МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Фән укытучылары секция утырышларына җыелдылар 19.08.2019

Бүген фән укытучылары август киңәшмәләре кысаларында секция утырышларына җыелдылар.
-
Август киңәшмәләре башланды 16.08.2019

Бүген Хуҗа Хәсән мәдәният йортында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, педагог - оештыручылар, сыйныф җитәкчеләре катнашында "Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында тәрбия процессы белән идарә итү: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар"дигән темага август конференциясе узды. Конференциядә мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шәрәфиева Л.Ә.чыгыш ясады.
-
Бакча эшләре дәвам итә 14.08.2019

Бүген практикага килгән укучылар мәктәп бакчасында помидор җыйдылар,кәбестә араларын чистарттылар.
-
Бездә уку елына әзерлк буенча комиссия 12.08.2019

Бүген безнең мәктәптә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.А. Биккулова, мәгариф бүлеге методистлары, Дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре составындагы мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү комиссиясе булды.
-
Мәктәбебез укучыларны кабул итәргә әзер 09.08.2019

Укытучылар,техник хезмәткәрләр мәктәпнең эчен дә, тышын да ялт иттереп җыештырдылар,яңа уку елында балаларга уңайлы булсын өчен барлык көчләрен куйдылар.
-
Яңа уку елына әзерлек бара 07.08.2019
Мәктәптә яңа уку елына әзерлек бара. Быел мәктәп һәм балалар бакчасында ремонт эшләре башкарылды, мәктәп яны территориясен укытучылар тәртипкә китерде. -
Яшелчәләр мул уңыш бирә 27.07.2019

"Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне", дип әйтәләр. Укучылар көн саен су сибеп үтергән кыярлар да узыша-узыша үсәләр, көн аралаш кыярларны җыеп пешекчеләр кышка әзерлиләр.
-
Сарымсак уңышы 23.07.2019

Бүген мәктәпкә практикага йөрүче укучылар җитәкчеләре Алсу Мансур кызы җитәкчелегендә сарымсак җыеп алдылар.Сарымсак уңышыбелән сөендерде.
-
Җәйге практика дәвам итә 15.07.2019

"Җәй эшләсәң, кыш ашарсың" дигәнәр боынгылар.Шул мәкальне истә тотып укучылар мәктәп бакчасында практика үтүләрен дәвам итәләр.Чәчәкләргә су сибәләр, җиләк,суган,помидор чүпләрен утыйлар.
-
"Сәләт-Биләр"форумында булдык 08.07.2019

Инде менә ничә ел дәвамында “Сәләт”нең иң масштаблы проекты булып Биләр каласында узучы “Сәләт-Биләр” форумы кала бирә. Әйе, масштаблы, чөнки халыкара статусын йөртә ул.“Әлеге форумда катнашу бәхете безгә дә насыйп булды.Сәләт” форумында катнашкан балалар үзләре өчен күп нәрсә алалар. Чөнки “Сәләт” ул – мохит. Белемгә, фәнгә тартылган балаларны, аеруча акыл сәләтләрен төрле конкурсларда, олимпиадаларда күрсәткән балаларны барлау, сайлау, үстерү мохите. Ул шулай ук сәләтле балаларны, яшь галимнәрне бер-берсе белән һәм атказанган остазлар белән таныштыру, алга таба тормышларында сәләтләренә тәңгәл профессия, күңелләренә кулай юл, яшәү рәвеше сайларга ярдәм итү мохите дә.
Бу форумнан без үзебезгә бик күп яңалыклар алып кайттык һәм форумга бару мөмкинлеге булдыручыларга рәхмәтебезне җиткерәбез.












