация үзәгендә булып кайттылар. Сәгдия Салиховна балаларга юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде, укучыларыбыз үзләренең музыкаль чыгышларын тәкъдим иттеләр.
-
Мөһим сөйләшүләр - Балалар иҗтимагый оешмалары көне 20.05.2024

20 нче май көнне үткәрелгән "Мөһим сөйләшүләр" "Һәрвакыт әзер бул! Балалар иҗтимагый оешмалары көне" дип аталды. Укучылар белән балалар иҗтимагый оешмаларының тарихы, пионерия турында әңгәмә алып барылды. Дәрес барышында видеоөзекләр каралды, биремнәр эшләнелде.
-
19 май - Рәсәйдә балалар иҗтимагый оешмалары көне 19.05.2024

19 май - Рәсәйдә балалар иҗтимагый оешмалары көне. Совет чорында ул Пионерия көне дип атала иде. Хәзерге вакытта "Алдынгылар хәрәкәте" зур тизлек белән үсеп килә. Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна укучыларга пионер хәрәкәте тарихы, традицияләре һәм атрибутикалары турында сөйләде. Балалар презентация белән таныштылар, фикер алыштылар.
-
Язгы изгелек атнасы - Хәйрия ярминкәсе 18.05.2024

Бүген гимназиядә Хәйрия ярминкәсе оештырылды. Сыйныфлар бик җитди әзерләнгәннәр, өстәлләрнең муллыгына исең китәрлек!
"Хәерле көн, хөрмәтле әти - әниләр, укучылар һәм коллегалар! Гимназиябездә зур чара - Хәйрия ярминкәсе уздырылды. Әлеге акциядә катнашкан һәрбер балага, әти - әнигә һәм укытучыга зур рәхмәтемне белдерәсем килә! Язгы Хәйрия ярминкәсендә без 247 001 сум акча җыйганбыз!!! Җыйган акча авыру балаларга барып ирешсен һәм ярдәме тисен дигән теләктә калам!!! Эшләгән яхшылыкларның рәхәтен тоеп, балаларыбызның шатлык - куанычларына сөенеп, сәламәт, бердәм булып яшәргә язсын! Барыгызга да бик зур рәхмәт!" - дип үзенең изге теләкләрен җиткерде гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна.Репортаж: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239286%2Fc410cdff362a09abe3%2Fpl_wall_-216931602
-
Казан КВН лигасы! 17.05.2024

17 нче май көнне шәһәр күләмендә Шаяннар һәм Тапкырлар клубының мәктәп лигасы үткәрелде. Гимназиябезнең "Галәм" командасы әлеге уенда I урынны яулады һәм 15 мең сумлык сертификатка ия булды! Командалар үз көчләрен визитка һәм импровизация бәйгеләрендә сынадылар. Без укучыларыбыз белән горурланабыз, алга таба да уңышлар теләп калабыз!!!
-
Озын тәнәфес - 2024 16.05.2024

13 нче май көнне "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә "Озын тәнәфес - 2024" фестиваленең гала - концерты узды. Гимназиябез кече төркемдә II урынны яулады һәм 500 мең сум күләмендә сертификатка ия булды!!!
Гала - концертны 7Б сыйныфы укучысы Валеева Алимә алып барды. Гимназиябезне "Ашхабад" чыгышы белән 7А сыйныфы укучысы Галиев Кәрим һәм "Энҗе бөртекләре", "Кояш нуры" бию коллективлары тәкъдим итте!
"Бездә иң талантлы, сәләтле, максатчан укучылар белем ала. Әлеге масштаблы проектта без тагын бер кат үзебезнең бердәм һәм дус Гаилә булуыбызны исбатладык. Барлык катнашкан һәм ярдәм иткән укучыларга, укытучыларга, әти - әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез! Минем Галәм - минем Гаиләм!" - дип теләкләре белән уртаклашты гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна.
Репортаж: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239283%2Fcb9ac9022bf8740a0d%2Fpl_wall_-216931602 -
"Россия – минем горизонтларым" һөнәри юнәлеш бирү курсы 16.05.2024

16 нчы май көнне үткәрелгән "Россия - минем горизонтларым" курсы кысаларында укучылар белән "Минем илем - минем киләчәгем" темасына сөйләшү алып барылды, һөнәри юнәлеш буенча оештырылган дәресләргә йомгак ясалды. Укучылар видеоөзекләр карадылар, җәйге каникулга планнары белән уртаклаштылар.










