Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Җәйге лагерьның икенче көне 28.05.2024

Гимназиябезнең җәйге лагеры актив эшчәнлеген дәвам итә. Укучылар мастер - класста катнаштылар, ярмадан аппликация ясадылар. Көндезге аштан соң балалар саф һавада хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.
-
Җәйге лагерьның беренче көне 27.05.2024

Бүген “Бәхетле балачак” балалар сәламәтләндерү лагерен ачу тантанасы узды! Укучыларыбыз "Tiki Viki" күңел ачу үзәгендә булып кайттылар. Балалар вакытны күңелле үткәреп кенә калмадылар, энергия һәм онытылмас тәэсирләр алдылар!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239289%2F5fc944684c6afd3d7b%2Fpl_wall_-216931602
-
"Татар авылы" музеенда 26.05.2024

6Б сыйныфы укучылары "Татар авылы" музеенда булып кайттылар:
- укучылар татарларның көн - күреш шартлары тарихы белән таныштылар.
- татар халкының милли ризыгы булган кыстыбый пешерү буенча мастер - класста катнаштылар һәм тәмле татар чәе белән сыйландылар;
- җәнлекләрне үзләре алып килгән күчтәнәчләр белән сыйладылар. -
"Туган авылым" комплексында 26.05.2024

5Б сыйныфы укучылары "Туган авылым" комплексында балчыктан төрле фигуралар ясау буенча мастер - класста катнаштылар. Балаларга әлеге үзенчәлекле мастер - класс бик ошады!
-
"Татар Бистәсе" интерактив музеенда кунакта 25.05.2024

5А сыйныфы укучылары "Татар Бистәсе" интерактив музеенда кунакта булып кайттылар. Милли музей хезмәткәрләре балаларны бик кунакчыл каршы алдылар, тәмле чәйләре һәм баллы ризыклары белән сыйладылар.
Экскурсия барышында укучылар Кабан күле серләре белән таныштылар, Юнысов мәйданы, Мәрҗәни, Апанай мәчетләре тарихы, Казан татарларының элек ничек яшәгәннәре белән таныштылар. -
Табигать кочагында 25.05.2024

5В сыйныфы укучылары табигать кочагында ял итеп кайттылар. Укучылар саф һавада рәхәтләнеп төрле уеннар уйнадылар, уңай эмоция һәм яхшы кәеф алдылар!
-
Балалар басмаларына язылу буенча түгәрәк өстәл 24.05.2024

2024 нче елның икенче яртыеллыгына газета - журналларга язылу дәвам итә. Гимназия укучылары "Сабантуй" һәм "Салават күпере" журналларына ел саен яратып языла. "Сабантуй" журналындагы бирем - уеннарны яратып чишәләр, үзләре дә төрле бәйгеләрдә катнашырга тырышалар.
Гимназия укучылары бик сәләтле:
- "Сабантуй" журналының май ае саны тышлыгын гимназиянең "Хәят" ансамбле егетләре бизәде;
- Апрель ае санының "Директорга биш сорау" сәхифәсендә гимназия директоры Гөлшат Әбүзәр кызы Фәсхетдинова белән әңгәмәне укырга була;
- 4В сыйныфы укучысы Инсаф Кәримов иҗат итәргә ярата, "Сабантуй" журналы оештырган "Каләмдәш" һәм "Мин журналист булам" онлайн-дәресләрдә актив катнаша.
Җәйге каникулларда да китап - журналларны укучыларыбыз яратып укыр дигән өметтә калабыз! -
Соңгы кыңгырау кичәсе! 24.05.2024

Дәшә серле юллар,
Башта төрле уйлар,
Яшь йөрәктә чыңлый мең сорау.
Якты юллар теләп,
Матурлыкка өндәп
Саубуллаша көмеш кыңгырау..
24 нче май көнне гимназиябездә 11 нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Бәйрәм белән укучыларны директорыбыз Гөлшат Әбүзәровна, Вахитов һәм Идел буе районнары буенча укыту - методик сектор мөдире Миләүшә Василовна, директор урынбасарлары, 1 нче сыйныф укучылары, әти - әниләр һәм яраткан укытучылары котлады.
Тантанада күңелле һәм моңсу мизгелләр күп булды. Әйе, вакыт сиздерми генә үтеп киткән. Кызыклы дәресләр, шау - шулы тәнәфесләр, төрле сәяхәтләр артта калды. Алда беренче сынаулар көтә...
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезгә күңел күтәренкелеге, оптимизм, үз - үзегезгә ышаныч, якты киләчәк һәм уңышлар гына телибез! Ак юллар сезгә, укучылар!!!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239288%2F1c7e45561706dc22f0%2Fpl_wall_-216931602
-
"Китапханә серләре" әдәби дәрес 23.05.2024

Гимназия китапханәсендә 5А сыйныфы укучылары белән "Китапханә серләре" дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрелде. Укучылар китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Беренче китапханәләр ни сәбәпле, ничек, кайда, кайчан барлыкка килгән дигән сорауларга җаваплар таптылар.
-
Котлыйбыз! Горурланабыз! 23.05.2024

Гимназиябез укучылары "Россия - минем тарих" паркында 8 - 11 нче сыйныфлар арасында үткәрелгән "Своя игра" дип аталган интеллектуаль бәйгедә I урынны яуладылар. Укучыларыбызны һәм җитәкчеләре Эльмира Расыховнаны чын күңелдән котлыйбыз!!!










