Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Халыкара музыка көне 01.10.2024

1 нче октябрьдә Халыкара музыка көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан укучылар музыка дөньясы белән таныштылар, җыр геройларын үзләренең рәсемнәрендә чагылдырдылар.
Музыка турында берничә кызыклы факт:
- Музыка безнең организмга тәэсир итә. Безнең йөрәк тыңлаган музыка ритмына көйләнә.
- Җыр хәтерне һәм фикер йөртү сәләтен яхшырта.
- Психологлар фикеренчә, музыка кәефне яхшыртып кына калмый, куелган максатларга ирешергә, үз- үзеңә ышанырга да ярдәм итә. -
Халыкара өлкәннәр көне 01.10.2024

1 нче октябрь- Халыкара өлкәннәр көне. Әлеге көн уңаеннан гимназиядә матур чаралар, сыйныф сәгатьләре үткәрелде:
- гимназия активистлары "Солнечный" реабилитация үзәгендә оештырылган "Сезгә хөрмәт һәм ихтирам" бәйрәм концертында катнаштылар;
- 1А сыйныфы укучылары белән кинолекторий уздырылды, "Жили-были дед и баба" мультфильмы каралды;
- 4В сыйныфы укучылары "Бәйрәм" мультфильмы буенча фикер алыштылар, әби- бабайларына открыткалар ясадылар.
Кадерле әби- бабаларыбыз, гомерләренең "көмеш" чорына кергән апа- абыйларыбыз бәйрәм көнне генә түгел, ә һәрвакыт игътибарга һәм яратуга мохтаҗ. Алар- безнең тормышны бизәүчеләр. Барлык өлкәннәребезгә сәламәтлек, гаилә җылысы, күңел тынычлыгы теләп калабыз! -
Мөһим сөйләшүләр - "Укытучылар көне" 30.09.2024

30 нчы сентябрь көнне гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагларын күтәрү һәм гимннарны башкарудан башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим сөйләшүләр" уздырылды. Дәреснең темасы "Укытучылар көне" дип аталды. Укучылар кеше тормышында укытучының роле турында фикер алыштылар.
Шулай ук гимназиябездә "Укытучыма рәхмәт сүзләре" дигән акция башланып китте. Барлык укучыларны, әти- әниләрне әлеге акциядә актив катнашырга чакырып калабыз! -
"ЮНАРМИЯ" сафларына кабул ителү 30.09.2024

30 нчы сентябрь көнне гимназия укучылары өчен мөһим вакыйга булды. Жуков исемендәге Кызыл байраклы Казан югары танк команда училищесы базасында "ЮНАРМИЯ" хәрәкәтенә кабул ителү тантанасы уздырылды. Укучыларыбыз Салаватуллина Әминә, Ишмухаметова Әминә, Әминова Мәрьям, Булатов Инсаф, Зарипов Амиль, Зянов Раян һәм Менликеев Әмир яшь армиячеләр сафын тулыландырдылар. Котлыйбыз!
"Ватанга тугры калырга, яшь армиячеләр туганлыгына тап төшермәскә, намуслы һәм гадел булырга, ярдәмгә мохтаҗларны якларга, укуда һәм спортта уңышларга ирешергә!" - әлеге сүзләр "ЮНАРМИЯ" хәрәкәтенең девизы булып тора. -
"Кәҗә, сарык һәм башкалар" спектакле 28.09.2024

2Г сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Алсу Габдрафиковна белән берлектә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына сәяхәт кылдылар. Алар "Кәҗә, сарык һәм башкалар" спектаклен карадылар. Әлеге музыкаль әкият балаларга бик ошады!
-
"Беренчеләр вакыты" проекты 27.09.2024

Гимназиябезнең "Алдынгылар хәрәкәте" активистлары тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна җитәкчелегендә 362 нче номерлы балалар бакчасында "Беренчеләр вакыты" ("Время Первых") дигән уен үткәрделәр. Әлеге чараның төп максатлары:
- мәктәп һәм балалар бакчасы арасында үзара хезмәттәшлекне активлаштыру;
- балаларны кече яшьтән "Алдынгылар хәрәкәте" берләшмәсе белән таныштыру.
Уен барышында балалар "Алдынгылар хәрәкәте"нең юнәлешләре белән таныштылар, төрле биремнәр эшләделәр, флешмоб биеделәр. Активистлар һәм балалар уңай эмоция һәм яхшы кәеф алдылар!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239307%2F1973830c772bd130ce%2Fpl_wall_-216931602
-
"Россия- минем горизонтларым" дәрестән тыш эшчәнлек курсы 26.09.2024

26 нчы сентябрь көнне үткәрелгән “Россия - минем горизонтларым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы кысаларында укучылар белән "Аграр Россия: үсемлекчелек, бакчачылык" дигән темага сөйләшү алып барылды. Төп максатлар:
- әлеге аграр тармаклар турында белемнәрне арттыру;
- заманча технологияләр белән танышу. -
Халыклар дуслыгы йортында 26.09.2024

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында "Дуслык һәм татулык дәресләре" проекты старт алды. Әлеге чарада гимназиянең 7А сыйныфы укучылары да катнашып кайттылар.
Иң башта укучыларга экскурсия оештырылды, аннары дәреснең интерактив өлеше уздырылды. Чара барышында балалар сорауларга җавап бирделәр. Иң актив укучыларга Халыклар дуслыгы йортыннан бүләкләр тапшырылды. -
Әдәби кичә 25.09.2024

Гимназия китапханәсендә 3Б сыйныфы укучылары белән Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның иҗатына багышланган шигърият кичәсе уздырылды. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, шигырьләре белән таныштылар. Кичә барышында балалар табышмакларга җаваплар эзләделәр, "Оча торган чәчәк", "Песнәк белән сөйләшү" шигырьләрен укыдылар.
-
Мөһим сөйләшүләр - "Ашлык үткән юл" 23.09.2024

Гимназиядә дүшәмбе иртәсе Рәсәй һәм Татарстан гимннарын башкарудан башланып китте. Гимн җырлаганнан соң "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы уздырылды. Укучылар белән илебезнең авыл хуҗалыгы турында сөйләшү алып барылды. Дәреснең максатлары:
- авыл хуҗалыгы һөнәрләренең мөһимлеген аңлау;
- әлеге өлкәдә хезмәт куючыларның эшенә хөрмәт тәрбияләү;
- илебез ирешкән казанышлар өчен горурлык хисе формалаштыру.










