Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Табигать кочагында 18.09.2024

2Г сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Алсу Габдрафиковна һәм әти- әниләр белән берлектә табигать кочагында ял итеп кайттылар. Балалар саф һавада рәхәтләнеп төрле уеннар уйнадылар, уңай эмоция һәм яхшы кәеф алдылар!
-
Китапханә эшчәнлеге 17.09.2024

Гимназия укучылары татар һәм рус язучыларының гына түгел, шулай ук чит ил язучыларының иҗаты белән дә даими танышып торалар. 2А һәм 2В сыйныфы укучылары белән танылган "Бемби" китабының авторы Феликс Зальтен иҗаты буенча әдәби чара үткәрелде. Балалар язучының тормыш юлы, әсәрләре белән таныштылар, ахырдан викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
Мөһим сөйләшүләр - "Россия юллары" 16.09.2024

16 нчы сентябрь көнне гимназиядә дүшәмбе иртәсе Рәсәй һәм Татарстан гимннарын башкарудан башланып китте. Гимн җырлаганнан соң "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы уздырылды. Укучылар белән "Россия юллары" дигән темага сөйләшү алып барылды. Дәреснең максатлары:
- укучыларда илнең транспорт системасы турында белемнәрен арттыру;
- Россия тимер юлларының ил үсешенә керткән өлеше һәм тимер юлчы һөнәрләренең күптөрлелеге турында күзаллау формалаштыру;
- гражданлык позициясе һәм илебезгә хөрмәт хисе тәрбияләү. -
Көзге Хәйрия ярминкәсе 13.09.2024

12 нче сентябрь көнне гимназиябездә Хәйрия ярминкәсе оештырылды. Сыйныфлар бик җитди әзерләнгәннәр, өстәлләрнең муллыгына исең китәрлек!
"Хәерле көн, хөрмәтле әти - әниләр, укучылар һәм коллегалар! Хәйрия ярминкәсендә катнашкан һәрбер балага, әти - әнигә һәм укытучыга зур рәхмәтемне белдерәсе килә! Көзге Хәйрия ярминкәсендә без 300592 сум акча җыйганбыз! Җыелган акчалар авыру балаларга барып ирешсен һәм ярдәме тисен иде дигән теләктә калам! Эшләгән яхшылыкларның игелеген тоеп, балаларыбызның шатлык-куанычларына сөенеп, сәламәт, бердәм булып яшәргә насыйп булсын!"- дип үзенең изге теләкләрен җиткерде гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239305%2Ffdc658a5cef7059cc2%2Fpl_wall_-216931602
-
“Россия - минем горизонтларым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы 12.09.2024

12 нче сентябрь көнне үткәрелгән “Россия - минем горизонтларым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы кысаларында укучылар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә "Үз киләчәгеңне ач" дигән темага фикер алыштылар. Максатлар:
- укучыларга һөнәр сайлауда ярдәм итү;
- заманча һөнәри юнәлешләр белән таныштыру;
- сайлаган һөнәр өчен кирәкле шәхси сыйфатларны үстерү. -
Һөнәри юнәлеш: умартачы хезмәте белән танышу 12.09.2024

Һөнәри юнәлеш бирү кысаларында 3А һәм 3Б сыйныфы укучылары умартачы хезмәте белән таныштылар. Сыйныф сәгатендә балалар бал кортлары дөньясына сәяхәт кылдылар. Әлеге үзенчәлекле һәм кызыклы һөнәр иясе укучыларны үзенең эш кораллары белән таныштырды, бал кортлары турында күп мәгълүмат бирде. Очрашу укучыларга бик ошады!
-
Фашизм корбаннарын искә алу көне 10.09.2024

10 нчы сентябрь илебез буенча фашизм корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Укучылар белән әлеге көнгә багышланган “Хәтер сандыгы” дигән интеллектуаль уен уздырылды. Укучылар искә алу көненең тарихы, илебез кичергән югалтулар турында фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр.
-
Мөһим сөйләшүләр - "Мәгълүмат гасыры" 09.09.2024

Бүген гимназиядә дүшәмбе иртәсе Рәсәй һәм Татарстан гимннарын башкарудан башланып китте. Гимн җырлаганнан соң "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы уздырылды. Дәрес Россиянең ТАСС мәгълүмат агентлыгына 120 ел тулуга багышланды. Укучылар белән “Мәгълүмат гасыры” дигән темага сөйләшү алып барылды, презентация һәм видеоөзекләр каралды, кызыклы биремнәр эшләнелде.
-
Халыкара грамоталылык көне 07.09.2024

8 нче сентябрь- Халыкара грамоталылык көне. Шул уңайдан тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна башлангыч сыйныф укучылары белән "Белемлелек иленә сәяхәт" исемле кинолекторий уздырды. Укучылар әлеге көннең тарихы белән таныштылар, мультфильмнар карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар эзләделәр. Шулай ук 7 нче сыйныф укучылары белән "Русиядә грамоталылык" дип аталган интерактив турнир үткәрелде.
Укучыларыбыз "Шигырьләрне дөрес һәм матур укыйбыз" дигән әдәби чарада да актив катнаштылар. 3А сыйныфы укучылары "Мин яратам сине, Татарстан" шигырен сөйләделәр.
Һәр укучы үзе өчен төп нәтиҗә ясады: белемле булу бик яхшы!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239304%2F8f35562329f77f15e5%2Fpl_wall_-216931602
-
"Беренче сыйныфка багышлау" чарасында 06.09.2024

Гимназиябезнең беренче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре һәм әти- әниләре белән берлектә УНИКСта үткәрелгән "Беренче сыйныфка багышлау" чарасында булып кайттылар. Бәйрәм барышында балалар юл йөрү, мәктәптә үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.










