Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Җәйге лагерьның егерменче көне 21.06.2024

Укучылар "Апуш" татар балалар театр студиясе белән таныштылар. "Апуш"ның төп идеясе – киләчәк буынның шәхси, профессиональ һәм иҗади үсеше. Балаларга остаз Гөлназ Нәүмәтова мастер - класс күрсәтте, сөйләм үзенчәлекләре белән таныштырды һәм эмоцияләр турында сөйләде.
-
Җәйге лагерьның унтугызынчы көне 20.06.2024

Балалар "Алло, без талантлар эзлибез!" бәйгесендә катнаштылар. Алар үзләренең талантларын төрле юнәлешләрдә күрсәттеләр:
- җыр;
- бию;
- шигырь сөйләү.
Чыннан да, безнең укучылар сәләтле һәм иҗади!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239296%2Fea260f8b17ceba8ae9%2Fpl_wall_-216931602
-
Җәйге лагерьның унсигезенче көне 19.06.2024

Көн дәвамында балалар пластилин белән эшләүнең төрле алымнары турында белделәр һәм җәй темасына пластилиннан эшләнмәләр ясадылар. Мастер - класстан соң хәрәкәтле уеннар уйнадылар, "Алло, без талантлар эзлибез!" бәйгесенә әзерләнделәр.
-
Җәйге лагерьның унҗиденче көне 18.06.2024

Әлеге көн кызыклы үтте:
- "Мин барысын да беләм" дигән викторина уздырылды;
- укучылар "Минем киләчәгем" дигән акциядә катнаштылар;
- барыбыз да көтеп алган Сабантуй чарасы оештырылды. Әлеге милли бәйрәмдә балалар төрле уеннар уйнадылар, буыннан - буынга күчә килгән гореф - гадәтләр белән таныштылар. -
Җәйге лагерьның уналтынчы көне 17.06.2024

Укучылар "Импульс" футбол клубы тренерлары үткәргән мастер - класста катнаштылар. Үзләренең көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Шулай ук балалар татар халык уеннары белән таныштылар. Җырлы - биюле уеннар аларга бик ошады!
-
Җәйге лагерьның унбишенче көне 14.06.2024

Балалар "Родина" кинотеатрында "Последний дракон" дигән кызыклы һәм эчтәлекле мультфильм карап кайттылар. Әлеге сәяхәт күңелле булды һәм укучыларга бик ошады!
-
Җәйге лагерьның ундүртенче көне 13.06.2024

Көн дәвамында укучылар белән үткәрелгән чаралар:
- музыкаль квиз, флешмоб;
- төсле кәгазьдән мастер - класс;
- мороженое белән сыйландылар. -
Җәйге лагерьның унөченче көне 11.06.2024

Әлеге көн кызыклы чараларга бай булды:
- тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна укучылар белән "Россия - минем Ватаным" дип исемләнгән тематик сөйләшү үткәрде, төрле уеннар оештырды;
- сынлы сәнгать укытучысы Равилә Хәйдәровна "Минем Ватаным табигате" дигән темага рәсем ясау буенча мастер - класс уздырды;
- балалар "Шоу мыльных пузырей" карадылар.Видеога сылтама: https://vk.com/galyamaldingilari?z=video-222311097_456239193%2Fb2b0c2eea78ab46358%2Fpl_wall_-222311097
-
Җәйге лагерьның уникенче көне 10.06.2024

Балалар кинотеатрда "Манюня" фильмын карап кайттылар. Әлеге сәяхәт уңай эмоцияләр һәм күтәренке кәеф бүләк итте!
-
Җәйге лагерьның унберенче көне 07.06.2024

Укучылар белән көн дәвамында төрле чаралар үткәрелде:
- "Күңелле стартлар" бәйгесе. Максат: балаларда физкультура һәм спортка кызыксыну уяту, сәламәт яшәү рәвешенә өндәү;
- "Наука - это просто" проекты белән таныштылар, экспериментлар үткәрделәр;
- Саф һавада рәхәтләнеп хәрәкәтле уеннар уйнадылар.










