Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
"Пушкин картасы" программасын гамәлгә ашыру 07.10.2024

Гимназиянең 8В, 10 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Розия Базаровна һәм Эльмира Вагизовна белән берлектә "Пушкин картасы" проекты кысаларында В. И. Ленин исемендәге мәдәният йортында "Осенняя феерия" дип исемләнгән концерт карап кайттылар. Укучылар танылган җырларны заманча аранжировкада тыңладылар, яшь башкаручылар белән таныштылар, яхшы кәеф алдылар!
-
Кремль буйлап сәяхәт 06.10.2024

5В сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Индира Рифкатовна һәм әти- әниләре белән берлектә Кремль буйлап сәяхәт кылдылар. Квест маршруты барышында укучылар шәһәрнең истәлекле урыннары турында белделәр, архитектура объектлары, легендалар белән таныштылар. Әлеге чара позитив һәм уңай эмоцияләргә бай булды!
-
5 нче октябрь- Укытучылар көне! 05.10.2024

Җир йөзендә иң- иң матур теләкләрне
Сорасалар, багышларга кемгә, диеп,
Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән
Укытучыга, дияр идем, башым иеп!
5 нче октябрь- Укытучылар көне. Әлеге күркәм бәйрәм көнендә йөрәктән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез, хөрмәтле укытучылар! Барыгызга да исәнлек- саулык, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны теләп калабыз! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен!
Гимназиядә Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм концерты уздырылды. Бәйрәмгә күп еллар гимназиябездә эшләп, лаеклы ялга чыккан укытучылар, хезмәткәрләр чакырылды. Укытучыларга һәм өлкәннәребезгә укучыларыбыз үз куллары белән эшләнгән бүләкләр тапшырдылар, үзләренең талантларын күрсәттеләр. Укытучыларыбыз, килгән кунакларыбыз тарафыннан һәр чыгыш кайнар алкышларга күмелде! Концерттан соң очрашу бәйрәм табыны артында дәвам итте.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239319%2F580771aa19fd19b01c%2Fpl_wall_-216931602
-
Бөтендөнья җәнлекләрне яклау көне 04.10.2024

4 нче октябрь– Бөтендөнья җәнлекләрне яклау көне. Әлеге көн барлык кешеләрнең игътибарын җәнлекләр проблемаларына юнәлтү һәм безнең кечкенә дусларыбызга карата ярдәмчел булу максатыннан үткәрелә. Дәрес барышында укучылар белән сирәк очырый торган һәм юкка чыгып баручы җәнлекләр турында сөйләшү алып барылды, кинолекторий үткәрелде. Балалар "Галчонок" мультфильмын карадылар һәм фикер алыштылар.
-
"Бир тәпиеңне, дустым!" акциясе 04.10.2024

Гимназиябезнең кадерле укучылары, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр! Барыгызны да "Cats house" песиләр приютына ярдәм итү максатыннан «Бир тәпиеңне, дустым!» акциясенә кушылырга чакырабыз!
Приюттан шундый хәбәр килде: «Здравствуйте! Весь приют сидит на корме Purina one (он нужен всегда, если приобрели корма другой марки тоже с благодарностью примем, мы не одним днём живём). Ещё нужны наполнители, шприцы 1-2-5 кубовые. Может у кого в семье есть когтеточки или комплексы которыми не пользуются домашние животные, бывает люди покупают, а из питомцы не пользуются. У нас на 95% износилось всё, выкинуть пока не можем, останутся голые полы. Закупиться тоже пока нет возможности, стройка вытягивает с нас все финансы». Песиләрнең дә безнең шикелле табигать балалары икәнен онытмасак иде. Алар да безнең ярдәмгә мохтаҗ. Акциягә битараф булмаучыларга алдан ук рәхмәтебезне белдерәбез! Хәйрия акциясе 7 октябрьгә кадәр дәвам итә.
-
“Россия- минем горизонтларым” дәрестән тыш эшчәнлек курсы 03.10.2024

3 нче октябрь көнне үткәрелгән “Россия- минем горизонтларым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы “Индустриаль Россия: атом- төш сәнәгате” темасына багышланды. Укучылар видеоөзекләр, төрле кызыклы биремнәр ярдәмендә әлеге юнәлеш белән таныштылар. Дәреснең максатлары:
- атом- төш сәнәгате турында тулысынча мәгълүмат бирү;
- укучыларны һөнәр сайлау процессына әзерләү. -
Горурланабыз! 03.10.2024

2 нче октябрь көнне Казан шәһәре мәгариф идарәсе тарафыннан тәрбия эшләре һәм сыйныф җитәкчесенең эшчәнлеге буенча түгәрәк өстәл оештырылды. Әлеге матур чарада гимназиябезнең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна да катнашты.
Гөлчәчәк Әсхатовна мәгариф идарәсе вәкилләренә, килгән кунакларга "Тату сыйныф серләре" бәйгесендә катнашу нинди нәтиҗә бирүе турында сөйләде. Чара ахырында нәтиҗәле хезмәте өчен мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Асафович тарафыннан имзаланган рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Чын күңелдән котлыйбыз! -
"Киләчәккә билет" һөнәри юнәлеш проекты 02.10.2024

8А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Айгөл Фатыховна белән берлектә "Киләчәккә билет" һөнәри юнәлеш проекты кысаларында "Киләчәк лабораториясе" күргәзмәсендә булып кайттылар. Проектның максаты- мәктәп укучыларында булачак һөнәрне аңлы рәвештә сайлау буенча күнекмәләр формалаштыру.
-
Укытучы һөнәренә багышлау тантанасында 02.10.2024

Гимназиянең 1Г сыйныфы укытучысы Аделя Ирековна яшь мөгаллимнәрне "Укытучы" һөнәренә багышлау тантанасында катнашып кайтты. Чара барышында мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде. Яшь мөгаллимнәр укытучы һөнәренә тап төшермәскә, Татарстан укытучысы дигән исемне горур йөртергә ант иттеләр.
-
"ШАЯН ТВ" каналы белән берлектә 02.10.2024

Гимназиябез укучылары "ШАЯН ТВ" каналы белән берлектә Муса Җәлилнең музей- квартирасында булып кайттылар. Алар герой шагыйрьнең шигырьләрен видеоязмага төшерделәр. Молодцы, укучылар!










