Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Мөһим сөйләшүләр" - Экологик куллану 27.04.2024

27 нче апрель көнне гимназиядә шимбә иртәсе РФ һәм ТР Дәүләт флагларын күтәрү һәм гимннарны башкарудан башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим сөйләшүләр" уздырылды. Дәреснең темасы "Экологик куллану" дип аталды. Укучылар белән табигатебезне, җиребезне саклау, чүпләрне аралау юллары турында әңгәмә алып барылды. "Мөһим сөйләшүләр" барышында укучылар видеоөзекләр карадылар, интерактив биремнәр эшләделәр, фикер алыштылар.
-
"Ядкәрләрдә Тукай рухы" бәйгесендә 27.04.2024

Гимназиянең 2А сыйныфы укучысы Шакирова Зилә Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда үткәрелгән "Ядкәрләрдә Тукай рухы" бәйгесендә "Поэзия" номинациясендә үзе иҗат иткән шигырь белән беренче урынга лаек булды. Зиләне һәм укытучысы Гөлфия Рөстәмовнаны җиңүләре белән котлыйбыз, иҗади уңышлар теләп калабыз!!!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239264%2F17652a3639de5e2378%2Fpl_wall_-216931602
-
Психология атналыгы 26.04.2024

Психология атналыгын йомгаклап, укучылар белән үткәрелгән чаралар:
1) "Комплимент ясый беләсеңме?" дигән темага тренинг;
2) "Бәхетле мизгелләр агачы" дип исемләнгән интерактив дәрес;
3) Шәхси ресурсларны ачыклау максатыннан "Әкият иле картасы" уены. -
Туган тел көне 26.04.2024

26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне! Шагыйрь калдырган иҗат мирасы - безнең горурлыгыбыз.
Шул уңайдан укучыларыбыз белән "Тукай әкиятләрендә кунакта" дип аталган әдәби викториналар үткәрелде. "Табышмаклар аша Тукайны таныйбыз", "Эмоджилар" уеннарында балалар язучының тормыш юлын һәм иҗатын искә төшерделәр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Равил Хәсәнович Габдулла Тукайга багышлап язган шигырен укучыларга тәкъдим итте. Әлеге әдәби чара "Туган тел" җыры белән тәмамланды.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239258%2F5715572b165de985f5%2Fpl_wall_-216931602
-
"Күңелебездә, телебездә, йөрәкләрдә Тукай мәңгелек" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә 26.04.2024

Бүген гимназиядә "Күңелебездә, телебездә, йөрәкләрдә Тукай мәңгелек" дип исемләнгән бик матур һәм эчтәлекле әдәби - музыкаль кичә уздырылды. Чара барышында укучылар Габдулла Тукайның әсәрләрен сәхнәләштерделәр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар һәм биюләр башкардылар. Кичә шагыйрьның тормыш юлын чагылдырган презентация белән үрелеп барды һәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239260%2F52b670fb3aa66879c2%2Fpl_wall_-216931602
-
Экологик акция 26.04.2024

Гимназиядә экологик акция оештырылды. Әлеге экологик хәйрия проектларының төп идеясе - пластикның кыйммәтле материал булуын күрсәтү. Акция 5 нче майга кадәр дәвам итәчәк, актив катнашырга чакырып калабыз!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239262%2Fb378d484f28e7df27a%2Fpl_wall_-216931602
-
Безнең җинүләр! 25.04.2024

Безнең нәтиҗәләр:
1) Шәһәр күләмендә үткәрелгән "Лидер и его команда" бәйгесенең видеороликлар номинациясендә гимназиябез I дәрәҗә дипломга ия булды.
2) "Алдынгылар хәрәкәте"нең беренчел бүлек советы рәисе Галеев Нияз "Лидер года - 2024" бәйгесенең район этабында 2 нче урын яулады.
3) Гимназиябезнең укучылар үзидарәсе советы район этабында 2 нче урынны алдылар. -
"Тукайга мәхәббәт илә... " бәйгесе 25.04.2024

23 нче апрель көнне Казан кооператив институтында "Тукайга мәхәббәт илә... " дип исемләнгән V Бөтенрәсәй шигырь сөйләүчеләр конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Конкурска 350гә якын видеолар кабул ителгән. Безнең гимназия укучылары да югары нәтиҗәләр белән кайттылар. Укучыларны һәм укытучыларын чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз!!!
-
"Апрель" реабилитация үзәгендә 25.04.2024

Гимназиябез активистлары тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна һәм ЮХИДИ идарәсенең профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Сәгдия Салиховна җитәкчелегендә "Апрель" реабилитация үзәгендә булып кайттылар. Сәгдия Салиховна балаларга юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде, мультфильмнар күрсәтте.Укучыларыбыз үзләренең музыкаль чыгышларын тәкъдим иттеләр. Әлеге чара позитив һәм уңай эмоцияләргә бай булды!
Видеога сылтама: https://vk.com/galyamaldingilari?z=video-222311097_456239134%2Fb3f1231604bd638f62%2Fpl_wall_-222311097
-
Иннополис шәһәрендә экскурсиядә 25.04.2024

5Б һәм 7А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә Иннополис шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар. Укучылар әлеге уникаль шәһәр белән якыннан таныштылар, бик күп кызыклы яңалыклар белделәр.










