МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Йөзү - файдалы! 25.10.2019
Бассейнда йөзү – гәүдәне формалаштыра , мускулларны ныгыта, кәефне күтәрә. Шуңа күрә укучыларабыз бассейн көнен түземсезлек белән көтеп алалар. Әле яңа гына мәктәпкә килгән укучыларыбыз да инде йөзәргә өйрәнеп киләләр. Ә инде бассейнга берничә ел йөргән укучыларыз, үзләренең уңышларын да күрсәтә башладылар. -
Укучыларыбыз Коломнага китте 23.10.2019

-
Бәйгегә нәтиҗәләр ясалды 23.10.2019

"Уңыш бәйрәме" уңаеннан игълан ителгән "Көзге композицияләр"бәйгесенә нәтиҗәләр ясадык.Иң матур һәм оригиналь композиция авторлары грамоталар белән бүләкләнде.Киләсе елга тагын да матуррак эшләр көтәбез һәм барлык укучылар да катнашыр дигән теләктә калабыз.
-
Сак булыгыз:грипп! 21.10.2019
Грипп – вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру.ОРВИ – киң таралган чир. Россиядә ел саен аның белән 27дән 40 миллионга кадәр кеше авырый. Аның вируслары селәгәй, сулыш алганда барлыкка килгән юешлек аша, сөйләшкәндә, елаганда, төчкергәндә, ютәлләгәндә тарала. Башкаларга ул шул ук һаваны сулаганда яки бер үк көнкүреш әйберләреннән файдаланганда күчә. Әлбәттә, халык аеруча җыелган җәмәгатьчелек урыннарында грипп эләктерү ихтималы аеруча зур.Әлеге инфекция тиешенчә дәваланмаганда үпкә ялкынсынуы тудырырга мөмкин. Балаларда борын, колак авыруы туу, менингит башлану ихтималы да юк түгел. Грипп бигрәк тә сабыйлар һәм өлкән яшьтәгеләр, шулай ук ВИЧ-инфекциялеләр, каты авырулылар өчен куркыныч тудыра.Гриппның беренчел билгеләре: тән температурасы күтәрелү, баш авырту, йокы килү, хәлсезлек, баш чүмече авырту, күкрәктә авырту тою, юеш, канлы ютәл, косу, яктылыкка түзә алмау. Үзегездә шундый үзгәрешләр туганда кичекмәстән табибка күренү кирәк. Әлбәттә, грипп эләктергәндә өйдән чыкмавың хәерлерәк. Суны күп эчү тән температурасын төшерергә ярдәм итә. Ә инде температураны төшерү препаратларын ул 38,5 градустан артканда гына куллану кирәк.Билгеле, авыруны дәвалауга караганда аны булдырмый калуың хәерлерәк. Моның иң яхшы ысулы – вакцинация. Саклану срогы – 1 ел, шуңа да ел саен ясату кирәк. Әлбәттә, тәнне чыныктыру шулай ук зур әһәмияткә ия.
-
"Татарча диктант"акциясе 19.10.2019
Бүген Бөтен дөнья “Татарча диктант” акциясе уздырылды.Ул Дөнья күләмендә 4 ел рәттән үткәрелеп килә.Бүгенге көннәрдә «Татарча диктант» акциясе Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. Әлеге акциядә безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары,ата -аналар,авыл җирлеге хезмәткәрләре дә теләп катнашты.Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала иде. -
«День IT-знаний — 2019» 18.10.2019

Бүген мәктәбебез укучылары һәм укытучылары «День IT-знаний — 2019» Бөтенроссия профориентация акциясенә кушылды.Чараның максаты-укучыларны зур мәгълүматларны эшкәртү технологияләре белән бәйле һөнәрләр белән таныштыру.Әлеге чарада интерактив презентацияләр кулланылды.
-
"Китап докторы"акциясе 16.10.2019
Мәктәп китапханәсендә кызу эш өсте. Укучыларда китапларга сакчыл караш тәрбияләү максатыннан “Китап докторы” акциясе кысаларында укучылар белән тузган китаплар төпләнде. Китапханә активы әдәби әсәрләрдән төрле кызыклы күргәзмәләр оештырды, яңа кайтартылган стеллажларга китапларны матур итеп урнаштырды. Барлык укучылар да, бигрәк тә башлангыч сыйныфлар, китапханәгә яратып йөри. -
Мәдәни проект 14.10.2019

Бүген районыбызның "Туган як музее"нда "Укучының мәдәни проекты" республика мәдәни-белем бирү проектын тормышка ашыру кысаларында мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары мәдәни экскурсиядә булып кайттылар.
-
Көзге бал 11.10.2019

Бүген мәктәбебездә өлкән сыйныфлар тарафыннан әзерләнгән “Көзге уңыш” бәйрәме бик кызыклы шул ук вакытта бик эчтәлекле булып узды. Бәйрәм уен- җыр , төрле бәйгеләр белән үрелеп барды. Көзге яфраклардан ясалган букетлар, концерт номерлары дисеңме, барысы да югары дәрәҗәдә эзерләнгән. Нәтиҗәгә килгәндә дуслык җиңде. Матур чара оештырганнары өчен укучыларга зур рәхмәт!
-
Дружина җыелышы 09.10.2019

Бүген "Яшьлек" дружинасы әгъзаларының җыелышы булып узды . Анда "Сөмбелә" бәйрәменә әзерлек чарасы каралды.












