Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
Җәйге лагерьның унынчы көне 06.06.2024

Укучылар "Туган авылым" милли комплекска сәяхәт кылдылар һәм өчпочмак пешерү буенча мастер - класста катнаштылар. Комплекс буенча экскурсия оештырылганнан соң, балалар үзләре ясаган өчпочмаклар белән сыйландылар.
-
Җәйге лагерьның тугызынчы көне 05.06.2024

Укучыларның көне файдалы һәм кызыклы үтте:
- Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган әдәби чаралар, викториналар үткәрелде;
- Шигырь конкурсы уздырылды;
- Крио - шоу оештырылды.Видеога сылтама: https://vk.com/galyamaldingilari?z=video-222311097_456239190%2F95bb939bed22666c5c%2Fpl_wall_-222311097
-
Җәйге лагерьның сигезенче көне 04.06.2024

Укучылар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Былтыр маҗаралары" исемле интерактив тамашаны карап кайттылар. Балалар кызыклы уеннар, җыр - биюләр белән үрелгән әлеге спектакльне бик ошаттылар!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239294%2Fee3e4d6339641d798b%2Fpl_wall_-216931602
-
Җәйге лагерьның җиденче көне 03.06.2024

Балалар белән Горки - Әмәт урман паркында пикник оештырылды. Укучылар саф һавада рәхәтләнеп ял иттеләр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, бер - берсе белән аралашудан күп тәэсирләр һәм шатлык алдылар!
-
Җәйге лагерьның алтынчы көне 01.06.2024

Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык өстәүче бәйрәм – Балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан, укучыларыбыз Казан Кремлендә оештырылган "Ялкын фест" фестивалендә булып кайттылар. Балалар төрле уеннарда, мастер - классларда катнаштылар. Шулай ук укучылар Милли музейга сәяхәт кылдылар, тарихи экспозицияләр белән таныштылар.
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239293%2Ff36a6fc407ece3fc69%2Fpl_wall_-216931602
-
Җәйге лагерьның бишенче көне 31.05.2024

Бүген укучыларның көне бик кызыклы үтте:
- һәр отряд үзенең исемен һәм девизын уйлап тапты, газетасын чыгарды;
- асфальтта төсле акбурлар белән рәсем ясадылар, җәйнең иң матур мизгелләрен чагылдырдылар;
- Халыкара балаларны яклау көне якынлашу уңаеннан, мороженое белән сыйландылар.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239292%2F714f8d816fd277f47e%2Fpl_wall_-216931602
-
"ШАЯН ТВ"да кунакта! 31.05.2024

Шаяннар һәм Тапкырлар клубының Казан лигасында I урын яулаган "Галәм" командасы "ШАЯН ТВ" каналында кунакта булып кайтты. Укучылар алып баручының кызыклы сорауларына җавап бирделәр:
- Тамашачыны көлдерү авырмы?
- Кайсы команда белән көч сынашырга кыен иде?
- КВН хәрәкәтендә катнашу сезгә нәрсә бирә?
- Сез тормышта да шундый кызыклармы? -
Котлыйбыз! 30.05.2024

Гимназия базасында эшләп килүче каратэ түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз "Кубок новичка" бәйгесендә югары нәтиҗәләргә ирештеләр:
- 4В сыйныфы укучылары Ахатов Гомәр һәм Гарнышев Данияр - I урын;
- 3В сыйныфы укучысы Сибгатуллин Гадел - II урын;
- 2А сыйныфы укучысы Жданов Алмаз - III урын;
- 5А сыйныфы укучысы Хасанова Алинә - III урын;
Укучыларыбызны һәм тренерлары Илсур Илгизовичны зур җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез! -
Җәйге лагерьның дүртенче көне 30.05.2024

Укучылар Казанның "Замбези елгасы" зоопаркына сәяхәт кылдылар. Балалар таң калып төрле җәнлекләрне һәм кошларны күзәттеләр. Әлеге мавыктыргыч экскурсия балалар күңелендә озак сакланыр!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239291%2Ffe9a001a7cb80e17a2%2Fpl_wall_-216931602
-
Җәйге лагерьның өченче көне 29.05.2024

Балалар "Сахарная вата" дигән мавыктыргыч шоу карадылар:
- татлы мамыкның килеп чыгу тарихын белделәр;
- әзерләү процессы белән таныштылар;
- төрле кызыклы биремнәр үтәделәр;
- шикәр мамыгы белән сыйландылар.
Гимназия активисты Камилә укучыларны рәсем ясауның төрле техникалары белән таныштырды.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239290%2F4ecb6db096344f51cd%2Fpl_wall_-216931602










